Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

АКШ чикләрен яба, Италия карантинда

Дональд Трамп пәнҗешәмбе көнне АКШның җомга төненнән 30 көнгә Европадан килгән барлык кешеләргә илгә керүне ябуы турында белдерде.

Британия өчен искәрмә ясала. АКШта коронавирус белән авыруның меңнән артык очрагы теркәлгән, 38 кеше үлгән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус таралуның пандемия стадиясенә җитүен игълан итте. Белгечләр авыру планетаның төрле почмакларында берьюлы таралган очракларда "пандемия" терминын куллана.

Зарарланганнар саны буенча дөньяда икенче урында торган Италиядә моңарчы күрелмәгән чикләү чаралары кертелде. Илдә, азык-төлек һәм даруханәләрдән тыш, барлык кибетләр ябылачак. Карар пәнҗешәмбедән башлап гамәлгә ашырыла башлаячак һәм 25 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Италия Премьер-министры Джузеппе Конте игълан итте.

Мәктәпләр, спорт заллары, төнге клублар һәм башка күңел ачу йортлары алдарак кабул ителгән карантин чаралар кысаларында бөтен ил буйлап ябылган.
Италиядә пәнҗешәмбе иртәсенә якынча 12 500 зарарланган һәм 827 үлгән кеше саны теркәлгән.

Шулай ук Германия канцлеры Ангела Меркель Германия халкының 70 проценты (58 миллион кеше) коронавирус белән зарарланырга мөмкин булуы турында раслады.

Русиядә 28 кеше зарарлануы турында билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина

2
X