Акча күчерү кагыйдәләре үзгәрә
Кайчан?
1 апрельдән Россиядә акча күчерүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә. Бу хакта «РИА Новости» хәбәрчесенә Плеханов исемендәге РЭУ доценты Мери Валишвили хәбәр иткән.
Белгеч әйтүенчә, бу техник үзгәрешләр. Алар илебездә түләү системасын үстерүгә, шулай ук халыкара стандартларга туры китерүгә юнәлдерелгән.
Яңа таләпләр буенча, «плательщик» реквизитында юридик затларга һәм банкларга тулы яки кыскартылган атамасын күрсәтергә кирәк. Физик затларга исә – фамилиясен, исемен, атасының исемен. Шәхси эшмәкәрләр тулы атамасын гына түгел, бәлки әле хокукый статусын да, шәхси практика белән шөгыльләнүчеләр – өстәмә рәвештә эшчәнлек төрен һәм ИНН күрсәтергә тиеш.
«Назначение платежа» реквизиты да үзгәрә. Ул товар, эш, хезмәт күрсәтү турында тулы мәгълүматтан, шулай ук килешүләр, башка документлар номерлары һәм датасыннан торачак. Шулай да текст 210 символдан артмаска тиеш.
Моннан тыш түләү документларында «фактический плательщик» дигән яңа реквизит пәйда булачак. Ул акчаны салым түләүченең вәкиле, мәсәлән, ышанычнамә нигезендә хисапчы түләгәндә тутырыла. Бу очракта түләүченең мәгълүматлары, ИНН, яки физик хатның тулы исем-фамилиясе күрсәтелә.
Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев