Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Аккош җыры» алда булачак!

«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясендә ремонт башлануы турында укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Берничә ай дәвамында эш бүлмәләре танымаслык булып үзгәрде, яңа җиһазлар кайтарылды. Шуны да искәртәбез, июнь аеннан бирле Чаллыда нәшер ителүче «Татмедиа» АҖ татар басмалары – «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» һәм «Мәйдан» журналы «Шәһри Чаллы» редакциясенә берләште.

Хәзер коллективлар бер урында утыра һәм безнең татар дөньясын яктырту буенча эшебез, үзара хезмәттәшлек тә тыгыз булачак. 
 Яңа урынга күчеп эшли башлавыбыз уңаеннан редакциягә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та килде.

Бүлмәләргә ремонт ясап, җиһазлар яңартып, Чаллы филиалы журналистларының эш шартларын яхшырту аның тәкъдиме һәм ярдәме белән эшләнде. Казан кунагы башкарылган эшләрне югары бәяләде, хәтта: «Монда эшләргә мин дә риза булыр идем», – дип шаяртып та алды.

Шул ук вакытта мондый инвестицияләр өч редакция коллективына да яңа бурычлар йөкли. Тарихтан милли аң, милли күтәрелеш шәһәре дип билгеле Чаллыда татар телендә чыгучы басмаларның ролен, йогынтысын арттыру зарур. Моның өчен һөнәри профессиональ дәрәҗәдә армый-талмый эшләргә кирәк. Сүз милләттәшләребезне кузгата алырлык эчтәлекле газеталар һәм журнал чыгару турында бара. Аларда халыкка файдалы булган көнүзәк материаллар гына басылырга тиеш. Шамил Мөхәммәт улы үзе дә тәҗрибәле журналист буларак искәртә – яхшы газетаны, кызыклы язмаларны бернинди замана кыенлыкларына да карамастан эзләп алып укыйлар. Укучылар күңеленә ачкыч тапкан журналистны да халык тиз таный. Без үз хезмәтебездә фәкать профессионалларга гына таянырга, журналистларның осталыгын арттыру турында туктаусыз эшләргә тиешбез. Бүгенге интернет заманында матбугатның яхшы даны да, начары да тиз тарала. Сүз уңаенда шуны да искәртик, һәр өч басманың да социаль челтәрләре бар, аларда көндәлек матбугат оператив төстә бирелә.

Чаллы Татар матбугаты үзәгенең үз брифинглар залы да булачак. Анда матбугат конференцияләре, җәмәгатьчелек белән очрашулар үткәреләчәк. Шунда ук «Көмеш кыңгырау» газетасының «Джуниор» видеостудиясе эшли башлаячак. 
«Шәһри Чаллы»да мондый үзгәрешләр яңарышның әле башы гына. Чаллы татар матбугатының «Аккош җыры» да алда булачак.

Резидә Юсупова.

Сүз уңаеннан, «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясендә ремонт башлануы турында монда да язган идек. Шунда ук сез видео, фотолар да карый аласыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев