Җәйге бер көн
«Менә шушы кошчыкның балалары өчен куркуын җиңүе безнең күңелләрдә әллә нинди җылы хисләр уятты...»
– Карлыганнарны җыеп алыйк әле, мәмрәп пешкәннәр! Кайберләренә кагылып та булмый, шунда ук коела. - диде тормыш иптәшем бакчадан урап кергәч. Икебезгә ике бишәр литрлы чиләкләрне күтәреп, чыгып киттек. Әле карлыган куаклары янына барып җиткәнче бакчаның буеннан буена ике рәт итеп утыртылган чәчәкләргә карап, алардан чыккан тәмле хуш исләрне башлар әйләнгәнче иснәп, шактый гына шул чәчкәләрне сыйпаштырып, аларның һәрберсенә сокланып, хозурланып йөрдек. Нинди генә чәчкәләр утыртмадык быел! Барысы да диярлек шау чәчәктә утыра! Нинди генә төсләр юк монда, күз явын алырлык! Ниндидер әкияти, икенче төрле дөньяга эләккән сыман хис итәсең үзеңне.
Авылда торуның шул ягы бар инде, үз бакчаңа чыгып, шул матурлыкка карап, сокланып йөрүләре генә дә ни тора бит аның. Эше турында әйтмим, авылдагы эшне, кем әйтмешли, тавык та чүпләп бетерә алмый. Иң мөһиме, сәламәтлегең булса, бу эшләрне башкаруы, үзенә бер төрле җанга рәхәтлек бирә. Арытуын арыта инде әлбәттә, ул турыда сүз дә юк. Әмма шушы үз кулларың белән утырткан яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләрнең үскәнен көн саен карап, күзәтеп йөрүләрең, аларның үсүенә шатлануларың, күңелгә балачактагы кебек ниндидер үзенә генә хас, күңелне кытыклап тора торган аерым ләззәт, ямь өсти!
Ә инде шул бакчаның җаны дип әйтимме, аңа тагын да ныграк матурлык, җанлылык биреп торучы бал кортларының күңелле итеп безелдәүләре, тырыша-тырыша үзебезнең бакчадагы гына түгел, тирә-як күршеләрнең дә бакчаларындагы һәрбер чәчәкне барлап торулары, яз башыннан тал бөреләре ачыла башлауга һәм кара көзгә хәтле серкә ташулары үзе бер аерым хикәя булыр иде. Ә инде бал сезоны башлануга, аларның ничек итеп сөенә-сөенә чәчәкләрдән үзләренең ояларына ашыгы-ашыга нектар алып кайтуларын күзәтү искиткеч кызык, мавыктыргыч тамаша! Аларның төнлә шул нектарны җилләткән вакытта умарта оясыннан чыккан бал исе бөтен бакчага, ишегалдына тарала. Әле бал кортларының тавышлары да кәефләренә карап дип әйттмме шунда, аерылып тора. Синең янда ачуланып очса, усаллануы тавышыннан сизелә. Андый вакытта мин аларга:
– Бар инде, бар, ояңа кайт, эшең беткәнмени?!, – дип яратып, тыныч кына эндәшәм. Кайберсе аңлагандай янымнан кире үз оясына очып китә. Ә усалрак оядан чыкканы синең үгетләвеңә карап та тормыйча, биттән, я колак очыннан үбеп ала. Анысы да яратып кына үбә инде алар мине, үз итеп кенә!
Ә менә минем өчен бал кортларының иң матур тавышы - аларның күч аерган вакыты. Әгәр дә инде мин бал кортларының умарта оясына сыймый башлап, аеру ниятенә керүләрен күрмирәк калган булсам. Менә анда инде бал кортларының тавышы бөтенләй дә икенче - тантаналы, шатлану тулы сөенечле безелдәп болыт кебек һавада бөтерелүләрен күрү үзе бәхетле мизгелләрнең берсе!
Ә инде шул оядан аерылып чыккан күчне җыеп алуы тагын бер сөенеч!
Ә бал җыйганда аларның синдә эшләре юк. Тавышлары да башкачарак. Эш вакытында ындырдагы ыгы-зыгыны хәтерләтәләр алар миңа. Тырыш, эшчән халык алар - бал кортлары!
Кыскасы, мин җәйге бакчамны бик күптәннән инде бал кортларыннан башка күз алдына да китерә алмыйм! Бакчаның җаны, аерым бер музыкаль аһәңе дияр идем мин аларны. Эштән кайткач та шул бал кортларының очуларын, эшләүләрен күзәтеп утыру гына да бөтен арыганлыкны су белән юып алган кебек юкка чыгара, күңелгә дәрт, дәрман өсти!
Карлыган җыярга чыккан җирдән әллә кайларга кереп киттем әле. Бал кортлары турында әйтеп үтмичә булдыра алмадым.
Чәчәкләргә сокланып туйганнан соң, хатыным Алсу белән икәүләшеп, алдан ук сөйләшеп куйган сыман, борчак түтәленә тукталабыз. Борчак инде өлгергән, сусыл, тәмлеее! Борчак кузакларын мин көнбагыш ашагандагы сыман итеп, кузагын авыз эчендә ватып, борчакларын теш белән куып чыгарып ашарга яратам. Кузакларының җепселләре булмаган баллы сортлар утыртабыз без. Шуңа күрә борчак ашаганда, кузакның баллы согы да борчакның тәме белән кушылып, аны тагын ныграк тәмләндерә. Кечкенә вакытта колхоз басуында борчакны шулай ашарга гадәтләнгәнгәме, мин аны һаман да кул белән әрчеп, борчакларын уч төбенә сыдырып алып ашаганым юк. Борчак сусыл булганлыктан, аларга әле корт төшәргә өлгерми. Шуңа курыкмыйча шулай итеп ашыйм. Алсуым исә һәрбер кузакны ачып, борчагын учына җыеп ашый. Ә миңа тегеләй тәмлерәк. Шул борчакны ашаганда бала чакка кайткан кебек хис итәм үземне. Ул вакыттагы колхоз басуларының атка атланган каравылчыларыннан кача-поса гына борчак ашаулар искә төшкән саен елмаеп куям. Әй ул басу каравылчысының безнең ише бала-чаганы чыбыркысын шартлата-шартлата куулары бүгенгедәй күз алдымда тора. Шуңадырмы, әллә инде яшел борчакны яраткангамы, ел саен өчәр-дүртәр түтәл утыртабыз без аны. Монда инде басу каравылчысыннан куркып торасы юк, сыйган хәтле аша да аша гына!
Уфф, һаман карлыганга барып җитә алмыйм әле. Карлыган җыйганда күргән хикмәтне язар өчен дип тотынган идем, һәрвакыттагыча әллә кайларга кереп киттем. Балачактагы борчак басуына хәтле барып җиттем.
Ниһаять, икәүләшеп карлыган куаклары янына килеп бастык. Быел яз җылы килеп, бөтен җимеш агачлары чәчәчәккә бөреләнгән вакытта бик каты кыраулар төшү сәбәпле, алмагачларның да, чия-карлыганнарның да чәчәкләре кара көеп бетте. Алма да, чия дә юк бакчада. Югыйсә шау чәчәккә күмелгәннәр иде. Ярый инде, нишлисең, анысы да Алла кулында бит. Ә менә кара карлыганнар башка елдагыга караганнан аз гына кимрәк булса да, исән калганнар булып чыкты. Хатын белән - Сөбханалла! - диешә, диешә карлыган җыябыз. Бер куакны җыеп бетердек. Биш литрга якын чыкты беренчесеннән. Икенчесенә тотынган гына идек, Алсу аптырап миңа дәште.
– Карале, ниндидер кош оясы бугай бу монда!
– Йомыркалары бармы соң?, – дидем мин, карлыган җыюымны дәвам итеп.
– Юк. Ниндидер сары әйберләр генә бар.
Миңа да бик кызык булып китте бит әле бу. Чиләгемне куак төбеннән читкәрәк куйдым да, ипләп кенә тормыш иптәшем күрсәткән ботаклар арасына күз салдым. Ә анда чыннан да кош оясы! Шундый матур итеп, зәвык белән эшләнгән - үзе түп-түгәрәк, нәкъ тә менә кечкенә чүлмәк диярсең. Эчке ягын ап-ак ниндидер йомшак мамык белән сылаган. Оста итеп өч ботакка беркетелгән әле ул. Җитмәсә, куакны тотып торыр өчен әйләндереп куелган агач борыска да терәтеп куйган. Җил искәндә дә егылып төшәрлек түгел, селкенми дә утырачак! Алсуның сары әйберләр дигәне, кош балалары булып чыкты. Өчәү! Әле йоннары да юк, шәп-шәрәләр, үзләре сары! Бер-берсенә сыенышканнар да, тын гына яталар! Ояга егылып төшкән карлыганны алырга дип үрелгән генә идем, кулым тиеп киткәнгәме, хәрәкәт сизеп өчәүләшеп дәррәү башларын күтәреп, авызларын ачып ашарга да сорый башладылар болар! Шундый матурлыкка, нәүмизлеккә ничек түзәсең инде - берсенең башыннан ипләп кенә сыйпап алдым.
– Тимә, чит ис килсә әниләре яратмас, – дигәч, башкаларын да сыйпарга уйлаган җирдән, тукталып калдым. Ә тегеләр, ашарга сорапмы сорый! Шактый вакыт селкенергә дә куркып, шушы кечкенә нарасыйларга сокланып карап тордык. Әниләре кайтмаганын аңлап булса кирәк, кош балалары да тынычланды. Тагын кочаклашып, бер-берсенә башларын салып, киредән яттылар. Без дә ул тирәдәге карлыганнарны, куакны селкетмәскә тырышып тиз генә җыеп алдык та, үзебезгә истәлек өчен кош оясын бәбиләре белән бергә телефонга фотога төшереп алдык.
Көне эссе, кояш кыздыра. Чәй эчеп чыгыйк та, аннан калган куактагыларны җыеп алырбыз дигән уртак фикергә килеп, өйгә кердек. Җыелган карлыганнарны зур кызыл табакка бушаттык. Табак тула язды. Кыраудан исән калган карлыганның шактыйлыгына сөенә-сөенә, үзебезнең бал белән чәй эчәбез. Ә сүзебез һаман шул кош балалары турында. Нинди кош икән? Әнкәсе без кергәч килде микән? Ташлап китмәде микән? Шул кош балалары күңелдәге әллә нинди уйларны кузгатты. Сүз әкеренләп үзебезнең балаларга, оныкаларга күчте. Әйе, сагындык шул балаларны, оныкларны. Шул кечкенә «бүтәкәләр»не кочып сөясебез, тотып яратасыбыз килә. Мин үземчә яратып кечкенә балаларны «бүтәкә» дип йөртәм. Кайбер дусларыма да бу атама ошап китеп, хәзер алар да оныкларын «бүтәкә» дип йөртә башладылар.
Өйдәге вак-төяк эшләрне эшләштерә торгач, шактый гына вакыт узып киткәнен сизми дә калганбыз. Тагын шул чиләкләребезне күтәреп карлыган җыярга чыктык. Икабез дә иң беренче эш итеп, теге ояга күз салдык. Ә андааа! Әнкә кош утыра! Үзе чыпчыкка да ошаган, ләкин чыпчык түгел. Нинди кош икәнен беребез дә тәгаен гына гоманлый алмадык. Әмма иң кызыгы шунда, бездән куркып пырхылдап оясыннан чыгып очасы урынга, бу кош безгә карап-карап торды да, канатларын җәеп оясын каплады! Үзе безгә карый. «Тимәгез минем балаларга» - янәсе! Кая тию, бу кошчыктан көтелмәгән шундый кыюлыкны күргәч, икебез дә әкрен генә карлыган ботакларын кире урынына куеп, читкәрәк киттек. Тик шулай да, бу юлысы алдан ук әзерләнеп куелган телефонга төшереп алырга өлгердек. Фотоларын сезгә дә тәкъдим итәм.
Менә шушы кошчыкның балалары өчен куркуын җиңүе безнең күңелләрдә әллә нинди җылы хисләр уятты. Сокландык та, сөендек тә! Һәркемгә дә үз баласы кадерле шул. Баласы өчен утка-суга керергә әзер һәрбер ӘНИ кеше! Шуңа күрә дә безгә әниләр бигрәк тә кадерлерәктер!
... Бүгенге көнебез менә шундый вак-төяк мәшәкатьләр белән үтеп китте. Бер көн! Ә нихәтле вакыйга сыйды шушы бер көнгә! Һәм бу көнне мәңге дә кире кайтарып булмый. Ә мин исә, бу көнне истә калдыру өчен шушы вакыйгаларны ак кәгазьгә күчердем. Хикәя дисәң хикәя түгел, нәсер дисәң нәсер түгел үзе. Әмма бүгенге көн безнең күңелләрдә җәйнең матур бер эпизоды булып, истә калачак.
Рәзиф Дәүләт Бикбаулы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев