Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Абитуриентлар кайсы вузны сайлый?

Шәһәрдә югары уку йортларына керергә теләүчеләрдән документлар кабул итү тәмамланды. Көндезге бүлектә белем алучылар буенча якынча мәгълүматлар да билгеле. Егет-кызлар быел кайсы вузларга өстенлек бирде соң? Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтын сайлаучылар саны - 3270. Көндезге бүлектә бюджет урыннары 277 кенә. Бу урыннарга бердәм дәүләт имтиханнарында кимендә 180 балл...

Шәһәрдә югары уку йортларына керергә теләүчеләрдән документлар кабул итү тәмамланды. Көндезге бүлектә белем алучылар буенча якынча мәгълүматлар да билгеле. Егет-кызлар быел кайсы вузларга өстенлек бирде соң?

Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтын сайлаучылар саны - 3270. Көндезге бүлектә бюджет урыннары 277 кенә. Бу урыннарга бердәм дәүләт имтиханнарында кимендә 180 балл җыйган укучылар гына кабул ителде. Биредә мәктәпкәчә белем бирү факультеты лидер. Анда 465 гариза кергән. Моны балалар бакчаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы арту белән аңлаталар. Икенче урында - "Башлангыч белем һәм чит телләр" факультеты (349), "Чит телләр һәм икенче чит тел" факультеты - өченче урында. "Рус теле" буенча югары белем алырга теләүчеләр - 205. Бюджет урыннарына эләгә алмаучылар елына 22-63 мең сум акча түләп укый ала. Булачак студентлар әлеге уку йортын сыйфатлы белем бирелүе, яхшы тулай торагы һәм тәрбия эшенең югары дәрәҗәдә оештырылуы өчен сайлаганнар.

Казан Дәүләт Федераль университетының Чаллы филиалына гариза бирүчеләр 8 меңгә җиткән. Тик монда көндезге бүлектә 449 кеше генә бушлай бакалавр белгечлеге ала. Кабул итү комиссиясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, әлеге уку йортын сайлаучы егет-кызлардан, белгечлеккә карап, БДИ нәтиҗәләре 175-272 балл таләп ителгән. Абитуриентлар арасында икътисадчы һөнәре иң популяр санала (697). Икенче урында - менеджмент. Бу һөнәрне үзләштерергә теләүчеләр саны 500гә җиткән.

Шәһәрдә төзелеш киң колач җәю сәбәпле, төзүче һөнәре өченче урында. Бу бүлеккә 398 гариза тапшырылган. Ә менә "Җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы" бүлегенә керергә теләүчеләр 17 генә.

КФУның Чаллы филиалында түләүле уку бәяләре артты. Элек 68 мең сум булган төзүче һөнәре өчен быел 80 мең сум түләргә туры киләчәк. Нинди белгечлек сайлавыңа карап, биредә бер ел уку 118 мең сумга төшәргә дә мөмкин.

КАИның Чаллы филиалына 482 кеше гариза тапшырган. Биредә 65 студент кына бушлай укый ала. Моның өчен кимендә 193 балл җыярга кирәк.

Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтына гариза бирүчеләр бер меңнән артып киткән. Биредә югары һөнәри белем алу буенча бюджет урыннары юк. Әмма түләүле урыннарга конкурс бер урынга 6 кеше тәшкил итә. БДИ буенча нәтиҗәләр 165 баллдан ким булмаска тиеш. Монда менеджмент беренче урында: 145 гариза кергән. Сервисны сайлаучылар 105. Бер урынга 4 кеше туры килә. Сәүдә белгечлегенә бер урын өчен ике кеше көрәшә. Барлыгы 50 гариза кабул ителгән. Әлеге уку йортында бала укыту гаиләгә 45 мең сумга төшә. Бу башка вузлар белән чагыштырганда арзан, шуңа күрә ата-аналар балаларына әлеге уку йортын тәкъдим итә.

P.S. Быел шәһәр мәшгульлек үзәгенә югары уку йортларын тәмамлаган 18 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның күпчелеген товар белгечләре һәм икътисадчылар тәшкил итә. Эш эзләүчеләр арасында шулай ук инженерлар, реклама белгечләре, математика укытучысы һәм башкалар бар. Узган ел шушы ук вакытта эшкә урнашырга теләгән югары уку йортын тәмамлаучылар саны 35 кешегә күбрәк булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев