Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

9 млн. сум бит ул! Чаллыда яшәүче ханым акчасын югалтты

Бу хакта хокук сакчылары хәбәр итте.

Полиция хезмәткәрләре кисәтүләренә карамастан, Чаллы халкы һаман алдана. Аеруча өлкән яшьтәге ханымнар. Бу юлы да 52 яшьлек шәһәрдәш банк менеджеры дип шалтыратучы мошенник капканына эләкте. Алдаучылар шул бер үк схема буенча эшли: башка кеше исеменнән кредит алынуы турында хәбәр итәләр, соңыннан акчаларын саклап калу өчен куркынычсыз счётка күчерергә сорыйлар. Шәһәрдәш ышана. Берьюлы 5 банк счётыннан акчасын салдырып аларга күчерә. Аннан соң кредит та ала. Барлыгы 9 миллион 339 мең сум җибәрә. Мондый зур акчалар мошенникларны канәгатьләндерми. Өстәмә 1 миллион сум сорый башлыйлар. Күчермәгән очракта проблемалар булачак, дип яныйлар. Зыян күргән хатын-кыз хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Мошенниклар эзләүдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук сакчылары