Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Адымнар» мәктәбе сакчысы Гайнетдин абый балалар күңелен ничек яулаган?

«Шап итеп кул биреп исәнләшәләр, кочаклап алучылар да бар...», - ди ул.

Чаллының 59нчы санлы «Адымнар» полилингваль мәктәбендә үзенчәлекле сакчы эшли. Гайнетдин Хисамов һәр укучы белән кул биреп исәнләшкән, хәтта кайбер балаларны дәү әтиседәй кочып алып төшкән видео интернет челтәрендә таралды. Мондый күренешне үз күзләрем белән миңа да күрергә туры килде. Эш буенча әлеге мәктәпкә килгәч, карап торам: балалар ачык йөзле сакчы яныннан үткәндә елмаеп татарча исәнләшә, шап итеп «биш»не биреп китә. 
Мәктәптәге уңай мохитнең ишек төбеннән үк башлануын гимназия директоры Азат Галиев та билгеләп үтә: «Укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр һәр көн мәктәпкә сак пункты аша йөри. Ишектән килеп керүгә аларны ачык йөз белән каршы алганга күрә һәркайсының кәефе яхшы. Бу һичшиксез мәктәптә рәхәт мохит тудыра», – ди ул. 

Укучыларны үз балаларыдай күреп яратучы сак хезмәткәре Гайнетдин абый Хисамов кем соң ул? Тумышы белән Башкортостанның Мәчетле районы Тукбай авылыннан икән. Үсмер чагы Котыш авылында узган. Мәктәптәге балаларның күңелен тоярга аңа катлаулы балачагы хатирәләре дә булыша торгандыр.

«Мине әби карап үстерде», – ди Гайнетдин абый. Сугыштан соңгы елларның ачысын күреп үсә ул. Әнисе ялгыз калгач, үзенә генә авыр булмасын дип, Котыш авылындагы энесе аларны үзләренә яшәргә чакыра. «Сыер җигеп, вак малларны арбага бау белән бәйләп, таң беленеп килгәндә 12 километр ераклыктагы авылга чыгып киткәнне әле дә хәтерлим», – дип сөйли ул. 3-4 яшьтә шул сыерга атка атланган кебек утырып баруын, юлларның таулар аша борма-борма булуын, кичкырын гына әлсерәп барып җитүләрен бүгенгедәй хәтерли. Соңрак Тукбайдагы өйләрен дә сүтеп алып киләләр. Шул йортта ул әбисе белән үсә. Әнисе аларны калдырып еракка кияүгә чыга. 

«Ул заманда йорт саен 7-8 бала иде. Ә мин берүзем. Буем да тәбәнәк. Шуңа урамда үземне саклар өчен бик нык тырышырга туры килде. Көндәлек эшләрдән тын алган арада турникта тартылдым, «отжимание»ләр ясадым. Күчеп килгәч тә мине «әвәләгән» булсалар, 7-8нче классларда инде бөтен урам егетен мин «тота» идем», – дип искә ала Гайнетдин абый.

Соңрак армиядә хезмәт итү. Аннан Агыйдел шәһәрендә төзелеш бригадиры булып эшләп ала да, Чаллыга күченеп килә. «80нче елларда, сеңлемә кунакка килгәч, Чаллыны ошатып кайттым. Озак та үтми, гаиләм – хатыным һәм улым белән күченеп килдек. Монда тагын бер улыбыз һәм кызыбыз туды. КАМАЗның ПРЗ заводында эшләп өч айдан фатирлы да булдык, – дип хатирәләрен барлауны дәвам итә Гайнетдин абый. – Шул чакта үзешчән сәнгать белән дә шөгыльләндем. Татар драма театры оешкан чаклар. Шунда «Башмагым», «Зәңгәр шәл», «Без кабызган утлар» спектакльләрендә уйнарга насыйп булды. Ут кебек чаклар. Пятачокларда да җир җимертеп бии торган идек. Кызып җитсәм, миннән дә озаграк, шәбрәк биюче булмый торган иде...»

Тик табигатьне, урманнарны яратуы аны яңа һөнәр үзләштерергә этәрә. Чувашиянең Урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, урманчы булып эшкә урнаша Гайнетдин абый. Чаллының Белоус урманчылыгында (хәзерге «Түбән Кама» милли паркы) 11 ел – лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. «Мин тәрбияләгән 1800 гектар урман чип-чиста, башкаларныкыннан аерылып тора иде», – дип искә ала ул елларны Гайнетдин Хисамов.

Инде 7нче ел ул сакчы булып эшли. Мәктәптә «охрана»да торуына өченче ел. Башта 48нче мәктәптә булса, икенче ел «Адымнар»да.
«Һәр баланы беләм. Җәйге яллардан үсеп, тагын да матураеп киләләр. Яшермим, исәнләшми торган ике-өч бала гына бардыр. Анысы гаиләдәге тәрбиягә бәйледер инде. Калганнары керә-керешкә шап итеп кул биреп исәнләшә, кочаклап алучылар да бар. Алар миңа шулай ачык йөз күрсәткәч, кул бирми, кочакламый кала алмыйм мин. Кайберләренең әниләре күреп ала да, безнең дә шулай исәнләшәсе килә дип кызыгып калалар. Гомумән, миңа бу мәктәптә эшләве рәхәт. Балалар тәрбияле, акыллы», – ди Гайнетдин абый.

«Картәтәй, сине иң шәп сакчы дип әйттеләр дип оныкларым да килеп җитә әле. Кайдан белдегез дип сорагач, ишегалдында синең мәктәптә укучылар сөйләде, диләр. Ии, шуннан да зур шатлык бармы соң?!» – ди ун оныкка дәү әти Гайнетдин Хисамов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп бала