Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Айрат Нисафетдинов: «Солдатларга хат язучы бала да – Ватанны саклаучы!»

Айрат Нисафетдинов – Чаллыдагы «БАРС» маневр төркеменең «Ирекле штабы» төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы җитәкчесе.

Шәһәрдәшебез бүген хәрбиләргә ярдәм итү белән шөгыльләнә. 23 февраль – Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан Айрат Харас улы белән патриотизм, алгы сызыктагы егетләр турында сөйләштек.
–  Айрат Харасович, «БАРС» төркеме ниләр белән шөгыльләнә?
–  Бу төркем хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны берләштерә. Кайчандыр без Җиңү парадында катнашкан бердәнбер ветеран оешмасы идек. Моны без – чик сакчылары башладык. Парадта үтәр өчен «коробкада» 36 кеше кирәк. Шуңа берәмтекләп кешеләр җыйдым. 28 майда Чик сакчылары көне, ел саен очрашабыз. Шунда егетләрнең һәрберсе янына килеп, телефон номерларын язып алдым, аннары бер төркемгә тупладым. Шулай 50ләп кеше җыелды, алар төп состав. Ә болай төркемдә 200ләп кеше. Башлаганда Рафаэль Заһидуллин, Руслан Борханов бик булышты. Руслан хәзер фронтта, «Алга» бригадасында капитан. Көч – бердәмлектә. Төп эшебез – патриотик тәрбия, хәзер исә СВО зонасына гуманитар ярдәм җыю да мөһим юнәлеш.

– Бу төркемгә кешеләр ни өчен кушыла?
– Күңелләре шулай куша. Бер-беребезгә ярдәм итәр өчен, фикердәшләр табарга. Кешене авыр уйлардан саклап калыр өчен дә берләшү кирәк. Мин үзем Әфганстанда булдым, Чечня, Таҗикстан бәрелешләрендә катнашучылар да бар. Инде ике ел без НКО булып саналабыз. Без меңәрләгән волонтерлар түгел, без ветераннар, шуңа тиз генә акча җыю авыр. Әмма СВОда безнең ветераннар да катнаша. Без аларга ярдәм итәргә тиеш. Менә егетләр кичә генә гуманитар йөк илтеп кайтты.

– СВОга ярдәм турында тулырак сөйләгез әле, егетләргә машиналар да җибәргәнсез икән?
– Соңгы баруда «УАЗ Патриот»ка көпчәкләр илттек. Аның бәясе – 100 мең сум. Бер юлга чыккач, резина төяп кенә барып булмый, башка кирәк-ярак та тутырдык. Гуманитар ярдәм җыярга мәктәпләр дә булыша. Рамил исемле бер егетебезнең зур машинасы бар, аңа 2 тонналы прицеп тагабыз. Сергей Епеев «Газель»е белән илтеп кайта. 2025 елда СВОга 10 машина җибәрдек. Алардан тыш – 50 тонна йөк. Хәзер фронтта блиндажлар корыр өчен төзелеш материаллары кирәк.

– Боларга акча каян җиткерәсез, ветераннар кушылып кына зур суммалар җыелмыйдыр?
– Мин Кукмара, Менделеевск шәһәрләрендәге Әфган оешмалары белән элемтәдә торам. Чаллыда агач кыйммәт, аларга шалтыратып ситуацияне аңлатам да, «Ярар, машина җибәр, булышабыз!» – диләр. Юлларын эзлим инде. Фронтка китә торган автомобильләрне тикшереп җибәрәбез, анда ышанычлы техника гына кирәк. Үзебез төзәтәбез. Мәсәлән, сервиска барабыз да: «СВОга җибәрәсе машина бар, ремонт кирәк», – дибез. Чаллыда 100-150 мең сум сорыйлар. Кукмарада 30 меңгә төзәтеп бирәләр. Кемдер сугышка китәсен аңлый, ә кемгәдер барыбер. Хәйрия максатыннан кикбоксинг турнирлары уздырам. Аннан кергән акчаны да СВОга тотабыз.

– Турнир оештыру белән ничек акча эшләп була?
– Андый турнирны беренче тапкыр былтыр уздырдык. Быел февраль уртасында тагын оештырдык. Татарстан буенча егетләрне чакырдык. Кызганыч, һава шартлары аркасында Уфа, Туймазы, Ульяновск, Удмуртиядән спортчылар килеп җитә алмады. Командалар взнос кертә. Минем улым да кикбоксинг буенча спорт мастеры, ул да булышты. Былтыр шул акчага бер машина алган идек. Минем фронтка тәгәрмәчле мунча җибәрәсем килә. Анда юынып та, җылынып та була. Менә бу акчалар мунчага җитә, хәзер машинасы кирәк.

– Спортчыларга да махсус операциягә үз өлешләрен кертү күңелледер?
– Без спортчыларга: «Сез спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып барып СВОга ярдәм итәсез», – дибез. Күпләр моның ничек икәнен башта аңламый иде. Без яхшылап сөйлибез, әти-әниләренә ярышларга җибәргән өчен рәхмәт әйтәбез. Мәктәпләрдә дә еш батырлык дәресләре уздырабыз. Балаларга алар җибәргән гуманитар ярдәмнең кемгә тапшырылуын видеода күрсәтәбез.

– Хәрбиләр мәктәп балалары язган хатларны яратып укыйлар диләр, бу чынлап та шулаймы? 
– Әйе. Аларның күбесенең үзләренең дә балалары бар бит, гаиләләрен сагыналар. Яңа ел алдыннан «Злой» позывнойлы солдат бер кыз җибәргән хатны укыгач, күзенә яшьләр килде. Отпускка кайткач шул кызга –Гали Акыш исемендәге 84нче лицей укучысына – телевизор бүләк итте. «Лис» позывнойлы солдат та балаларга күчтәнәчләр җибәреп тора. Бу кайтаваз, моны балаларга да сөйләп торабыз.

– Үз балаларыгыз да булышамы?
– Минем олы кызыма – 28, улыма 21 яшь. Кечкенә кызым 9 сыйныфта укый. Олы кызым миңа материаллар әзерләгәндә булыша. Улым кикбоксинг ярышларында уң кулым. Ул хәзер Мәскәүдә эшли, минем акча җыйганны күрсә, үзенең дуслары белән 50шәр мең сум җыеп җибәрә. Кечкенә кызым да үзенчә булышып тора. Мин аларның әниләре белән 6 ел элек аерылдым, балалар минем белән калды.

– Гадәттә, хәрбиләр кырыс кешеләр кебек күз алдына килә, сез әле дә кечкенә кызыгызны тәрбиялисез...
– Юк, мин йомшак кеше. Әмма тәртип яратам, аларга кычкырмыйм, уртак тел табарга тырышам.

– Әгәр улыгыз «СВОга китәм!» – дисә, ни диярсез?
– Бу аның эше. Мин аны мөстәкыйль булырга өйрәттем. Менә карагыз, минем бабам Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әтием дә 17 яшьтән сугышка киткән, Курск дугасына эләккән. Алар сугыш инвалидлары, орден-медальләре дә бар иде. Без әтинең 4 улы – барыбыз да Армия хезмәтендә булдык. Мин 18 яшьтән Әфган сугышында катнаштым, яраларым аркасында 2 нче группа инвалидлыгым бар. Улым боларның барысын да белә. Нәселдә һәр буын диярлек сугышларда көрәшкән. Улым тугач, мин ни өчендер аңа да хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга туры килергә мөмкин дип уйлап куйдым. Әгәр бала алдан әзер булса, аңа җиңелрәк була. Шуңа мин аны кикбоксингка бирдем. Анда кыйнамыйлар, ә үзеңне якларга өйрәтәләр. Әгәр улым СВОга бара икән, ул анда югалып калмаячак. Ул 4 ел рәттән Җиңү парадында катнашты, 9 майда шуның өчен Мәскәүдән махсус кайта.

– Хәрби хәрәкәттә катнашу сезгә нәрсә бирде?
– Анда булганнар тормышның кадерен белә. Тыныч тормышта барысы да бар, кадере юк. Күзгә-күз үлем белән очрашкач, син башкача уйлый башлыйсың. Мин әле һаман да куркыныч төшләр күрәм – кыядан егылып төшәм дигәндә генә салкын тиргә батып уянып китәм, дошман якын килде дигәндә генә тагын саташып уянам. Мин Әфганнан 90нчы елларда Екатеринбургка кайттым, берничә ел шунда яшәдем. Ул чакларны күз алдыгызга китерегез, бу группировкалар оешкан заман. Монда бандитлар яки көчсезләр төркеменә керергә генә мөмкин, башка сайлау мөмкинлеге юк иде. Хәрби хезмәттән кайткан егетләрнең көчсез буласы килми. Тиз арада Әфганстан ветераннары союзы оешты. Бергә булыр өчен бу бик кирәк иде. Ул чакта безгә беркем дә ярдәм кулын сузам дип тормады, без югалып калдык. Хәзер вәзгыять икенче. СВОдан кайтучыларга дәүләт тә, волонтерлар да ярдәм итә. Безнең «БАРС» кебек җәмәгать оешмаларының да роле зур.

– Сезнеңчә, Ватанны саклаучы кем ул?
– Ватанны саклаучы – алгы сызыкта хәрби хәрәкәттә катнашучы гына түгел. Тыл нык булмаса, сугышта җиңеп булмый. Кемдер икътисадны үстерүгә өлеш кертә, заводларда эшли. Солдатларга хат язган кечкенә бала да Ватанны саклаучы. Без бердәм булганга көчле.
Әңгәмәдәш – Гүзәл Шиһапова 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СВО Ватанны саклаучылар көне