Аякларда кан әйләнешен тәртипкә китерү өчен нишләргә?
Яңалыклар тасмасы

Аякларда кан әйләнешен тәртипкә китерү өчен нишләргә?

Подолог Наилә Шиһаповадан киңәшләр.

-    Хәзер составында мочевина булган кремнар модада. Әмма алар тиренең тирән катламындагы дымны тарта. Кулланганда яхшы кебек. Нәтиҗәсе элеккеге халәткә карата да начаррак булырга мөмкин. Иң яхшысы –  майлы балалар кремы, яки ланолинлы кремнар. 

-    Ванна бүлмәсеннән пемзаларны чыгарып ташлагыз. Табанны коры килеш кырырга кирәк. Каты ышкысаң табан җылына, димәк артыгын ышкырга кирәкми. 3 көнгә бер әз-әзләп чистарту хәерле. 

-    Салкын аяк – кан басымы түбән кешеләрдә, кайнар аяк – гипертоникларда. Аякларда кан әйләнешен тәртипкә китерү өчен контраст душ файдалы. Бу шулай ук аяк тирләгәннән дә булыша.

Белеп торыгыз!

*Гадәттә, аяклар бер озынлыкта була, әмма кайбер очракларда уң һәм сул аяклар арасында аерма 6 мм-га җитә. Аяк киемен олырак аякка карап алу киңәш ителә.
*Кичкә аяк табаннары уртача 3 мм-га озыная, 1 см-га кадәр киңәя, шуңа күрә аяк савытын көннең икенче яртысында сайлау отышлы.
*Утырганга яки ятканга караганда, басып торганда аяклар озынрак була. Шул сәбәпле, аяк киемен сайлаганда аяк өсте киеп карарга кирәк.
*Сыйфатлы балалар аяк киемен тегү өчен олыларныкы кебек үк чыгымнар таләп ителә. Шуңа күрә ул аяк киеме арзан булмый.
*Англия галимнәре фикеренчә, биек үкчә тез буыннарын авыртудан саклый икән. Биек үкчәле аяк киеме киюче хатын-кызлар, тәбәнәк үкчә киючеләргә караганда тез буыннарындагы артрит белән ике тапкыр сирәгрәк авырый икән.
*Ә менә үкчәсез аяк киеме сайлаучы ханымнар умыртка баганасы, тезләре авыртуга еш зарлана икән.
*Биек үкчәлене дә, тигез табанлыны да еш кияргә ярамый. Үкчәнең уртача биеклеге 2,5 сантиметрдан артмаска тиеш.

Гүзәл Шиһапова

Фото freepik.com сайтыннан
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев