Җәен Чаллыда нинди күңел ачу чаралары уза?
«Чаллы парклары» командасы бай программа әзерләде.
Бу сезонда Чаллы халкын һәм шәһәр кунакларын 300дән артык чара көтә — җылы атмосферадагы тренировкалардан алып, зур шәһәр фестивальләренә кадәр. Чаллы мэры Наил Мәһдиев парклар буш тормаска тиеш дип белдерде: «Соңгы елларда җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча зур эшләр алып барылды. Аларны кулланырга кирәк, паркларда балаларга да, олыларга да кызык булырга тиеш. Чаллы коллективларының мондый чаралар үткәрү тәҗрибәсе бар, планканы күтәрергә кирәк», дип аңлатты ул.
Җәмәгать урыннарында барлык күңел ачу чаралары да бушлай үткәрелә. Аларның кайберләре:
• «Паркларда фитнес»: атна саен шәһәрнең 6 мәйданчыгында;
• Инглиз телендә сөйләшү клубы — уеннар һәм квизлар форматында;
• Яшь тикшеренүчеләр өчен уеннар;
• Шимбә стартлары һәм профессиональ гид белән экскурсияләр.
Сезонда өч төп фестиваль уздыру планлаштыра.
«ПРОСТО.ФЕСТ» («Прибрежный» паркы): Урман күле (Лесное озеро) буендагы төзекләндерү эшләре тәмамлануны бәйрәм итү.
Пляж спорт төрләре фестивале: волейбол, сапбордларда йөзү һәм шәһәребезнең 400 еллыгына багышланган йөзү чаралары.
Ф. Табеев исемендәге яр буендагы фестиваль: Чаллының үткәне һәм киләчәге белән танышу. Лекцияләр, эшмәкәрләр белән очрашулар, һөнәрчеләр ярминкәсе һәм театр.
Чараларның урыны, вакыты турында мәгълүматны безнең сайтта, социаль челтәрләрдә күзәтеп барыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев