Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Айфара» солисты: «Миңа атказанган исемне бирсәләр дә алмыйм!»

Җырчы Алмаз Шәрифуллин иҗаты, «Айфара» төркеме турында сөйләде.

12 ноябрьдә Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Айфара" төркеме 30 еллык иҗат концертын уздырды. Меңләгән тамашачы алдында алар үзләренең хит җырларын башкарды.     

– «Айфара» төркеме 90нчы елларда ук оешкан. «Ай» дигәне Айдар Минһаҗев дигән кеше була. Ул бөтен башкарган җырларның сүзләре авторы. «Фа» – Фәнис Мортазин – композитор, танылган «Ак каен» җыры авторы һәм «Ра» – Рәшит Мәкъсутов, ул да композитор, – дип аңлата Алмаз. 

«Көненә өчәр-дүртәр концерт куя идек!»

Безнең әңгәмәгә Фәнис Мортазин кушыла. Фәнис абый – төркем оешкан вакытта ук эшләгән кеше. 
– Концертыбызга килгәннәрнең бишесе егет кеше булса, калган 200-300е кызлар иде, – ди әңгәмәдәшем ул елларны искә алып. – «Айфара» төркемен оештыруның төп максаты талантлы яшьләрне бергә җыю булгандыр. Барысы да шул 90нчы елларга – үзгәртеп кору чорына туры килде. Ул вакытта җыр дигәч баянга кушылып җырлауны гына таныйлар иде. Ә безнең исә татар җырларын русча да, чит ил музыкасына яраклаштырып та башкарып карыйсы килде. Бөтен кеше дә аңламады, билгеле. «Татар музыкасын бозасыз! Матур җырламыйсыз! Дөрес башкармыйсыз!» дигән сүзләрне күп ишетергә туры килде. Имеш, татар җыры андый булырга тиеш түгел! Соң шулай инде! Солистларыбыз студентлар. Әлбәттә, алар профессионаллар түгел. Тик без бөтенесенә ошарга да тырышмадык. Мин үзем дә кеше сүзен тыңламадым, үзегезнең фикер үзегезгә калсын ди идем. Без җырны халыкка сөйләп бирә идек. Юклык еллары да бит... Клублардан иске клавишаларны җыеп, катушкалы магнитофон белән җырлар яздыра идек, – ди Фәнис Мортазин. 

Аңардан иҗат эшенә ничек кереп китүләре, беренче гастрольләре турында сорашам. 

– Без өчебез дә Биектау районы егетләре. Ул вакытта бөтен кеше «Ласковый май», «JOY» төркемнәрен тыңлый иде. Без тулаем иҗатка чумдык. Шигырьләр бар иде, аларга күпмедер аранжировка ясадык һәм... солистлар эзли башладык. Җырларыбызны башкарырга җырчы кирәк иде. Махсус конкурс игълан иттек, кеше бик күп килде анда. Шулар арасыннан Айдар Гыймадиев белән Айрат Даутовны (ул мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) сайлап алдык. Һәм шуннан соң, руслар әйтмешли, «понеслась»! Безнең җырларны теләсә нинди тишектән ишетеп була иде (көлә). Бу бит махсус та эшләнмәде. Кеше ишетә, җырыбызны яздырып ала, аннары икенчесенә бирә. Менә шулай танылдык без. Хәзерге кебек телевидениегә язма, радиога ротациягә тапшыру дигән нәрсә юк иде.

Әле беренче гастрольләр һаман хәтердә: Балтач, Кукмара, Саба районнары авыллары иде ул. Клубларда чыгыш ясап йөрдек шулай, көненә өч-дүрт концерт куя идек! Безне таныйлар, тулы заллар, гел кызлар гына... Шуннан солянка концертларында катнаша башладык. Казанның «Уникс» залында беренче соло-концертыбыз булды, – дип, горурланып, хатирәләргә бирелә Фәнис абый. Әңгәмәдәшемнән төркемдә аранжировщик, музыкант булып эшләүче Алмаз Мөхәммәтҗанов турында да сорашам. 

– Алмазның төркемгә эләгүе үзенчәлекле килеп чыкты. Төркемгә солист эзләгән вакыт иде. Солист булмады, клавишник-аранжировкалар остасы таптык. Алмаз универсаль артист безнең, җырлар да яза, үзе дә башкара. 

Фәнис абыйдан сәхнәгә чыкканда нинди хис-тойгылар кичерүен дә сорыйм. «Бик рәхәт, сүз дә юк. Хәзер 30 ел узган бит инде. Беренче чыгышлардагы кебек дулкынлану юк. Хәзер чыгышыбызны тиешле дәрәҗәдә эшләп чыгу максатын куябыз. Иң беренче бу эш үзеңә ошарга тиеш. Үземнән канәгатьме мин дип сорыйсың... Болай дип әйтеп булмый икән, минем өчен беткәнсең дигән кебек. Үсәргә, алга барырга, камилләшергә, яңа биеклекләр яуларга кирәк». 

«Айфара»ны яңадан торгызып җибәрергә!»

Әңгәмәгә Алмаз Шәрифуллин кушыла. 

– Мин Биектау районы Дөбъяз авылыннан. Егетләр исә төркемне Куркачи авылында оештырып җибәргән иделәр. Яшьтән үк бик шук булып үстем, яшьлегемдә гитарада «Сектор газа» төркеме җырларын башкарып йөрдем. Ул елларда авылларда төрле конкурслар, слетлар оештырыла иде. 1994 ел иде бу. Шуларның берсендә «Айфара» егетләре белән таныштым да инде һәм әкренләп бу төркемгә музыкант буларак кушылып киттем. Егетләрне ул вакытта концертларга, солянкаларга чакыралар иде, мин әзергә генә килдем дип әйтә алам. Шулай алты еллап вакыт узды. Әмма мине күп сорау борчыды. Үз урынымдамы мин? Коллективта эшлим кебек, ә бу миңа кирәкме? Әле шул елларда егетләр белән Казанга китәргә кирәк дигән карарга килдек. Бәлки иң авыры шуннан башлангандыр да... Яңа урын, күченеп китү, ничектер концертларда чыгыш ясамадык, эшебез акча китерми, бер урында таптанып торган шикелле...

 

2000-2001 еллар. Мин инде төркемебез таралыр дигән идем. Егетләр дә берәм-берәм башка эш эзли башладылар, мин дә эшкә урнаштым. Шулай бер айлап эшләгәннән соң, миңа, үзен Габделфәт Сафин дип таныштырып, бер кеше шалтыратты. Чын, мин ышанмадым, хәтта телефонны да тотып атуым истә. Аннары Габделфәт белән икенче көнне очрашып сөйләштек тә, ул мине үзенең төркеменә гитарист итеп чакырды. Музыка ич ул, ничек мондый тәкъдимнән баш тартасың! Аның белән эшләп карарга ризалык бирдем. Габделфәттә эшләгәндә вакыт күп иде, мин Казанда «Айфара»ның студиясенә кабаттан килеп йөри башладым, Фәнис тә шунда иде. Бервакытны аның белән утырып сөйләштек тә, «Айфара»ны яңадан торгызып җибәрергә булдык һәм кастинг игълан иттек. Ул вакытта бик актив эшчәнлек алып барган «Курай» радиосы аша кастинг турында хәбәр иттек, безнең янга 30лап кеше килде. Шулар арасыннан Алмаз Мөхәммәтҗановны сайлап алдык та инде. Солист тапмасак та, яхшы музыкант таптык (елмая).

Шуннан соң концертларның ничек оештырылуын, барлык нечкәлекләрен үзлектән өйрәнеп, «Айфара» егетләрен җыйдым да, руслар әйтмешли, ультиматум куйдым. «Оештыру эшен үз кулыма алам. Миңа бер ел-ел ярым вакыт кирәк. Шул дәвер эчендә бернинди дә алга китеш булмый икән таралабыз! Әгәр дә төзелгән план буенча барысы да килеп чыга икән, мин җитәкчелек эшенә дә алынам!» – дидем. Егетләр ризалаштылар. Шуннан соң иң беренче эш итеп «Ак каен» җырын яңача җырлап, барлык радиоларга да бирдек. Яңа тормыш башланды дип әйтә алам. Әле «Ак каен» җырын Габделфәт Сафин концертларында да башкара идем. Бу җыр тагын да популярлашып китте. 2003 елда бу җырыбыз белән «Татар җыры» фестивалендә катнаштык, «Елның иң яхшы җыры» номинациясе безнеке иде. Алдан сөйләшенгәнчә, «Айфара» төркемен җитәкләүне үз өстемә алдым.

«Безне сәхнәгә чакырганда да «Айфара» дип кенә чакырсыннар!»

Югары белем алу максаты да бар иде – Казан инновацион университетының юридик факультетына укырга кердем. Анда хәзерге музыкантыбыз, перкуссия (махсус ритм ясаучы һәм шуңарга басым ясаучы кайбер бәрмә уен кораллары төркеме) белән идарә итүче Денис Полачев белән таныштым. Безнең актив иҗат чоры башланды, – ди әңгәмәдәшем. 

Соңыннан алар «Айфара»ның 20 еллык юбилеен яшьтән үк тыңлап үскән «Мираж», «JOY» төркемнәре белән Казанның «Спорт сарае»нда уздыралар. 

– Эш дәверендә күп җирдә чыгышлар ясадык. «Татар җыры» фестивалендә дә берничә тапкыр лауреат булдык. Тик мин аны ниндидер олы җиңү дип санамыйм! Безгә концертта чыгыш ясар алдыннан: «Сез бит күп тапкыр «Татар җыры» фестивале җиңүчесе! Сезне шулай тәкъдим итәбез», –диләр. Мин моңа каршы! «Айфара» үзе генә дә «Татар җыры»ннан өстен! Безне сәхнәгә чакырганда да «Айфара» дип кенә чакырсыннар! – ди Алмаз Шәрифуллин. Соңыннан аның белән мактаулы исемнәр бирү турында да сөйләштек. 

– Миңа бу (атказанган – автор иск.) исемне бирсәләр дә алмыйм! Качып йөрим. Нәрсәгә ул?! Дөресен әйткәндә, бу исемне алу оят та булыр иде. Бу мактаулы исемне лаеклы рәвештә алмаган кешеләр арасында булу да оят! Исемләп әйтмим. Андыйлар бар. Безгә болай да әйбәт, – дип ачылып әйтә әңгәмәдәшем.

– Ә Сезнең яратып башкарган җырыгыз бармы? 

– Бөтенесе дә якын, бөтенесен дә яратабыз! Яратмасак, җырламас та идек...      

 

– Алга таба иҗатта нинди планнарыгыз бар, яңа җырлар яздырырга уйламыйсызмы?  

– Дөресен әйткәндә, бу турыда әле уйламадык. План да юк. Алга таба планнар кую өчен төркемдәге алты кеше җыелып сөйләшергә кирәк. Әлегә алай итмәдек. Җырларга килгәндә, монда да планлаштыру дөрес түгел. Ул ничектер үзеннән-үзе килеп чыга димме... Безнең булган җырлар да җитә. Алар йөзләгән бит! 

– Иҗаттан кала нәрсә белән шөгыльләнәсез? 

– Мин кыш көне чаңгыда шуам, бик яратам. Чаллыда уздырыла торган «Кама чаңгы марафоны»нда да ел да катнашырга тырышам. Гомумән, бөтен спорт төрләрен үз итәм. Телевизордан туры трансляцияләр карап барам. Моннан тыш, «Артист» исеме астында футбол командасында уйныйм. Төп максатым җиңү түгел, ә шунда катнашу, шул өлкәдә «бөтерелү».     

/ Гөлия Ибатуллина. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев