Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

95 яшьлек ветеран әбекәйнең бүген 5 баласы, 11 оныгы, 12 оныкчыгы бар

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 95 яшьлек юбилее уңаеннан Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Ивановна Колчерина котлаулар кабул итте.

Мария Ивановна 1927 елның 8 мартында Тукай районының Яңа Гәрдәле авылында күп балалы гаиләдә туа. Яңа Гәрдәле урта мәктәбенең 3 сыйныфын тәмамлый. 14 яшендә «Гигант» колхозына эшкә урнаша һәм сугыш елларында шул колхозда эшли. Сугыштан соңгы елларда «Гигант» совхозы файдасына хезмәт итә, шуннан ук лаеклы ялга китә.

1951 елда кияүгә чыга, ире белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 1977 елда Чаллы шәһәренә күчәләр. 1989 елга кадәр КамАЗ заводында эшли.

Ветеранның 5 баласы, 11 оныгы, 12 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы