Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айнара Гарифуллина: «Яхшы тормышта яшисең килсә, яхшы эшләргә өйрән!»

«Ясалма битлек» киеп кенә сабыйларны үзеңә якынайтып булмый. Чөнки алар барын да сизә, кешенең күңелендәге хисләрне тоя белә», – ди Айнара.

Бүгенге язмамның герое – гади шәһәр кызы. Аның төп һөнәре – тәрбияче. Телдә әлеге сүз гади генә яңгырашлы булса да, асылда бу бик тә җаваплы эш. Таңнан балаларны каршы алу, ашату-эчертү, саф һавага алып чыгу, уйнату, тематик дәресләр уздыру, йоклату... һәм әле тагын башка бик күп бурычлар. Ә иң авыры – һәр баланы ата-анасына тапшырганчы, күз уңыннан ычкындырмый, күз карасыдай саклаудыр.

Әнием теләгемне өнәп бетермәде

Таныш булыгыз, шәһәребезнең 50нче «Чишмәкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе – Айнара Рөстәм кызы Гарифуллина. Ул – Чаллы кызы. Балачагын күбрәк Актаныш районы Яңа Богады авылында яраткан әбисе янәшәсендә уздыра. Бәбкә саклый, көтү көтә, бакчада мәш килә, әбисе пешергән тәмле камыр ризыклары белән сыйлана. Аш-суга осталыгы да нәкъ менә әбисеннән күчкәндер, мөгаен.

 – Исәбем тәрбияче булу түгел иде, – дип сүзен башлады Айнара. – «Калкан» милиция лицеен тәмамлагач, полициядә эшлисем килде. Әмма әнием бу теләгемне өнәп бетермәде. Аның киңәше белән, шулай ук Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты дипломы белән полициядә эшли алу мөмкинлеген дә күздә тотып, әлеге югары уку йортының «Мәктәпкәчә белем бирү» факультетына укырга кердем. Һәм үзебезнең «Чишмәкәй» балалар бакчасына кече тәрбияче булып эшкә урнаштым. 

Үзгәрер дип өметләндем

– 2нче курста укыганда кияүгә чыктым. Ирем мине Уфага чакырды. Укытам диде. Мин аңа ышандым, укуымны, эшемне ташлап, ияреп киттем. Уфада да балалар бакчасында эшләдем. Кызыбыз Айсылу туды. Кызганычка, ирем гаилә дип җан атмады. Эшләмәде. Укытырга акчасы да булмады. Әниемнәр җибәреп торган акчага риза булып яши бирде. Болай булмый дип, кызыбызны алып, Чаллыга кайттым. Янәдән элеккеге эшемә барып урнаштым. Озак та үтмәде, ирем безне кире Уфага алып китте. Мин кабат аңа ышандым, үзгәрер дип өметләндем. Тик ул үзгәрергә ашыкмады, гомумән, теләмәде. Башта, бала әтисез үсмәсен дип, тырышып карадым, әмма түзәр хәл калмагач, энекәшем килеп, безне Чаллыга алып кайтып китте. Иремнән аерылдым. Кызыма ул вакытта нибары ике яшь иде. Чаллыга кайтуга ук аны әлеге «Чишмәкәй» балалар бакчасына бирдем. Һәм кызым янәшәсендә булыйм дип, үзем дә шушы бакчага өченче тапкырга эшкә урнаштым. Балалар арасында кайнавым миңа ошады. Аларның энергиясе үземә дә күчә иде. Шул чакта тәрбияче булу теләге уянды да инде. – дип уртаклашты Айнара.

Балаларны «любимчик»ларга аерырга ярамый

Әйе, күпләр тәрбияче булып эшли ала. Әмма, минем уйлавымча, чын тәрбияче булу өчен бала җанлы булуың мөһимдер. Балаларны ихластан яратсаң, аларны «любимчик»ларга аермыйча, һәр берсен тигез күрсәң генә бу һөнәрнең чын иясе буласыңдыр.

– Тәрбияче бит ул – икенче әни. 2-3 яшькә кадәр ата-анасы куеныннан чыкмаган бала, тәүге тапкыр балалар бакчасына килгәч, зур стресс кичерә. Бик авыр адаптация чорын үтә. Баланың ышанычын яулар өчен аны яратырга, үз итәргә кирәк. «Ясалма битлек» киеп кенә сабыйларны үзеңә якынайтып булмый. Чөнки алар барын да сизә, кешенең күңелендәге хисләрне тоя белә. Әле бит аның гына түгел, ата-ананың да ышанычын акларга кирәк. Менә нәкъ шул чорда сынала да инде тәрбияче эше, – ди Айнара.

Ул янәдән Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының шул ук «Мәктәпкәчә белем бирү» факультетына докуметларын тапшыра, әмма укырга керә алмый. 2013 елда тагын барып карый һәм, ниһаять, читтән торып уку бүлегенә үтә. Эшли-эшли укый. Якыннары һәрьяклап булышып тора. Һәм 2018 елда ул диплом ала.

Тырышлыгымны бәяләделәр

– Тугыз ел кече тәрбияче булып эшләдем. Диплом алуга бакчабыз мөдире Тәнзилә Нурулловна татар төркеменә тәрбияче итеп билгеләде. Ул минем тырышлыгымны намуслы бәяләп, алдынгы тәрбиячеләр рәтенә кертте. Моның өчен аңа аерым рәхмәтемене җиткерәм. Балаларның һәр бәйрәмендә актив катнашырга чакыра. Төп рольләрне ышанып миңа тапшыра. Кыш бабай, убырлы карчык һәм башка кызыклы персонажларны уйныйсы булса, исемлектә мин – беренчеләрдән. Эшемнән тәм табам. Үземне башка профессиядә күз алдына да китермим. «Кәгазь» эше күп булудан да зарланмыйм. Һич кыенлыгын күрмим, җиренә җиткереп башкарам. Өстәп шуны да әйтәсем килә: бу ел – Педагог һәм остаз елы. Үземнең остазларым – мөдиребез Абдульминова Тәнзилә Нурулловнага һәм өлкән тәрбияче Колматаева Алия Сагаткалиевнага рәхмәтләрем чиксез! Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә һәрчак ярдәм итәләр. Алар – үз эшләренең чын осталары. Гомумән, барлык коллегаларым белән дустанә мөнәсәбәттә, шау-гөр килеп эшлибез, Аллаһка шөкер, – дип теләкләрен җиткерде әңгәмәдәшем.

Әлбәттә, тормыш булгач, барысы да шома гына бармый, төрле хәлләр булгалый. Бала да егылмый гына үсми. Менә шуларны аңлый алган ата-аналарның булуы тәрбияче эшен тагын да җиңеләйтә.

Иң матур Кыш бабай булдым

– Башта, балаларның әти-әниләре белән эшләве авыр булыр дип, курыккан идем. Алай булмады. Аллаһка шөкер, алар – бик актив. Нинди генә чара, бәйге булмасын, зур теләк белән катнашалар. Һәр килеп чыккан мәсьәләне бергәләп хәл итәбез. Кыш – кар көрәү, яз – участок чистарту, көз көне яңа уку елына әзерлек – барысы да әти-әниләр ярдәме белән башкарыла. Идеяне әйтүем генә була, алар шунда ук эләктереп тә алалар. Мисал өчен, участокны җәйге чорга әзерләгәндә, балаларга уйнарга агач фанерадан машиналар, кечкенә өйләр төзеп куйдылар. Төркемнәр арасында еш кына беренчелекне алып торабыз, – дип уртаклашты Айнара.

Ул балаларның утренникларында төрле геройлар булып катнаша. Һәм аңа бу бик ошый.

– Эштә кызыклы вакыйгалар да булгалый. Кыш бабай роленә няня булып эшләгәндә үк мине куялар иде. Узган елны, «Көмеш кыңгырау» газетасында конкурста катнашып, беренчелекне яуладым – иң матур Кыш бабай булдым.

Кызык вакыйга дигәннән, былтыр улым Айдан төркемендә Кыш бабай булуымны сорадылар, мин ризалаштым. Бии-бии залга килеп кердем, сүзләремне әйтә башлауга ук улым, күзләрен зур ачып, «Әни!» дип кычкырып жибәрде, – ди Айнара, елмаеп.

Мавыгуым өстәмә эшемә әверелде

Айнара гаиләсен тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйларга да бик ярата. Кечкенә улы Айдан аңа: «Әни, кухня – синең өең», – дип әйтә икән.

– Язмышымның иң авыр баскычын – беренче ирем белән аерылу этабын үткәндә – Раббым миңа сабырлык бирде. Тормышны иптәшсез алып баруы җайлы булмады. Аллаһы Тәгалә кыенлыктан соң җиңеллек бирә бит. Ул мине кабат пар канатлы итте. Иң яхшы ирне, балаларыма иң яхшы әтине бирде. Ирем Раил кызымны да үз итте, какмады-сукмады. Айсылуга быел 18 яшь тулды. Аны минем уң кулым дисәм дә ялгыш булмас. Чөнки бар эштә дә ул минем булышчым, – дип сүзен дәвам итте Айнара.

Тормыш иптәше белән уртак балалары Айданга нибары 4 кенә яшь икән әле. Улы белән декрет ялында утырганда язмам герое тортлар пешерү белән мавыга башлый. Башта үзе белгән рецептлар буенча, тора-бара онлайн курслар үтеп, профессиональ дәрәҗәдә ясарга, аннары матур итеп бизәргә дә өйрәнә.  Аларны иң беренчеләрдән булып якыннары бәяли.

– Гаиләмнән соң әкренләп тортларны кунакларга да чыгара башладым. Аннан эштәге коллегаларымны сыйлыйсым килде. Фотога төшереп, социаль челтәрдәге аккаунтыма куя башлагач, дуслар, танышлар гына түгел, башка кешеләр дә заказ бирә башлады. Яратып башкарганга бик җиңел кереп киттем бу эшкә. Мавыгуым өстәмә эшемә әверелде. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә заказларым да, даими клиентларым да шактый. Акча беркайчан да артык булмый дигәндәй, балаларның да чыгымнары күп. Без кечкенә вакытта апа-абыйлардан калганны киеп үстек. Хәзерге заман баласы кешедән калганны кими. Олысы да, кечесе дә мода артыннан куа. Балачакта үзебездә булмаганны бүгенгесе көндә балаларыбызга бирергә тырышабыз. Яхшы тормышта яшисең килсә, яхшы итеп эшләргә дә өйрәнәсең!  – ди Айнара.

Вакыт юк дип әйтү – ялкаулык билгеседер. Чыннан да, бу тормышта барына да өйрәнеп була. Теләгең генә булсын – вакыт та, мөмкинлек тә табыла бит ул!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

58

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф