Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

“Адымнар”га – олимипиада аша

Ата –аналардан гаризалар 20 июньгә кадәр кабул ителә.

“Адымнар”  полилингваль гимназиясенә балаларны берничә фәннән олимпиада нәтиҗәләре буенча сайлап алачаклар. Ата –аналардан гаризалар 20 июньгә кадәр кабул ителә. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин әйтүенчә, гаризалар Instagram “Адымнар Чаллы”дагы анкета рәвешендә язылырга тиеш. “Гаризаларны караганнан соң кандидатларны татар, рус, инглиз телләре һәм математикадан олимпиадага һәм “собеседование”гә чакырачаклар. Бу балаларның белемен ачыклап, сыйныфларны формалаштыру өчен кирәк. Олимпиадага чакыру һәр ата-анага электорн почта аша җибәрелә яисә телефоннан хәбәр ителә”, - диде җитәкче.

Әлеге мәктәптә эшләргә теләгән укытучылар өч телне яхшы белергә, профессиональ сыйфатларга ия булырга тиеш. Биредә тәҗрибәле педагоглар белән бергә яшь белгечләр дә эшләр дип көтелә. Коллективның төп өлеше тупланган инде. Бу эш тулысынча тәмамлангач, укытучылар өчен семинарлар, укулар оештырылачак.

Мәгълүм булганча,  бу мәктәптә белем бирү татар, рус, инглиз телләрендә алып барылачак. Класстан тыш эшләр исә ата-аналарның теләкләрен истә тотып оештырылачак. Биредә физкультура-сәламәтлек, әхлак, интеллктуаль секцияләрдән тыш, театр, бию һәм журнлистика секцияләре дә эшләячәк.

“Адымнар”да  барлык эшләрнең 58проценты тәмамланган инде. Бу заманча җиһазлар, видеокамералар, турникетлар  белән  җиһазланган уку йорты булачак. Мәктәп 1 сентябрьдә ачыла. Балаларын әлеге мәктәптә укытырга теләгән ата-аналар иртән 8 дән көндезге 14кә кадәр 8-939-304-17-67 телефонына мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев