Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Абый, борчылма...» дигән тавышка уянып киттем

Автобуста булган сәер хәл.

Хәбәрче буларак, төрле районнарда йөрергә туры килә. Гел автобус шоферлары белән аралашабыз, кызыклы хәбәрләр ишетәбез. Әлеге вакыйганы да автобус йөртүчеләрнең берсе Хәмит абый үтенече буенча сезгә тәкъдим итәм.

«Казан-Буа маршрутында эшләгән чагым. Кайбыч районыннан чыгып 300 м киткәч, Бортас-Карамасар авыллары арасында тирән булмаган үзәнлек бар. Соңгы рейс белән Казаннан кайтып киләм. Урамда соң булганлыктан, салонда бер кеше дә юк, шул үзәнлеккә җиткәч тә, автобусым кинәт ватылып калды. Ул вакытта кесә телефоннары булмау сәбәпле, ватык автобуста кич кунарга туры килде. Аптырап, нишләргә белмичә, салонга күчеп йокларга булдым. Белмим күпме йоклаганмындыр, кинәт: «Абый, борчылма, иртәнге якта автобусыңны кабызып китәрсең, тик бу урынны рәшәткә белән әйләндереп ал», – дигән тавышка уянып киттем. Куркып уянган килеш урамга чыктым, тик анда беркем дә юк иде. Ә иртәгәсен, чыннан да, автобусым, берни булмагандай, үзеннән-үзе кабынып китте. Мин шушы серле хәлдән соң иртә белән гаражга кайтып кердем, үзем белән булган хәлне сөйләдем, тик мине аңламадылар. «Юлда аракы эчеп туктап калгансың», – дип шелтәләделәр һәм бер айлык эш хакымны кисеп калдылар.  

Соңрак ял көннәрендә рәшәткәләр сатып алып, юл кырыендагы әлеге урынны әйләндереп алдым. Бераз вакыттан соң, махсус Бортас авылы мәчетенә кереп әлеге хәл турында бабайлардан сораштым. Алар сөйләве буенча, 1990 елны әти-әниләренең кычкырышып сугышуларына түзә алмыйча, 7 яшьлек ике кыз бала кышкы буранда өйдән чыгып китә. Алар шушы үзәндә салкыннан туңып, адашып үлә. Балаларның гәүдәсен буран тынгач, ике көннән соң гына әлеге үзәннән табып алалар һәм авыл зиратына җирлиләр.

Хәзер бу урынны «изге» дип йөртәләр һәм һәр юлчы шунда туктап, үз сәдакасын сала. Ә Бортас авылы мәчет әһелләре шул урынга айга бер тапкыр килеп дога укый. Үзем дә шул турыдан узып киткәндә сәдака салып чыгам.

Мин дә серле хәлләргә ышанмый идем. Ә үзем белән шундый вакыйга булганнан соң, дөньяга бүтәнчәрәк карый башладым», – дип сөйләде Хәмит абый Сафиуллин.
Чыннан да, дөньяда ниләр генә булмый икән шул. Ышанмаслык хәлләргә дә, үз күзең белән юлыкканнан соң ышанырга туры килә.

Азат Мөхәммәтҗанов

Фото freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев