Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Акча алу өчен СВО хәрбиенә кияүгә чыккан

Мәкерле хатын-кызга суд булды.

Чаллы суды СВО хәрбиенә кияүгә чыккан хатын-кызның никахын дөрес түгел дип тапты. Ул гаилә кору максаты белән түгел, акчаларына хуҗа булу өчен кияүгә чыккан. 

Актанышта булганда билгесез бер төркем кешеләр ярдәмендә ир-егетне РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә өндәгән. СВОда хезмәт итүчеләргә даими бирелә торган акчаларны алып бару өчен үзенә ышаныч кәгазе (доверенность) ясаткан. Аның банк кушымтасы белән файдалана башлаган. СВОга киткән ир-атның шулай бөтен акчасын салдырып барган. Хәрби СВОда һәлак булгач та, 7 млн сум күләмендә компенсацияне үзләштергән.

Җиңел генә акча «эшләү»че кәләшнең бәхете гомерле булмады. «Гаилә»сен суд таркатты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев