Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

95 яшьлек Вәзирә әбекәйне юбилее белән котларга олы кунаклар килде

Бөек Ватан сугышы ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Россия Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Вәзирә Мөхлисулла кызы Хәбибуллина 95 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм ТОС рәисе Рауза Хәйретдинова да кушылды.

Вәзирә Мөхлисулла кызы ТАССРның Сарман районы Рангазар авылында туа. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда туган авылында хезмәт куя. 1964 елда кияүгә чыга. 1982 елда гаиләсе белән Тукай районының Бай-Бүләк авылына күчеп килә, лаеклы ялга чыкканчы колхозда бригадир булып эшли.

Вәзирә Мөхлисулла кызының кызы, ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев