Айрат Галимәрдәнов: «Прокурор» сүзеннән куркырга кирәкми»
Прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без Тукай районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Айрат Фәрит улы Галимәрдәнов белән очрашып, гражданнарның хокукларын яклау, кануннарның үтәлеше турында әңгәмә кордык.
– Айрат Фәритович, районда законлылыкны тәэмин итү максатыннан узган ел прокуратура тарафыннан нәрсәләр эшләнде?
– 2022 елда Тукай районы прокуратурасына халыктан 799 мөрәҗәгать керде. 2021 елда исә 754 иде, бу 8,1 процентка артыграк дигән сүз. Шуларның 609ы каралды, төгәлрәк әйтсәк, сораулар канәгатьләндерелде. Нигездә, хезмәт хакын тиешенчә түләмәү, вакытында бирмәү, җир законнарының дөрес үтәлмәве буенча мөрәҗәгатьләр булды. 2022 елда прокуратура 679 хокук бозу очрагын карады, судка 40 гариза җибәрелде. Аларның 35е каралды, уңай нәтиҗә чыгарылды, 5есе исә әлегә карау этабында.
– Хокук бозуларның күпчелеге кайсы өлкәләрдә?
– Тукай районы Чаллы шәһәренә якын урнашкан. Шуңа да монда җир мәсьәләсе бик актуаль. Бу өлкәдә хокук бозулар һаман күп. Әйтик, узган ел гына җир кишәрлекләре буенча 16 хокук бозу очрагы теркәлде, бер эш район тикшерү комитетына җибәрелде. Шулай ук кеше хокукларын бозу буенча 373 очрак теркәлде, хезмәт турындагы законнарны үтәмәү буенча 83 очрак каралды. Пенсия түләү, инвалидлар, өлкәннәр хокукларын яклау буенча 19 закон бозу очрагы теркәлде.
– Районның кайсы авылларында җинаятьләр күбрәк теркәлә?
– Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан судта 232 кешегә карата 226 җинаять эше кузгатылды. Нигездә, болар урлау көчләү очраклары. Күпчелек җинаять эшләре шәһәргә якын авылларда кылына. Боларга Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселоклары, Кече Шилнә, Иске Җирекле, Новотроицкое авыллары керә. Моннан тыш, район территориясендә 102 бакчачылык ширкәте урнашкан. Бакчаларда урлаулар буенча да безгә мөрәҗәгать итәләр.
– Айрат Фәритович, халык прокуратурага нинди сораулар белән килә?
– Кеше безгә теләсә нинди проблема белән мөрәҗәгать итә ала һәм прокурор халык өчен ачык булырга тиеш. Гомумән, «прокурор» сүзеннән куркырга кирәкми. Прокурор гадел булырга, кешене тыңлый белергә, законны хөрмәт итәргә тиеш.
Һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәре – минем кабул итү вакыты. Әмма мин килгән кешене беркайчан да кире бормыйм, тыңлыйм, киңәшләр бирәм, законнарны аңлатам. Саннарга килгәндә, 2022 елда 371 кеше кабул ителгән. 2021 елда исә 146 кеше генә килгән булган. Прокуратурага килеп, үз проблемаларын хәл итеп китүчеләр шактый.
Үзем дә авылларга еш чыгам, булган хәлләрне тикшерәм. Гадәттә, үлем очракларында, балигъ булмаганнар белән гадәттән тыш хәл килеп чыкканда яисә аларга карата җинаять кылынганда, юл һәлакәте, фаҗига урыннарында һәрвакыт үзем булам.
– Айрат Фәритович, коллективыгыз турында да сөйләгез әле.
– Үзем Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем алдым. Һөнәри эшчәнлекне 1998 елда Чаллыда тикшерүче буларак башладым. Аннары өлкән тикшерүче булдым, Чаллы прокурорының урынбасары булып эшләдем. 2006-2014 елларда Менделеевск районы прокуроры вазифасын башкардым. Тукай районы прокуратурасында 9нчы елымны эшлим.
Коллективка килгәндә, оператив составта алты кеше, белгеч һәм машина йөртүчебез бар. Барысы да сыналган, ышанычлы, тәҗрибәле кешеләр. Минем урынбасар Марат Хәйруллин, өлкән ярдәмчем Илдар Рамазанов, прокурор ярдәмчеләре Рәилә Хәйруллина, Чулпан Галиева, Альберт Ильясов, озак еллар эшләүче белгечебез Алсу Сабирова үз эшләрен намус белән башкаралар.
– Айрат Фәритович, хезмәт эшчәнлегегезгә кагылышлы сораулардан бераз читкә китеп, шәхси сорау да бирергә рөхсәт итсәгез иде. Нәселегездә Сез прокуратурада эшләүче беренче кешеме, әллә сүз гаилә династиясе турында барамы?
– Беренче кеше дисәм хата булмастыр. Үз теләгем белән юридик факультетка укырга кердем. Әти-әни каршы булмадылар. Тормыш иптәшем дә прокуратура системасында. Ул Чаллы прокурорының өлкән ярдәмчесе булып эшли. Олы кызым КФУның 1нче курсында укый. Булачак һөнәре телләр белән бәйле. Кечкенәсе әлегә мәктәптә.
– Прокуратурада эшләү өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Кешегә, аның мөрәҗәгатенә игътибарлы, ярдәмчел булу сорала. Һәрбер эшне, мөрәҗәгатьне үзең аша үткәрмәсәң, аның очына чыгып булмаячак.
Мин өйгә эшне дә, андагы проблемаларны да алып кайтырга тырышмыйм. Искәрмәләр була анысы... Шунысы кызганыч, балаларга вакыт аз кала. Күп вакыт ял көннәрендә дә эшлибез бит, ә инде берәр гадәттән тыш хәл булса, өйгә кайтмаска да мөмкинсең!.. Һәр эш, мөрәҗәгать, шикаять минем өчен мөһим. Аларның берсенә дә икенчел итеп карамыйм. Бөтенесенә игътибар, ярдәм кирәк дим.
– «Прокурор» латинчадан тәрҗемә иткәндә «кайгыртырга» дигәнне аңлата. Сез эштә барыннан да бигрәк нәрсә турында кайгыртасыз?
– Әйткәнемчә, бар эш йөрәк аша үтә. Балалар белән бәйле фаҗига, күңелсез хәл булса, шуңа кайгырасың. Ә андыйлар гел булып тора. Әле менә күптән түгел генә Мәләкәстә булган фаҗига искә төште. 8 яшьлек бер малай тау шуганда ачык люкка төшеп китә. Территория «Тукай су каналы» оешмасыныкы. Әлеге мәйданчык уратып алынмаган, балалар рәхәтләнеп уйнаганнар. Әлеге хәл буенча Тикшерү комитеты РФ Җинаятьләр кодексының 238 маддәсе 1нче өлеше буенча («Кешенең гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян салу») җинаять эше кузгатты, хәтта баланы тиешенчә дәрәҗәдә карамавы өчен әнисенә карата да беркетмә төзелде. Бәхеткә, бала исән-сау, ул каты курку һәм тән җәрәхәтләре алган.
– Тормыш девизыгыз нинди?
– Бөтен нәрсәгә дә гадел карарга, кешене алдамаска, кулыңнан килгәнчә, булдыра алганча ярдәм итәргә! Иң беренче чиратта, синең намусың чиста, пакь булырга тиеш. Мин беркайчан да статистика әйбәт булсын дип булмаган саннар уйлап утырмыйм. Ничек бар – шулай!
– Айрат Фәритович, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшләрегезгә әйтер сүзләрегез бардыр.
– Мин барлык хезмәттәшләремне, прокуратура ветераннарын бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Гражданнарның иреген һәм хокукын, законлылыкны саклау, җинаятьчелек белән көрәш, хакимият органнары эшчәнлеген күзәтү кебек гамәлләрдә төп роль – прокуратура хезмәткәрләрендә. Һөнәри бәйрәмебезне билгеләп үткәндә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен эчке эшләр бүлегенә, җинаять-башкару системасы хезмәткәрләренә, судьялар корпусына рәхмәт әйтәсе килә. Авырмыйк, халык мәнфәгатьләрен яклап бергә эшлик.
/ Гөлия Ибатуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев