Ә сез белә идегезме?
Бу кызык.
Беренче карашка, елның иң могҗизалы вакыйгасы турында инде бөтен әйберне дә белеп бетергәнбез кебек. Әмма Яңа ел турында без хәтта уйлап та карамаган фактлар бар икән бит, дуслар. Шуларның унысы белән язмада бүлештек.
1. Тарихчылар фикеренчә, Яңа ел каршылау гореф-гадәте 4000 ел элек Месопотамиядә пәйда булган. Бераз соңрак аны Борынгы Рим халкы бәйрәм итә башлаган.
2. Урта гасыр Европада чыршыны аскы ягын түшәмгә беркетеп элгәннәр. Ни өченме? Болай гына, кәеф күтәренкелеге өчен. Яңа елны могҗизалар һәм бераз сәерлекләр төне итеп кабул иткәннәр.
3. 1492 елга кадәр Рус илендә Яңа елны мартта каршылаганнар. Аннары аны сентябрь аена күчергәннәр. Җәй буе эшләп, ризык запаслары белән базларны тутыргач, бәйрәм итәргә дә ярый дип санаганнар. Соңыннан Петр Iнче илне Европада булган еллар санавына күчерергә булган. Шулай итеп, Яңа елны 1700 елдан башлап 1январьда билгели башлаганнар. Барлык кешеләр җиде көн буе гөрләп бәйрәм итәргә тиеш булган.
4. Беренче электр гирляндасы эленгән чыршы 1895 елда кабызыла. Ул Америкада президент резиденциясе – «Ак йорт» каршында куелган була.
5. Белгәнебезчә, барлык Кыш бабайлар да бүләкләр китерә, ләкин төрле илдәгесе – төрлечә. Әйтик, чыршы астына бүләкне Россия Кыш бабае гына калдыра. Инглизләр һәм ирландлар бүләкләрне оек эчендә, ә мексиканнар итектә таба. Швециядә Кыш бабай бүләкләрне мичкә сала, ә Германиядә тәрәзә төбендә калдыра.
6. Безнең Кыш бабайның туган көне – 18 ноябрь. Аңа ничә яшь булуын төгәл генә беркем дә белми, әмма китап битләрендә ул беренче тапкыр 1840 елда пәйда була.
7. Кыш бабай өйгә бүләкләр белән Яңа ел бәйрәм ителә башлаганнан бирле килә. Элек ул бүләкләрен тәртипле балаларга гына тапшырган, ә шук һәм тыңламаганнарга таяк белән төрткән.
8. Яңа ел төнендә теләнгән теләкләрнең 30 %ы гына чынга аша.
9. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узачак дигән фикерне борынгы Рим халкы формалаштырган. Шулай булгач, бәйрәм көнне алар яхшылап күңел ачарга тырышканнар, үзара бүләк бирешкәннәр: баштарак ул төрле тәм-томнар булган, вакыт уза бара акча бүләк итә башлаганнар..
10. Безнең илдә беренче бәйрәм чыршыларын фонарьлар, гирляндалар, алмалар һәм конфетлар белән бизи торган булганнар.
Фото: ясалма интеллект иҗаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев