Акыш лицеенда медиасыйныфлар ачылу тантанасы узды
Укучыларга Казан филология институтының югары мәктәбе дәресләр бирә.
Чаллының Гали Акыш исемендәге 84 лицеенда медиасыйныфлар ачу тантанасы узды. Килгән кунаклар уку йорты белән таныштылар.
Медиасыйныфларда мастер-класслар оештырылды. Ә соңыннан тантаналар залында медиакласслардагы эшчәнлек турында сөйләшү булды.
Бүген биредә өч медиасыйныф эшләп килә. Чарада укучылар мәгариф министрлыгы хезмәткәре Энҗе ханым Гыйззәтуллина, КФУның филология институты деканы чыгышларын тыңладылар. Шунысы игътибарга лаек, лицей инде КФУ белән элемтәләр урнаштырган.
Бүген филология институтының Тукай исемендәге милли югары мәктәбе медиакласслар белән онлайн дәресләр алып бара. Онлайн дәресләрдә журналистика серләре турында сөйләшәләр.
Лицей бүген Чаллыда нәшер ителүче газета журналлар белән дә актив эшли. "Без сезгә ярдәм итәргә дә, сездән өйрәнергә дә әзер", дип сөйләде "Шәһри Чаллы" газетасынын баш мөхәррире Ризидә Юсупова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев