Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Актанышым – ак төбәгем

Ни өчен төбәгебез Актаныш дип атала соң? Бер гаиләгә кунакка ап-актан киенгән бер бабай килә.

Бу гаиләнең кечкенә уллары була. Малай бабайның исемен белми. Ул бер дә аптырап калмый: «Әти, анда синең ак танышың килгән», – ди. Бу кеше безнең җирлектән булган, имеш. Шуннан төбәгебезгә Актаныш дигән исем берегеп калган да инде.

Районга 1930 елның 10 августында нигез салына. Актаныш елдан-ел үсә, матурлана, яңара. Матур, төзек йортлары белән әллә кайлардан күренеп тора. Тирә-ягында гөмбәле, җиләкле урманнар, тирән сулы елгалар. Актанышның урман-кырлары, тау-болыннары, көмеш сулы чишмәләре, Агыйделе генә түгел, ә кешеләре дә матур. Ул – илгә, дөньяга танылган шәхесләр биргән як. Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиев, биш тапкыр Советлар Союзы Герое, мәшһүр талант иясе һәм трагик артист М.Мутин, РСФСРның атказанган артистлары Н.Җиһаншина, Ә.Афзалова, шагыйрь Н.Баян, Г.Афзал, Р.Хәлиуллина, драматург Р.Ишморат, Р.Хисмәтуллин, З.Мәҗитов, Э.Шәрифуллина, язучы В.Имамов, Н.Гыйззәтуллин, Э.Закирова h.б. Бу исемлекне әле тагын дәвам итеп булыр иде.

Туган төбәгем Актанышта истәлекле урыннар да бик күп. Җиңү паркы, мәдәният паркы, төбәкне өйрәнү музее, нур сибеп торучы мәчетләребез, Боз сарае, «Актаныш», «Иман» спорт сарайлары, Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге, балалар иҗат үзәге, «Яшьлек» мәдәният үзәге – район халкының бик яраткан урыннары. Районда Татарстан Республикасы «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, халык иҗат коллективлары гөрләтеп эшли. Район балаларының җәйге ял итү урыны да бар, ул Нөркә, Бүләк урманнарының иң матур җирендә урнашкан.

Безнең Әргәнеш ягы турында аерым әйтү кирәктер! Бер яктан ул Иске Идел белән чикләнә, тугайларында күлләр, инешләр, вак чишмәләр, төрле сулыклар. Ул баланы, кара шомырты дисеңме, хуш исле җир җиләге, төрле дару үләннәре, гөлҗимеше, кузгалагы, юасы, балыгы күпләрне кызыктыра. 

Урал таулары итәгеннән юл алган мәгърүр Агыйдел үзенең йөгерек дулкыннары белән җаннарны иркәли. Ераклардан кайткан кунакларны әллә кайлардан сәламлап тора.

«Хәмит» чишмәсе дә ерактан ук үзенә чакырып тора. Юлдан узып баручы бер генә кеше дә туктамыйча, суыннан авыз итмичә китми. «Җидегән чишмә» исә иске Актанышның елга буенда урнашкан. Актанышбаш белән ике арада «Изгеләр» чишмәсе һәр көн үзенең көмеш суы белән кешеләрне сөендерә.

Актаныш кыш көне кардан ясалган әкият дөньясына әйләнсә, җәй айларында аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Биредә яшен-картын, олысын-кечесен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштереп, зур масштабта Сабантуйлар уза. Ул, беренче чиратта, гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буынга аны тапшыру, игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең, районыбызда тырышып хезмәт куйган һәркемнең уртак бәйрәме. Табигатенең гүзәллеге, халкының уңганлыгы, кыз-улларының талантлы булу белән таң калдырып Ык буе Сабан туйлары үтә бездә.

Җырлы халык, көрәшле халык, милли гореф-гадәтләребезне югалтмый, алга сөрүче район ул Актаныш. Татар дип, милләт дип җан атып торучы халык яши биредә. Әле бит 99 процент татарлар яшәгән район да ул!

Район үзәге – Актаныш авылы, монда 8 меңләп кеше яши. Актаныш халкы зәвыклы, шул ук вакытта бик гади һәм эчкерсез. Йортлар берсеннән-берсе матур, төзек, күз явын алырлык. Тырыш, максатчан халык яши гомер итә биредә. Язмамны да мәшһүр татар җырчысы, якташыбыз Әлфия апа җырыннан өзек белән тәмамлыйсым килә: 

Актанышым – ак кала, Агыйдел канат кага.
Сиңа булган мәхәббәтем мәңгегә җанда кала.
Актанышым, Актанышым, аерылмасын юлларым.
Синең белән бергә-бергә үтсен гомер юллары. 

Рамил Хисмәтуллин,

Яр Чаллы шәһәре милли көрәш федерациясе башкарма директоры. 

/ Фотолар шәхси архивтан. 

Сүз уңаенда, «Шәһри Чаллы» газетасында «Син кайсы авылдан?» дигән бәйге игълан ителде. Без сездән үз авылыгыз турында язмалар көтәбез. Конкурска сентябрь аенда нәтиҗә ясалачак. Язмаларны тәҗрибәле журналистлар бәяләячәк. Беренче урынны алучыга – 3 мең сум акча, икенче-өченче урынны алучыларга көнкүреш техникасы биреләчәк. Язмаларыгызны shahri_chally@mail.ru почтасына җибәрегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев