Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Актриса Алсу Хәбетдинова: «Акчаң булмаса да ачка үлмисең»

Театр артистын нәрсә шаккаттырган?

Җәй – яллар чоры. Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбетдинова  быел җиләк-җимеш җыеп, кышка запас әзерләгәннән соң, ире һәм дуслары белән Дагестанга ял итәргә барган. 

«Җәй көне үзебезнең Россиядә дә рәхәтләнеп ял итәрлек урыннар күп. Быел Дагестанга бардык һәм мондагы җирле халыкның кунакчыллыгына шаккаттык. Урамнарда безнең татарча сөйләшеп йөргәннне күрәләр дә, безне туганнары кебек хөрмәт итәләр. Без алар белән «Әсәләмәгәләйкум» дип исәнләшәбез, сөйләшәбез дә үзебезнең Татарстаннан,  Чаллыда икәнлегебезне әйтәбез. Өйләренә алып кереп кунак итәләр. Гомумән, монда туристларга яхшы мөнәсәбәт. Урамнарда, паркларда түбәсе япмалы урыннар бар. Анда килгән кешеләрне милли ризыклары чуду, чәй белән бушка сыйлыйлар. Акчаң булмас да, монда акчка үлмисең икән», – ди Алсу.

Урамда йөргәндә Алсуларның делегациясен Дагыстан туена чакырып керткәннәр. Ул вакытта кияү белән кәләш киткән булган инде. Әти-әниләрен, туганнарын бәйрәм белән котлаганнар. 

«Кәләшнең әнисе 16 яшьтә кияүгә чыккан. Япь-яшь күренә. Балаларыгыз үзегездән дә бәхетле булсын, илләребезгә тынычлык килсен дип теләдек. Мин татарча җыр бүләк иттем. И сөенделәр инде. Дуслар кая ялга барыйм икән дип аптырап тормагыз, Дагыстанга барыгыз», – ди Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: круиз ял сәяхәт җәйге ял Туй Чаллы театры Алсу Хәбетдинова