Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ә сез дөрес итеп кызына беләсезме?

Җәй җиткәч нишлибез? Әлбәттә, кояшның шифалы нурлары астында рәхәтләнеп тәнне кыздыра башлыйбыз! Әмма ачык һавадагы бу процедураның да үз кагыйдәләре бар.

Аларны үтәгән очракта гына тәннең сәламәт һәм матур каралуына ирешергә мөмкин.

Кайчан кызынырга киңәш ителә?

Белгечләр искәртүенчә, я төшкә кадәр яки 16:00 сәгатьтән соң гына кызыну хәерле. Көндезен исә кояштан качарга яки ябык кием кияргә тырышыгыз. Җилле һава торышы вакытында кояш нурлары тагы да усалрак була. Моны да исегездән чыгармагыз.   

Беренче көнне 15-20 минут кына кызыну шарт. Кояшка тапшырылганчы тәнегезгә махсус крем сөртергә дә онытмагыз. Аның урынына бернинди дә мазь дә, вазелин дә  сөртә күрмәгез. Гадәти кремнар да ярдәм итмәячәк. Ә менә кастор һәм үсемлек маеннан ясалган катнашма кояш нурыннан саклый һәм шул ук вакытта матур итеп кызынырга да мөмкинлек бирә.

Кояш астында күпме вакыт торырга ярый?

Якынча 30-60 минут. Тик монда тән төреңнең нинди икәнен дә истән чыгармагыз. Әйтик, аксыл тәнле кешеләр кояш нурларына тиз бирешә, шуңа да андый кешеләргә көненә 10 минут та җитә. Карарак тәнлеләргә  озаграк торырга да ярый. Кызынган вакытта күп сыеклык эчәргә дә киңәш ителә.

SPF-кремдагы саннар нәрсә аңлата?

SPF, ягъни УФ нурланыштан саклану үзлеге булган кремнар тән өслеген зарарлы кояш нурларыннан саклый. Әлеге күрсәткеч югарырак булган саен, тирене саклаучы физик һәм химик ингредиентлар та күбрәк була. Әгәр дә сез шәһәрдә яшисез  һәм урамда 1 - 1,5 сәгать кенә буласыз икән SPFы 15 булган крем сөртегез. Ә инде пляжда ятарга исәпләсәгез яисә көне буе бакчада чүп утасагыз SPF 50ле кремын кулланыгыз.

Шунысы да мөһим: махсус кремны чыгар алдыннан ким дигәндә 20 минут кала сөртергә кирәк. Әгәр тирегез сизгер һәм кояшка чыгар алдыннан крем сөртергә теләмисез икән, физик кремнардан файдаланыгыз. Су коенырга, актив ял итәргә җыенсагыз, майлы консистенцияле составтан баш тартып, химик һәм «водостойкий» яки «water resistant»  билгесе булган кремнарга өстенлек бирегез.

Кызынганда эчәргә ярыймы?

Кызынганнан соң салкын су астына керергә ашыкмагыз, иң элек күләгәдә суынып алыгыз. Кызынган вакытта да шулай ук салкын эчемлекләр белән мавыкмагыз. Иң яхшысы – лимон согы кушып ясалган яки минераль су.
Туңдырма температураны 1-2 градуска төшерә анысы, әмма авыз куышлыгындагыны гына. Ул эссене басмый, салкын тидерүгә бер сәбәп кенә булып тора.

Спиртлы эчемлекләр эчеп һәм майлы ризыклар, әйтик, шашлык ашап харап булмагыз. Кояш астында артык утырып, тәнегезне пешерсәгез, халык медицинасы чаралары турында искә төшерү комачау итмәс.

Битегезне пешергән булсагыз, күкәй агына берәр бал кашыгы бал, сөт һәм лимон согы кушып ясалган битлек сылагыз. Кояшта пешкән урыннарны кефир, эремчек суы, оеган сөт «тынычландыра». Вак итеп туралган кәбестә яфракларына күкәй агы салынган катнашма да ярдәмгә килә. Зыян күргән урынга көненә берничә тапкыр түбәндәге катнашманы да сыларга була: бер аш кашыгы үсемлек маена ике аш кашыгы каймак һәм бер күкәй сарысы салып болгатыгыз.
Әлеге киңәшләрне истә тотсагыз, һичшиксез, тәнегез матур да, сәламәт тә булыр.  

Сүз уңаенда, без, Чаллының яңа шәһәр районында урнашкан төп пляжына да төштек. Көннең җилле булуына карамастан кеше бик күп иде: кемдер кызына, кемдер рәхәтләнеп су керә иде. 

– Коену сезонын бүгеннән ачып җибәрдек дияргә була. Пляжда бик еш кунак булмасак та, балалар белән килергә тырышабыз. Күбесенчә ялларны авылда уздырабыз. Биредә исә чиста, рәхәт. Мин барысыннан да канәгать. Балаларга рәхәт инде! Күрегез, судан чыкмыйлар да. Аннары суы да тирән түгел бит. Алай да кечкенәләргә һәрдаим куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләп торабыз, – дип сөйләде Гөлназ Мәҗитова. 

– Биредә балалар өчен су аттракционнары җитми. Нишләп бетсеннәр инде алар... Шуларны төзекләндерәсе иде. Шулай ук ятып торыр өчен «лежаклар» булса да, әйбәт булыр иде. Аннары яшьләрнең күпләп килеп, пляжны чүпләп китүе дә күңелгә тия. Әле менә шушында гына да басып тордылар, карыйм, буш бутылкалар, чипсы капларын калдырып киткәннәр. Соң бераз гына күтәреп бар да, чүплеккә салып ат бит инде! Юк, син нәрсә... Алай яхшы була бит... – дип сөйләде үзен Александр дип таныштыручы ир-ат. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев