Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Айгөл Бариеваны да мошенниклар алдаган

«Минем күңелдә барыбер шик бар иде», - ди җырчы.

Г. Камал театрына «билет» сатып алган Айгөл Бариева да мошенниклар корбаны булган. Туганнарына сюрприз ясап билет алмакчы булган ул. Әмма урыннар инде калмаган.Соңрак Айгөл Бариева Камал театрының телеграм каналындагы игъланга юлыга.    

«Бер егет: «Билетлар алган идек, бара алмыйбыз. Кемгә кирәк, миңа языгыз, 4 билет», – дигән. Миңа нәкъ 4 билет кирәк иде. Минем күңелдә барыбер шик бар иде. «Сез мошенник түгелме? – дип сорадым да әле. Ул егетнең фотолары да бар, мин ышандым. 4800 сумны күчердем. Мошенник булса, сәдака булыр, дип җибәрдем. 5 минуттан ул миңа билетларны җибәрде. Анда барысы да язылган, чын билетка охшаган», – дип бүлешә җырчы. Тик билетларның ялган булуы ачыклана. Айгөл акча күчергән номер буенча шалтыратып акчаны кайтаруга ирешә.  

Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, башка очракларда җинаятьчеләрнең эзенә төшү җиңел бирелми. Татарстан халкыннан акчаны телефон яки интернет аша башка өлкәдә яшәүче мошенниклар «суыра». Хокук сакчыларына язылган гаризалар буенча җинаять эшләре кузгатылган.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев