Агрофирмада 6 эшче янып үлү буенча җинать эшен тикшерү тәмамланды
Аянычлы хәл 24 декабрьдә Алабуга районында булган иде
Тикшерү комитеты «Мир» ҖЧҖнең ике җитәкчесенә карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Аларга РФ Җинаять кодексының иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәтләр күрсәтү һәм янгын иминлеге таләпләрен бозу буенча җинаятьләр кылуда гаепләү белдерелгән.
Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүчеләр Алабуга районының Малореченск бистәсендә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиесе территориясендә мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнгән. Терлек караучылар (кимендә 35 эшче) яшәү өчен яраксыз, эвакуация һәм хәбәр итү системасы булмаган, шулай ук автоматик янгын сигнализациясе белән җиһазландырылмаган биналарда яшәгән. 2024 елның 24 декабрендә хуҗалык территориясендә янгын чыкканда, эшчеләр бинаны вакытында калдырып китә алмаган. Нәтиҗәдә алты кеше һәлак булган, берсе җәрәхәтләнгән.
Тикшерү органнары җинаять эшендә гаепләүне расларлык җитәрлек дәлилләр туплаган.Тикшерү тәмамланган, гаепләү нәтиҗәсе белән эш судка җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев