Айгөл Әхмәтгалиева: «Мин бик бай кеше»
«Геройларым барысы да тормыштан алынган», - ди ул.
Айгөл Әхмәтгалиева - Чаллыда актив иҗат итүче язучыларның берсе. Ул Актаныш районы Иске Сәфәр авылында туа. Качкын авылында үсә, шунда урта мәктәпне, аннары КДУының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый. Төрле елларда – укытучы, «Мәгърифәт» һәм Чаллыда нәшер ителгән «Нур» газетасында корреспондент, «Мәйдан» һәм «Казан утлары» журналларында бүлек мөхәррире булып эшли.
Әсәрләре «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәйдан», «Тулпар», «Чаян» журналларында, «Шәһри Чаллы», «Мәдәни җомга» газеталарында басыла.
Айгөл Әхмәтгалиева – Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара, Саҗидә Сөләйманова һәм Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Әсәрләренең кайберләре рус, төрек, әзәрбайҗан телләренә тәрҗемә ителгән. Хикәяләре мәктәп дәреслекләренә һәм «Яңа базар», «Балачак энциклопедиясе» җыентыкларына кертелгән.
50 яшьлек юбилее уңаеннан язучы белән очрашып, тормышы һәм иҗатының кайбер мизгелләрен барладык.
– Айгөл, нәтиҗәле илһам чишмәсе кайдан башлана?
– Актаныш районының Иске Сәфәр авылында туып, укытучылар гаиләсендә үстем. Сеңелләрем Сөмбел һәм Айсылу белән балачактан гел китаплар укый идек. Өебездә бай китапханә булды, уеннарыбыз да кәгазь турау, укытучылы уйнау иде. Шифоньер ишеген такта итеп, акбур белән сызгалап, кырып бетергәнне күргәч, әти чын кара такта алып кайтты. Бер бүлмәне мәктәпкә әйләндердек. Иҗат очкынын башлангыч сыйныф укытучысы Әсма апа күреп алды. Ул дәрескә дип язган бер куплетлы шигырьләрне район газетасына, «Яшь ленинчы»га җибәрде. «Авылым – горурлыгым» дигән мәкаләм басылгач, бер сум илле тиен гонорар килде. Үзем эшләп алган акчага зур шоколад сатып алу горурлык хисе тудырды. Беренче хикәям – «Соңгы өмет». Аны әти, безгә кунакка килгәч, башкалага «Казан утлары»на алып китте. Әдәбият бүлеге җитәкчесе Флүс Латыйфи (урыны җәннәттә булсын) хикәяне укып чыгып: «Журналга бирәбез!» – дигән. Аллаһның рәхмәте белән, хикәям озак та үтми басылып та чыкты. Бу – бер могҗиза кебек иде. Ул вакытта, үзем дә шул мәртәбәле журналның проза бүлегендә эшли башлармын дип уйламадым да.
– «Соңгы өмет»тән башланган иҗат уңышлы булды. Син – бүгенге көндә – 13 китап авторы. Тәүге китабың кайсысы? Кайсысы иң тиз язылды?
– 2008 елда чыккан коймак калынлыгындагы «Болытта җиләк үсә» исемле балалар китабы. Ә иң тиз һәм җайлы язылганы – яшүсмерләр өчен «Мин гашыйк булдым» дигән китап.
– Әсәрләрең өчен геройларны кайдан табасың?
– Алар барысы да тормыштан алынган. Кайберләре турында юлда йөргәндә юлдашларым сөйләде. Күршеләр, авылдашлар дигәндәй. Аллаһка шөкер, янымда гел әйбәт кешеләр генә булды. Бу бер яктан бик яхшы, әмма кызыклы әсәр язу өчен тискәре геройлар да кирәк. Мин аларны бик озак таба алмадым. Язучы Камил Кәримов: «Актанышта начар кешеләр юкмыни?» – дигәч, әйләнә-тирәдәгеләрне күзәтергә өйрәндем. Яши-яши тормышның ак һәм кара төсләрдән торганына төшендем.
– «Ак читек» исемле китабыңны укыгач, озак еллар инвалид хатынын тәрбияләгән иргә сокландым, шул ук вакытта күңелдә андый ир-атның барлыгына шик тә туды.
– «Ак читек» – бәхетле язмышлы китабым. Ул республикакүләм «Ел китабы» бәйгесендә җиңде. Аның геройлары Актаныш авылында яшәүче Флүс абый белән Фәйрүзә апа. Мин алар турында «Сөембикә» журналына очерк язам дип тотынган идем. Сер түгел, әдәбиятта еш кына ирләр көчсез, мескен итеп күрсәтелә. Ә Флүс абый киң күңелле, көчле. Татар ирләрен шундый итеп укучыларга тәкъдим итү максатыннан, очерк белән генә чикләнмичә, китап язарга булдым. Мине Флүс абыйның бер җөмләсе тетрәндерде. Фәйрүзә апа яшь чагында Алабугага, китапханәче булырга укырга китәргә хыялланган. Ул: «Бәлки анда китсәм, мондый бәхетсезлеккә дучар булмас та идем», – дип әйткән. 23 яшеннән урын өстенә калган инвалид хатынын караган, кулларында күтәреп йөргән ир: «Әле ярый китмәгәнсең. Китсәң, миңа эләкмәс идең», – дигән. Аның урында башка ир булса, бөтенләй киресенчә уйлар иде. Мин аның үрнәге аша татар ирләренең көчле, максатчан, ярата белә торган булуын күрсәтергә теләдем. Аллаһка шөкер, максатыма ирешкәнмендер дип уйлыйм.
– Иң кадерле китабың?
– Газапланып, эзләнеп, бик яратып, 2 ел буе үз героем белән яшәгәннән соң дөнья күргән «Туташ» китабым ул. Без ирем, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм мин 2 ел өчәү яшәдек, дим инде уенын-чынын бергә кушып. Аның буенча кинофильм төшерергә дә тәкьдим итүчеләр булды.
– «Туташ» буенча куелган спектакльләр ошадымы?
– «Туташ» буенча күләмле сценарий да язып, аның бер почмагына: «Әгәр сәхнәгә куйсалар, пьеса итәргә дә әзермен», дип яздым. Башта бу эшкә Г.Кариев театры баш режиссеры Ринат Әюпов алынды. «Яратып туя алмадым» дигән спектакльдә Сәхибҗамалның психоневрология диспансерындагы соңгы тукталышы күрсәтелә. Бу исемне мин әсәремә күренекле актер Вера Минкина белән әңгәмә вакытында башыма кертеп куйган идем. Олы яшьтәге актриса: «Сәхнәгә чыгасыгыз киләме?» дигән соравыма мине кочаклап: «Сәхнәне яратып туяламадым», – дип елады. Бу мине бик тетрәндерде. «Яратып туялмадым» дигән ике сүзгә артистның бөтен иҗаты сыйган!
«Нур» театрында Азат Җиһаншин куйган «Туташ» спектаклендә Сәхибҗамалның үткән юлы да, рус кешесенә кияүгә чыгуы, балалар йортыннан бала алуы да тулы итеп тәкъдим ителә.
Мин ике куелыштан да канәгать. Беренче татар артисткасының иҗатына, тормышына, шәхесенә игътибар иткәннәре өчен рәхмәт. Уфада премьерадан соң бик күпләр: «Сәхибҗамал Волжская турында белә идек, әмма бу кадәр үк түгел», – дип рәхмәт әйттеләр.
– Пьеса язарга кем фатыйха бирде?
– Мин кечкенәдән пьесалар язарга ярата идем. 2001 елларда «Баш куям тезләреңә» дигән пьесамны Туфан Миңнуллинга калдырып киттем. Ул аны укыгач, тулысынча анализлап: «Яз, синнән була», – дип, канат куйды. Дәүләт театрында исә беренче булып «Ул бит кичә иде» дигән комедиям куелды, аны соңыннан тагын 3 театр сәхнәгә куйды. Бүгенге көндә 12 спектаклем Татарстан һәм Башкортостан дәүләт театрларында бара, бик күпләре халык театрларында уйнала, Аллаһка шөкер.
– Актаныш муниципаль театры «Кайтыр өчен китәм» спектаклегезне куеп, тамашачыларны шаккатырды.
– Энгель Фәттахов идеясе белән язылган әсәр ул, якташыбыз, күренекле җырчы Әлфия апа Афзалова турында. 90 яше уңаеннан куелган спектакль өчен рухы шаттыр. Әлфия апаның җырларын Лилия Хөсәенова башкарганда тәннәр чымырдап китте.
– Синең «Хәния» дигән китабыңны халык яратты. Берничә тапкыр бастырып, сатып бетердең. Пьеса язарга уйламыйсыңмы?
– Хәния Фәрхи – ул феномен. Аның үзенә генә хас энергетикасын кабатлый ала торган шәхес булмаячак. Концертларда аның җырларын җырлыйлар бит, экранда Хәния Фәрхи күренсә, тамашачылар бөтенләй башкача кул чаба. Җырны башкару да җир белән күк арасы. Шуңа да сәхнәдә башка Хәния була алмаячак.
– Бүгенге көндә ни белән шөгыльләнәсең?
– «Театраль педагогика» циклыннан герой шагыйрь Муса Җәлил турындагы спектакльгә сценарий язам. Аның кызы, зыялы шәхес Люция апа белән очраштым. Олы яшьтә булса да, ул кадерле кешесен яратып «әтием» дип сөйли. Максатым – татар шәхесенең дөньякүләм бөеклеген мәктәп балалары да аңларлык итеп күрсәтү. Икенче фикер: чын иҗат шагыйрь гомереннән озынрак. Чынбарлыкны инкарь итмичә генә, аның шәхси тормышын (балалары Люция, Альберт, Чулпан турында) да тамашачыларга җиткерсәк, Мусаның бөеклеге кимемәс.
Мин планлаштырып эшли белмим. Илһам килсә, язам. Ял иткәндә, диңгез белән офык тоташкан җирне күреп, фәлсәфә кордым да бер көн эчендә балалар өчен «Әллә юри, әллә чын» дигән драма яздым. Роберт Миңнуллин иҗаты алдында үземне җаваплы тоеп, аның исемендәге иҗади бәйгегә җибәргән идем. Аллаһның рәхмәте белән беренче урын алдым.
– Яраткан язучыларың кемнәр?
– Мин элек-электән олпат язучы Әмирхан Еникинең теленә һәм моңына гашыйк. Җәй көне табигатьтә, кылганнар янында йөргәндә дә янәшәмдә Әмирхан Еники йөргән кебек була. Аның җөмләләре һәрвакыт янәшәмдә. «Матурлык» әсәре һәрвакыт йөрәгемдә. Бүгенгеләре арасында күпләрнең исемен атый алам. Яшьләрдән якташым һәм затлы, саллы язучы Лилия Гыйбадуллина иҗатын яратам.
– Тамашачылар синнән яңа җыр да көтә.
– Соңгы җырларымны – «Җылы эзли җаннар», «Мәхәббәт көтә күңел» җырларын – Ришат Төхвәтуллин, «Кайтып барам» җырын – Алия Карачурина, «Ак чәчәкләр»не «Казан егетләре» белән Зәринә Хәсәншина башкара. Җырларыма затлы композитор Зөлфәт Вәлиуллин көй язды. Җыр язу ягыннан ялкаурак кеше шул мин.
– Айгөл, ислам дине кануннары буенча яшәү тормышыңны үзгәрттеме?
– Аллаһка шөкер, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә тырышам. Нигә иртәрәк килмәдем икән дип кенә үкенәм. Аллаһы Тәгалә авырлыкларны җиңгәндә – таяныч. Намаз укыгач, җан мунча кергән кебек чистара. Дин бит ул һәркемгә нәфес, саранлык, комсызлык һәм башка начар сыйфатлардан арынырга ярдәм итә.
– Соңгы вакытларда зур сынау да кичердегез...
– Әйе, Аллаһы Тәгалә иң якын кешеләремнең саулыгы ягыннан сынау бирде. Көчсез булып, елап утырганчы Аллаһы Тәгаләгә таяныйк дидек һәм шулай эшләдек тә. Ул теләкләребезне кабул итте.
– Син баймы?
– Үземне бик бай кешегә саныйм. Аллаһка шөкер, әти-әнием, туганнарым, ирем, балаларым исән-сау. Бөтен теләгәнем – Аллаһы Тәгалә кайгы-хәсрәт белән сынамасын, балаларым бәхетле булсыннар. Ирем озак еллар телевидениедә гендиректор урынбасары вазыйфасын башкарды, хәзер үз эше белән мәшгуль. Күп очракта мин язганнарның иң беренче укучысы да ул. Иҗатымда гаиләм – төп таянычым. Ирем, балаларым мин хыялланганда беркайчан да «канатларымны сындырырга» омтылмадылар. Яшь барган саен тормышның кадере артканын тоясың, гомернең бик кыска мизгел булуын, бу дөньяда үзеңнең кунак кына икәнлегеңне аңлыйсың, гел шөкер итеп яшәргә өйрәнәсең. Шәхси байлыкка караганда рухи байлык кадерлерәк. Аллаһы Тәгалә бала кайгылары белән сынамасын, җиргә тынычлык, иминлек килсен.
– Син татар театрында эшлисең. Театр турында төрле фикерләр бар.
– Миңа театрыбызның гел эзләнүдә булуы ошый. Театр төрле кызыклы алымнар эзләргә, әмма татар рухын җимерергә тиеш түгел. Алтын урталыктан барырга омтылабыз. Татар әдәби аһәңе, теле спектакль аша тамашачы күңеленә күчәргә тиеш.
– Юбилейны ничек үткәрәсез?
– 4 декабрьдә, Аллаһ боерса, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Капка» спектакле күрсәтелә. Аннары язучылар, якташларым, җырчылар – Алия, Ришат Төхвәтуллин, «Казан егетләре» төркеме катнашында әдәби-музыкаль өлеш булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев