«Аяк киеме дөрес сайланса, 21 сантиметрлы үкчәлесе дә зыян салмый»
Подолог Наилә Шиһапова белән әңгәмә.
Тырнаклары, үкчәләре белән проблемасы булганнар подологка мөрәҗәгать итә. Тик поликлиникаларда мондый белгеч юк. Югыйсә, шәһәрдәшләр арасында аяк табаннары, тырнак авырулары белән интегүчеләр шактый. Бүгенге көндә еш очраган проблемалар хакында подолог Наилә Шиһапова белән сөйләштек.
- Наилә ханым, подолог – чагыштырмача яңа һөнәр дисәк тә ялгыш булмас. Әмма поликлиникаларда мондый белгеч юк. Нигә?
- Кызганыч, медицина юнәлешендә белем бирүче уку йортлары мондый белгечлекне һаман да программага кертмәде. Гадәттә, подологлар табиб белеме алган белгечләр. Махсус курсларда өстәмә белем туплап диплом алалар. Мин күп еллар маникюр, педикюр ясадым. Аннары берничә клиентым авыру тырнак белән килгәч, кызыксынып, белемемне арттырдым. Хәзер 5 ел ныклап подолог буларак кына эшлим.
- Еш очрый торган чирләрне атап үтегез әле?
- Яшүсмерләр арасында тырнакның тирегә кереп үсүе (вросший ноготь) еш күзәтелә. Монда аяк киеме дә зур йогынты ясый. Хәзер кедалар модада бит, үсмерләр аны салмый да диярлек. Аяк тирли, суламый. Җитмәсә, уку елы башында алынган аяк киеме кышка таба кыса башлый. Ел дәвамында аяк табаны 2-3 миллиметрга үсә. Үз үлчәмеңдәге аяк киеме алырга кирәк, зурракны да ярамый. Балалар авыртуны бик сизмиләр, шуңа бармак шешкәч кенә ярдәм сорыйлар. Баштан ышкыла, аннары шунда бактерияләр эләгә, шешә башлый. Өстәвенә, гормоннар да йогынты ясый, балаларга басым зур – мәктәп, түгәрәкләр, гаилә. Бу да яшүсмерләрнең аягы тирләүгә китерә.
- Игътибар иткән булсагыз, хәзер үсмерләрнең аяк үлчәме зурайды. Мисал өчен 13 яшьлек кызлар 41 нче үлчәмле туфли кия. Моңа аңлатма бармы?
- Бу хәрәкәт аз булуга бәйле. Мускуллар чыныкмый. Әгәр балалар ялан тәпи йөрсәләр, амортизация барлыкка килеп, кечкенә мускуллар да эшләр иде. Ә хәзер сөяк үсә, мускуллар өлгерә алмый. Бу умыртка баганасы белән проблемаларга да китерә. Үсә төшкәч, спорт залларына йөри башлыйлар. Әмма кечкенәдән тотынырга кирәк. Элек балалар комлыкта яланаяк уйный иде, ә хәзер әти-әниләр рөхсәт итми.
- Наилә ханым, ә өйдә оек киеп йөрергәме, әллә яланаяк яхшыракмы? «Носки кимәсәм, аяк табаны ярыла» диючеләр дә бар.
- Бу яктан чикләүләр юк, кемгә ничек җайлы. Носки кию-кимәү табанга алай йогынты ясамый. Оек дымлылыкны саклап тора, шуңа аны салгач табан кипкән кебек. Тагын җылы идәннәр дә тирене киптерә. Иртәдән үк майлы крем сылап куярга кирәк.
- Тырнакта гөмбәчекләр ни сәбәпле барлыкка килә?
- Бу да еш очрый торган проблема. Гөмбәчек – иммунитеттан тора. Мисал өчен, гаиләдә берәүдә генә андый чир булырга мөмкин. Бер үк ванна, душ, идән – әмма иммунитет нык булса чир иярми. Гөмбәчек булган тырнакның 3/1 өлешен тернәкләндерергә тырышабыз. Махсус скобалар кулланабыз, ул тырнак үсешенә дөрес юнәлеш бирә. Кан әйләнеше яхшыра, кан килә башлагач тырнак савыга. Күбесе, өйдә дәваланам дип, дарулар ала, бу зыянлы, аеруча бавырга. Тырнаксыз яшәп була, ә бавырсыз юк. Иң беренче гөмбәчек барлыгын раслар өчен анализ бирергә, аннары бавыр эшчәнлеген тикшертергә кирәк. Шуннан соң гына терапевт яки дерматолог дару билгели. Иммунитет булмаса дару да файдасыз. Без исә чирне системалы рәвештә дәваларга тырышабыз. Кан әйләнешен көйлибез, махсус дәвалый торган тамчылар билгелибез, аларның организмга зыяны юк.
- Үкчә фасцииты, гади генә әйткәндә шпора, яшьләрдә дә очрый башлады.
- Бу безнең специфика түгел, шулай да аңлатып үтәм. Шпораның төп билгесе – иртән аякка басу авыр. Ортопедка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табан белән баскач фасцы (табан астындагы тукыма) аерыла, ялкынсыну барлыкка килә. Иртән торуга аякка басарга ашыкмаска кирәк, мускулларны хәрәкәтләндереп кан әйләнешен көйләргә. 40 яшькә кадәр табанда саклаучы тукыма олыгайган саен сөяккә әйләнә. Шуңа бу проблема күбрәк 40тан өлкәннәрне борчый.
- Дөрес аяк киеме кисәң, авыртуны җиңеләйтеп буламы?
- Табан астына махсус җәймәчек (стелька) яхшы. Минем кечкенә кызымда ДЦП диагнозы. Йөрергә җайлы булсын дип бик күп ортопедларда булдык, нәтиҗәсез. Эзли торгач Мәскәүдә шуның белән шөгыльләнүче институтка юлыктык. Аяк эзе буенча җәймәчек әзерләделәр. Бу иң кулае булды, хәзер кызым көне буе ярдәмсез йөри, берүзе Мәскәүдә. Институт белән хезмәттәшлек итәм. Клиентларның табан эзен күбекле блокка төшерәбез дә Мәскәүдә компьютер индививидуаль җәймәчек ясый. Спортчылар да, сөяге чыкканнар, шпора белән интегүчеләр дә заказ бирә. Бер хатын стелька белән көне буе арымыйча 21 сантиметрлы үкчәле түфлидән йөрүен әйтте.
- Баш бармак яныннан сөяк чыгу очраклары да аяк киеменә бәйлеме?
- Әйе. Әгәр аяк киеме кысан икән, буын янга китә. Операцияне авыртулар булган очракта гына ясарга киңәш итәләр, тернәкләнү дә озак, 1 елга кадәр.
- Моны ничек булдырмаска соң?
- Элек аяк киемнәренең үлчәме башка иде. Мисал өчен 25 нче һәм 25,5 була иде. Ә хәзер без кечерәк үлчәмне сайларга өйрәнгән, кигәч зурая дибез. Ә бит зурайганчы вакыт үтә. Шуңа үз үлчәмеңдәге аяк киеме табу бик мөһим.
- Файдалы әңгәмәгез өчен рәхмәт, Наилә ханым! Эшегездә уңышлар!
Әңгәмәдәш – Гүзәл Шиһапова
Фотолар Гүзәл Шиһапованыкы һәм Наилә Шиһапованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев