Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Акушер-гинеколог Венера Харисова: «Мин баланы өйдә тудыруга каршы»

«Моңа бәйле күңелсез тәмамланган очраклар бар», - ди табиб.

Л.Ганиева исемендәге 4нче шифаханәнең хатын-кызлар консультациясе мөдире, тәҗрибәле акушер-гинеколог Венера Харисова белән гүзәл затларыбызның сәламәтлегенә кагылышлы кайбер мәсьәләләр буенча әңгәмә кордык.

– Венера Илдусовна, хатын-кыз табибына күпме вакытка бер күренергә кирәк?

– Сәламәтлегегез борчыса да, борчымаса да елына бер тапкыр табибка барырга кирәк. Ярты елга бер күренсәң тагын да яхшы. Анализлар тапшыру, УЗИ, маммография үтү беркемгә дә комачау итми. 

– Бүгенге көндә хатын-кызларны аеруча нәрсә борчый?

– Яшь кызларда ялкынсыну, салкын тию, аналык җиңсәсендә вагинит, кандиоз кебек авырулар күп. 30 яшьтән узганнар аналык миомасы, эндометриоз белән интегә. Бала тапкан, яше 45тән узганнар кече йомыш белән бәдрәфкә еш йөрүдән зарлана. Баласын авыр тудырган хатыннарда җенси органнар төшү күзәтелә. 

– Йөкле хатынның ОРВИ, ковид белән авыруы бала сәламәтлегенә зыян китермиме?

– Күпчелек йогышлы авырулар, грипп, ОРВИ, хәтта коронавирус та бала өчен куркыныч түгел, чөнки вируслар плацентар барьерны уза алмыйлар. Аллаһка шөкер, ковид белән авырган күп хатыннар сәламәт балалар тудырдылар. 

– Карындагы баланы тикшерү өчен үткәрелгән скрининглар уңай нәтиҗә бирәме?

– Йөкле вакытта булачак әниләргә өч скрининг ясала. Аның максаты –җитди аномалияләрне булдырмау. Мәсәлән, кайбер очракта анэнцефалия – балада баш миенең зур ярымшары булмаска мөмкин. Бу очракта йөклелек өзелә. Кайбер очракта гаиләдәге, тормыштагы күңелсез хәлләр дә бала үсешенә тискәре йогынтый ясый. Скрининглар ялгышырга да мөмкин. Аның нәтиҗәсе уңай булмаса яисә шик тудырса, өстәмә рәвештә тикшерүләр үткәрергә кирәк. 

– Соңгы вакытларда өйдә бала табу очраклары да күзәтелә башлады. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Мин бала тудырганда булачак әтинең катнашуын хуплыйм, аңарда шунда ук аталык хисләре туа. Бу бик мөһим. Ә менә өйдә бала тудыруга мин каршы. Бүгенге көндә йөклелек һәм бала тудырганда өзлегүләр бермә-бер артты. Техноген катаклизмнар, әйләнә-тирә мохит, хәтта тар чалбарлар һәм үкчәле туфлиләр кию дә хатын-кыз сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Баланы өйдә тудырганда төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Кызганыч, өйдә ашыгыч ярдәм күрсәтү, реанимация чаралары үткәрү мөмкин түгел. Баласын өйдә тудыру әниләр өчен күңелсез тәмамланган очраклар бар. Югары квалификацияле белгечләр, бала тудыруның тулы системасы булганда таш чорына әйләнеп кайтырга кирәкмидер дип уйлыйм. 

– Бала табу планлаштырылмаган булса нишләргә? Теләмәгән йөклелектән ничек сакланырга?

– Сәламәтлек булганда мөмкин кадәр күбрәк бала табарга кирәк. Әмма моны һәр хатын-кыз үзе хәл итә. Саклану чаралары төрле: махсус препаратлар бар. Кемдер аналыкка спираль куйдыра. Әмма кайвакытта бу чаралар да йөклелектән коткармый. 

– Аборт ясатучылар арасында яшьләр күпме?

– Төрле яшьтәге хатын-кызлар очрый. Аларны бу адымга төрле сәбәпләр этәрә. Кемнеңдер ире эчкече, кемнеңдер финанс мөмкинлекләре юк, кемнедер көчләгәннәр. 

– Югары даирәдә, илдәге деомографик хәлне яхшырту максатыннан, аборт ясатуны түләүле итәргә кирәк дигән тәкъдимнәр ишетелә башлады. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Минемчә, хатын-кызга сайлау мөмкинлеге тудырылырга тиеш. Без табиблар хатын-кызларның күбрәк бала табуын, йөклелекне өзүнең кимүен телибез. Аборт ясатуны түләүле итү каршылыклы фикерләр тудыра. Бәлки бу адым демографик хәлне бераз яхшыртыр иде. Икенче яктан, абортларны тулысынча түләүле итү нәтиҗәсендә халык медицинасы ысуллары һәм башка куркыныч чаралар ярдәмендә баласыннан котылучылар артырга мөмкин. Моның исә аяныч нәтиҗәләргә китерүе бар. 

– Бала төшертү очракларын ничек киметергә?

– Беренче чиратта, халыкның, аеруча яшь буынның сексуаль белем дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Балаларга бу күренешне куркынычсыз итүнең әһәмияте, саклану чаралары турында аңлатырга. Ата-аналар да балалары белән бу темага оялмыйча сөйләшсеннәр иде. Гаилә кыйммәтләре, үрнәк гаиләләр турында күбрәк сөйләргә кирәк, чөнки хатын-кыз бәхетле булган гаиләдә балалар да рухи һәм физик яктан сәламәт була. 

– Аборт хатын-кыз организмына ничек тәэсир итә? Аннан соң яңадан авырга узарга мөмкинме? 

– Бала төшерткәннән соң организмда ялкынсыну башланырга, кан китәргә, аборт уңышлы узган очракта да аның тискәре нәтиҗәләре берничә ел узгач килеп чыгарга мөмкин. Аналыкның лайлалы тышчасы зарарлану сәбәпле хатын-кызга баласыз калу куркынычы яный. Бала төшерткән хатын-кызның матдәләр алмашы, күрем циклы бозылырга, гәүдә авырлыгы кимергә мөмкин. Хәзерге вакытта аборт ясаганда заманча ысуллар кулланыла. Шунлыктан бала төшерткән хатын-кыз еш кына кабат авырга уза ала.

– Йөклелекне өзүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр күпме?

– Аллаһка шөкер, 1990 еллар белән чагыштырганда, мондый күренеш ике тапкыр кимеде. Шунысы сөенечле, бүген хатын-кызларның күбесе үз сәламәтлегенә битараф түгел. Алар контрацепция чаралары куллана, сакланалар. Шулай да аборт ясатырга килүчеләр бар. Аны, гадәттә, бер тапкыр бала тапкан хатын-кызлар ясата. Икенче-өченче йөклелеген өзүчеләр дә очрый. Мөмкинлектән файдаланып, гүзәл затларга бала тапкач ук табиб белән саклану чаралары турында сөйләшергә киңәш итәм. 

– Венера ханым, климакс нәрсә ул? Аның нинди билгеләре бар?

– Климакс чир түгел, ул – хатын-кызның физиологик халәте. Билгеле бер вакыт җиткәч, хатын-кыз организмы үзгәрә башлый. Яшь барган саен күкәйлекләрдә хатын-кыз гормоны – эстроген җитештерелүдән әкренләп туктый, күрем килү бетә. Хатын-кыз менопауза чорына керә. Менопауза ике төрле: табигый һәм ясалма була. Соңгысы гадәттә операция кичергәч күзәтелә. Климаксны һәркем үзенчә кичерә. Кайбер хатын-кызлар күремнәре килүдән туктагач үзләрен яхшы хис итәләр. Икенчеләре исә бик авыр кичерә. Кан тамырлары киңәю сәбәпле кан йөреше тизләшә, хатын-кызның тәне бер эсселәнә, бер суына. Бите кызара. Йокысызлыктан интегә, хәтере начарлана. Ярсучан, кызып китүчән була. Кан басымы «сикерә». Бу атеросклероз дигән куркыныч чир китереп чыгарырга да мөмкин. Атеросклероз инфаркт белән инсульт барлыкка килүнең дә сәбәпчесе.

– Менопауза вакытында канда гемоглобин кимергә мөмкинме? Ничек дәваланырга? 

– Менопауза вакытында кан китү очраклары да очрый. Нәтиҗәдә гемоглобин төшә, организмда гомуми кан күләме дә кимергә мөмкин. Әгәр дә хәлләр җитдиләнсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәр кешегә, организм үзенчәлекләрен искә алып, дәвалау билгеләнә. 

– Димәк, климакс дип төшенкелеккә бирелергә ярамый, гадәти тормыш алып баруны дәвам итәргә кирәк.

– Әйе, климакс тормышның котылгысыз бер өлеше. Табиб ярдәме белән хәлеңне җиңеләйтергә мөмкин. Уңайлы булмаса да, бу организмның нормаль халәте. Климакс чорында балага узу куркынычы янамый. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үзеңә игътибарны арттыру бу чорны җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә. 

Зөлфия Галим фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек