Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда гериатрия хезмәтенә җитди игътибар бирәләр

1-10 октябрьгә кадәр шәһәрдә Өлкәннәр ункөнлеге үтә.

«Демография» милли проекты һәм «Өлкән буын» федераль программасы кысаларында шәһәр шифаханәләрендә табиб-гериатрлар бүлмәсе һәм хастаханәләрдә гериатрия урыннары барлыкка килде. Гериатрия хезмәте өлкән буын кешеләренә шәхси якын килеп комплекслы медицина-социаль ярдәм чараларын үз эченә ала. 

– Шәһәрдә, республикадагы кебек, өлкән кешеләр артканнан арта бара.  Шуңа күрә без лаеклы ялдагы кешеләрнең ни белән шөгыльләнүе, сәламәтлеге белән даими кызыксынып торырга тиеш. Өлкәннәрне махсус дарулар, медицина җиһазлары, һәрберсенә шәхси якын килеп дәваларга кирәк, – ди шәһәрнең штаттан тыш табиб-гериатры Фәридә Шәрифуллина.

– Бүгенге көндә 2, 3, 4, 5, 6, 7, 9нчы һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары госпитале шифаханәсендә гериатрия бүлмәләре эшли. Кайбер очракларда табиблар авыруларны госпитальгә дәваланырга җибәрәләр. 2019 елның 1 июленнән башлап терапея бүлегендә 22 гериатрия урыны булдырылды.  Биредә авырулар өчен барлык шартлар тудырылган. Өлкәннәрне барлык чирләрен истә тотып, шәхси программа буенча дәвалыйлар. Кирәк булса, аларга невролог, уролог, окулист, хирург һәм башка тар белгечләр дә сәламәтлекләрен ныгытырга булыша. 2022 елның 9 аенда госпитальдә Чаллы, Тукай, Минзәлә, Актаныш районнарыннан 670 кеше дәвалау курсы үткән. 

– Безнең бүлектә 65 яшьтән өлкән кешеләр сәламәтлеген тикшертеп, тиешле дәвалау ала. Без аларны участок терапевты яисә гомуми практика табибы юлламасы буенча кабул итәбез, – дип табиб- гериатр Венера Халикова. – Без өлкәннәр белән генә түгел аларның туганнары һәм якыннары белән дә эшлибез. Өлкән кешене ничек тәрбияләргә өйрәтәбез, киңәшләр бирәбез. 

Табиб-гериатр киңәшләре: 
1.    Сәламәтлегеңнән чыгып, мөмкин кадәр күбрәк актив булырга кирәк. Хәтта аяк-куллар авыртса да, мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнү зарур. Чөнки мускул массасы югалу картаюның киң таралган билгесе. Аны булдырмаска тырышырга кирәк. 

2.    Өлкән яшьтә аксымнарга бай ризыклар: сыер һәм кош ите, балык, сөт белән тукалнырга кирәк. Ул мускул массасын сакларга ярдәм итә. Туклануга чикләүләр кертергә ярамый. Ашау ләззәт һәм рәхәтлек китерсен. Апетит булмаганда да, мәҗбүри ашарга кирәк. 

3.    Җәмгыятьтән аерылырга кирәкми. Кешеләр белән аралашыгыз, сөйләшегез. Бу кәефне күтәрә, депрессиядән котылырга ярдәм итә. Кеше үзен кирәклеген тойсын. Оптимист булырга тырышыгыз. Шәһәрдәшләр өлкән кешеләрне мөмкин кадәр хөрмәт итеп яшәтсеннәр иде. 

Фотолар госпитальдән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек өлкәннәр декадасы