"Акыллы буын" ("Умное поколение") директорын лицензиясез эшләгәне өчен штрафка тарттылар
"Акыллы буын" директоры Людмила Сидоровага гаилә үсеш үзәге эше алып барганда лицензиясез эшләгәне өчен, суд карары нигезендә штраф салынды. Хатын-кызга 30 мең сум түләргә кирәк булачак. Карар әлегә үз көченә кермәде.
Учреждениедә хокук бозуларны прокуратура тапкан. Тикшерү күрсәткәнчә, 2020 елда үзәк өстәмә белем алуга гына лицензия алган. Шуңа да карамастан, «Акыллы буын»да башлангыч гомуми белем программасы буенча балалар белән дәресләр уздырылган. Моны мәктәп формасындагы укучылар һәм сыйныф укытучысы, уку әдәбияты, сыйныф тактасындагы язулар, дәресләр расписаниесе, шулай ук, өй эшләрен башкаруны да кертеп, дәфтәрләрдәге язмалар раслый.
Людмила Сидорова расписание буенча балалар белән дәресләр уздыру фактын кире какмады, әмма гаебен хокук бозуда танымады. Шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хатын-кыз үзәкнең өстәмә белем бирү буенча гына эшчәнлек алып барганлыгын әйткән. Балалар исә гаиләдә белем ала һәм өстәмә дәресләргә үзәккә йөри. Түләүле уку, ата-аналар белән иганә килешүләре төзелгән. Судья директорны лицензиясез эшләгән өчен гаепле дип таныды. Якын арада суд үзәкне ябу турындагы прокуратура дәгъвасын да караячак.
Фото:"Умное поколение"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев