Айгөл Шияпова: «Миннән сыр алучылар кибетнекен ашамый»
Чаллы кызы сыр ясау тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Соңгы елларда Россиядә кибет киштәләрендә чит илләрдән кертелә торган сыйфатлы һәм кыйммәтле сырлар югалды. Бу сәясәт, эмбарго белән бәйле. Әлеге вазгыять илебездә сыр җитештерү эшен алга җибәрде. Хәзер Россиядә елына 600 мең тонна сыр җитештерелә. Кибеттә арзан бәялеләрен дә, премиум класслыларын да табып була. Моцарелла, косичка, маасдам, качотта, халуми кебек сортлы сырлар хәзер деликатес булып саналмый. Әмма сыйфатлысын табу авыррак, аеруча кәҗә сөтеннән ясалганын. Шәһәрдәшебез Айгөл Шияпова әлеге продукцияне үзе җитештерә башлаган. Аның яллары Тукай районы Иске Байлар авылында уза. Эш көннәрендә Чаллыда бухгалтер булып эшләсә, шимбә-якшәмбе сыр кайната.
– Айгөл, ничек сыр җитештерә башладыгыз? Кем өйрәтте?
– Мин дөрес туклану өчен сыер сөте сатып алып, үзебезгә сыр ясый идем. Аннары кәҗә сөтеннән ясап карадым. Кайчакта килеп чыга, ә кайчакта барып чыкмый иде. Яхшылап өйрәнәсем килде. Моның өчен Казанга мастер-класска бардым, Түбән Кама җитештерүчеләре янында да булдым. Хәзер яхшы килеп чыга, сорап торалар. Төрле сортлар ясап карадым. Иң күбе моцарелла, косичка, маасдам, качотта, халуми кебекләрен алалар.
– Айгөл, чималы да үзегезнеке бит. Кайчаннан бирле кәҗәләр асрыйсыз?
– Якынча 5 ел. Аларны авылда әти-әни карый, без дә булышабыз. Сөт, катык кебек продуктлар өстәлдән өзелмәсен өчен, баштан бер кәҗә алган идек. Аннары тагын берне... Шуннан китте инде. Хәзер егерме кәҗәбез бар, шуларның унбере – савымныкы.
– Сыер сөте белән кәҗә сөтеннән ясалган сырлар арасында аерма бармы?
– Аерма зур, кәҗә сөте «тискәре». Аннан барлык төр сырлар да килеп чыкмый. Күләме буенча бер кәҗәдән уртача 3-4 литр гына сөт алабыз бит. Әмма файдасы күп, аллергия белән интегүчеләр аеруча да яратып ала. Сыер сөтеннән буратто һәм страчателла кебек сырлар да ясый идем. Әмма хәзер бары тик кәҗә сөтеннән килеп чыга торганнарын гына әзерлим. Тәмле дә, файдалы да.
– Кәҗә сөтен барысы да эчә алмый бит. Специфик тәм килә, диючеләр бар...
– Без токымлы кәҗәләр асрыйбыз. Сөттән пломбир тәме генә килә, тәмле. Ашату да мөһим. Бернинди химиясез азык кулланабыз: махсус кәҗәләр өчен чөгендер утыртабыз, чиста арпа, печән сатып алабыз. Шуңа күрә кәҗә сөтеннән җитештерелгән продуктларга ихтыяҗ зур, андыйны кибеттән дә таба алмыйлар, нәкъ менә кәҗә сөтен сорыйлар.
– Сатып алучылар ни ди?
– Файдасын күрәләр, рәхмәт әйтеп торалар. Миннән сыр алучылар кибетнекен ашамый. Өйдә ясалган сыр белән кибетнекен чагыштырсаң, составы ягыннан натураль продукция өстенлек ала. Өйдә дә һәркемнең яратып ашый торган сорты бар, өстәлдән өзелми. Соңгы вакытта сатып алучылар арасында аллергия белән авыручылар күплегенә игътибар иттем. Алар балаларына кәҗә сөтеннән йогурт ала.
– Өйдәгеләр бу эшкә ничек карый? Авылда кәҗәләрне тотарга авыр, дип зарланмыйлармы?
– Бездә тулы цикллы җитештерү: малын карыйбыз, аңа азык юнәлтәбез, сыр, йогуртлар, катыклар ясыйбыз, аларны сатабыз. Шуңа күрә бу эшнең ни дәрәҗәдә мәшәкатьле икәнен үзләре моны күргән-белгән кеше генә аңлый. Сөтне җәен аппарат белән, көзен һәм кышын сөт кимегәч, кул белән генә савабыз. Мин дә авылда булганда булышам. Кайчакта бик арып-талып киләбез, бетерергә, туктатырга инде бу эшне дибез. Сатып алучылар рәхмәт әйтә башлагач, тагы да дәртләнеп тотынабыз.
– Бу мәшәкатьле эш керем китерәме? Конкурентлар да бардыр, өйдә сыр ясап сату популярлаша бара бит.
– Бу – минем өчен күбрәк хобби. Мин дөрес туклану яклы. Кереме дә, чыгымы да бар. Кәҗәләрне дә ашатырга кирәк бит. Конкурентларга килгәндә, мин аларга конкурент итеп карамыйм. Миңа Аллаһы Тәгалә күпме сөт бирә, мин шулхәтле сыр ясыйм. Үз клиентларым бар.
– Айгөл, рәхмәт, уңышлар сезгә!
Әңгәмәдәш – Гүзәл Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев