Адекват булмаган ир-ат балаларга ташланган
Тикшерү комитеты башлыгы Бастрыкин җинаять эше кузгатырга кушкан
Казанда Азино районында Фәйзи урамында ир-ат балаларга борычлы спрей сиптергән, аларны куып йөргән, самокатларын ваткан. Шул районда яшәүчеләр белдерүенчә, бу хәл берничә ел кабатлана. Ир-ат шул ишегалдындагы йортта яшәүче хатынның улы, күршеләренә, балаларга каршы әнисе котырта диләр. Биредә яшәүче яшь кызлар подъездга керергә дә курыкканнар, ир-ат аларны ишек төбендә дә кыйнаган булган. Бу хакта Казанда яшәүчеләр Region116Kazan басмасына хәбәр иткән, видеолар да җибәргәннәр. Моңа хокук сакчылары да игътибар иткән. РФ Тикшерү комитеты башлыгы Бастрыкин җинаять эше кузгатырга кушкан. Ситуация федераль дәрәҗәдә контрольгә алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев