52 укучының 22се -медалист
Быел 130 бала 9нчы, 52 бала 11нче сыйныфны тәмамлый.
Бүген Чаллының 59 «Адымнар» полилингваль гимназиясендә чыгарылыш сыйныфлары өчен беренче тапкыр «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды. Сәхнәдә чыгыш ясаган егетләрне кызларны шәһәрнең Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, укытучылары, әти-әниләре котлады.
Данил Гыймаев гимназиянең 11 Б сыйныфында укый. Хисләрен сүзләр белән аңлатып та бетерә алмавын әйтте.
– Күңелемдә шатлык та, моңсулык да, чөнки мәктәпне тәмамлау минем өчен зур вакыйга. Инде ике ел имитиханнарга әзерләндек, аларны 100 баллга бирәсем килә. Киләчәгемне спорт, төгәлрәге милли көрәш белән бәйләргә уйлыйм. Яраткан фәнем – математика, аны беренче класстан ук үз иттем. Ә менә рус телен гомумән яратмый идем, тик укытучым бу фәнгә карашымны үзгәртте, рәхмәт аңа.
Сәхнәдә һәр сыйныф әзерләгән музыкаль чыгышын тәкъдим итте. Сыйныф җитәкчеләре аларны татар, рус һәм инглиз телләрендә котлады. Күренеп тора, алар да дулкынлана, күзләре чыланган.
– Сез кыю һәм сәләтле, шундый булып калыгыз. Алда – университетлар, яңа һөнәрләр, тугыр дуслар белән танышу. Барысы да сез теләгәнчә барып чыксын, диде алар.
Гимназия директоры Азат Галиев үз теләкләрен җиткергәннән соң көтелмәгән бүләк ясады – балаларның 7нче сыйныфта язган иншаларын таратты. Егетләр-кызлар аны алкышлап кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, Чаллыда әлеге гимназия 2021 елда ачылды. Быел 130 бала 9нчы, 52 бала 11нче сыйныфны тәмамлый. Шулар арасыннан 17 алтын, 5 көмеш медаль көтелә. Укучыларның күпчелеге бердәм дәүләт имтиханнары өчен инглиз теле, җәмгыять белемен сайлаган.
– Чыгарылыш сыйныфларында өч юнәлештә белем биреледе. Гуманитар профиле буенча укучылар инглиз теле, җәмгыять белеме, тарихны, технологик профилендәгеләр информатиканы, профильле математиканы, социаль- икътисади профильдә укыганнар җәмгыять белеме белән профильле математиканы сайлады. Химия-биология профиле булмаса да 7 укучыбыз химия һәм биологиялдән имитихан бирәчәк. Гимназиядә һәр фәннән ныклы әзерлек барды. Күпчелек балалар Казандагы югары уку йортларына керергә тели. Мәскәү, Санкт-Петербургка юл тотучылар да, чит илгә укырга керергә теләк белдерүчеләр дә бар, – дип уртаклашты директорның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Аида Кирушина.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев