Агрохолдинг җитәкчесе кулга алынды
Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән һәм законсыз миграция, законсыз хезмәт күрсәтү буенча җинаять эше кузгатылган.
Кичә Алабуга районындагы терлекчелек комплексындагы баракта янгын чыккан иде. Анда 6 кеше янып үлде.
2020 елдан бирле Татарстанда эшләүче «Мир» агрохолдингының оештыручысы һәм җитәкчесе Елена Собина, Удмуртиянең элеккеге авыл хуҗалыгы министры Николай Собинның кызы. Аны янгыннан соң кулга алганнар.
Шулай ук «Мир» җаваплылыгы чикләнгән оешма җитәкчсе Владимир Чайка да тоткарланган. Якын арада аларга сак чарасы билгеләнәчәк.
Янгында үлгән кешеләрнең 5се – Үзбәкстан, берсе Удмуртия гражданины.
Якынча мәгълүматлар буенча янгын электрҗиһазларыннан дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Фото: Вятская губерния
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев