Ал күлмәк тылсымы
Гөлшат Хөсәеновага 39 яшь, ул лабораториядә шәфкать туташы булып эшли, тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр. Беренче карашка – гап-гади хатын-кыз. Тик ул миңа гадәти булмаган тарихын сөйләде.
Ул тарих күлмәк турында. Дөресрәге, ал төстәге, озын итәкле костюм сатып ала ул. Шуннан соң аның тормышы ничек үзгәрүен бер тылсымлы хикәят кебек тыңлыйсың.
2024 елның язында Гөлшат дус кызлары белән кафеда утыра. Шунда үзләре яныннан узып киткән, озын итәкле, затлы күлмәк кигән матур хатын-кызга игътибар итә. Ул массажга барышлый бирегә кофе эчәргә кергән Чаллы стилисты Лилия Абдуллина булып чыга. Хатын-кызлар өчен кабатланмас киемнәр тегүче оста буларак, ул да кызларның үзен күзәткәнен тоеп, яннарына килә. Гүзәл затларны бары итәктән, нәфис күлмәкләрдән күрергә теләгән стилист аларга мондый образларның кешенең рухи халәтенә, организмына, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә, хәтта хыялларның тормышка ашуына да тәэсир итүен аңлата. Бераздан кызлар компаниясе аның күлмәкләрен сатып ала.

– Лилия барыбызга да сайларга ярдәм итте, һәркайсыбызга үзенә генә туры килгән төсләрен, тукымаларын, фасоннарын тәкъдим итте. Мин нәфис ал төстәге озын итәк һәм озын җиңле жакеттан торган костюмга тукталдым. Сайладым дисәм дә бик дөрес булмас, чөнки бала тапканнан соң тазарып китеп, ул вакытта авырлыгым 86 кг иде – миңа яраган һәм ошаган киемнәр күп түгел иде. «Алган киемең канәгатьлек хисе берсен дисәң, аны шкафта тотма, атнага 1-2 тапкыр булса да ки. Кимәсәң, һичьюгы күзең төшерлек урынга элеп куй», – диде миңа Лилия. Шуңа икенче көнне үк аны киеп, Казанга, эшлекле бер очрашуга бардым. Көне салкынча иде, ә миңа – рәхәт, җылы, тирләтми дә, үземне бәйрәмчә киенгән итеп тә тоям. Якшәмбе Туфан мәчетенә укырга йөрим, анда да киеп бара идем,
– дип елмаеп сөйли Гөлшат.
Шул ук язны ул сәламәтләндерү программалары үткәрүче нутрициологка мөрәҗәгать итә, аның ярдәмендә дөрес итеп туклана башлый.
– Үзем тартыла торган табигый ризыклар, үсемлек майлары, организмым җиңел кабул иткән яшелчәләр, салатлар ашадым, тиешенчә күләмдә су эчтем. Ниндидер авыр, түзеп булмый торган диета булмады ул, барысы да үзеннән-үзе барды. Ничек мин боларны моңарчы белмәдем, игътибар итмәдем икән дип кенә аптырадым. Файдалы булсын дип тәмле глютенсыз ипи пешерергә өйрәндем. Ул гына да түгел, иптәш кызларымны җыеп, аларга да мастер-класс үткәрдем. Керү өчен шарт куйдым – озын итәкле күлмәктән килергә. Чалбар, кыска итәк киеп йөрергә өйрәнгәннәре өчен «шок» булды инде, аннары үзләренә дә ошады,
– дип көлә әңгәмәдәшем.
Алсу костюмын кигән саен жакетының бушрак торганын да сизә. Көзгә Лилия Абдуллина шәһәрдәшләребезгә үз кием коллекциясен күрсәтүне оештыра. Анда Гөлшатны да чакыра һәм, күрешкәч, танымый тора, чөнки әңгәмәдәшем нибары 65 кг-га калган була, ягъни 20 кг-га ябыга! (Алдан китеп шуны әйтәсем килә: хәзер аның авырлыгы – 55-60 кг).

Аннары Чаллы стилисты үзенең күлмәкләр, көзге пәлтә, кышкы туннар коллекциясе белән Мәскәүдә үткән күргәзмәдә катнашырга чакыру ала. Сәхнәдә аның иҗатын күрсәтүче модельләр арасында әңгәмәдәшем дә була.
– Андый мөмкинлекне кулдан ычкындырасым килмәде. Беренчедән, минем үз гомеремдә Мәскәүгә барганым юк иде. Икенчедән, мавыктыргыч һәм онытылмаслык вакыйга булды ул. Без – кызлар барыбыз да гаҗәеп матур киемнәрдән, мин – ак яулык белән ап-ак күлмәктән, биек үкчәләрдән, яктыртылган подиумнан атлыйбыз. Залда – мин телевизордан гына күргән, илкүләм танылган стилистлар, модельерлар, телевидение төшерә, фотографлар эшли... Гомумән, узган елны күңелем белән тулаем барлап чыккач, буй-сынымда, тормышымда никадәр үзгәрешләр булганын аңлап сөенәм, шаккатам, чөнки мин болар турында хәтта хыялланмый да идем,
– дип уртаклаша Гөлшат Хөсәенова.

Аның күлмәген уйлап тапкан Лилия Абдуллинаның үзе белән дә сөйләштек.
– Миңа хатын-кызлардан мондый гаҗәеп вакыйгалар турында күп ишетергә туры килә. Чөнки күлмәк аның чын табигатен «ача». Затлы киемнән, ә туташ-ханымнар нәкъ менә озын итәктән үзен башкача хис итә, башкача фикерли башлый. Әлбәттә инде, моның нәтиҗәсе булмый калмый. Кемдер кияүгә чыга, бизнесын башлый, күченә, машина ала һ.б. Ә инде киемне аңа ире алса, аларның мөнәсәбәтләре дә үзгәрә. Кибетемдә хатыннарын кинәт кенә шундый матур итеп күрүдән башлары әйләнгән ирләрне күреп әйтәм – бу чыннан да шулай. Мин моңа сөенәм генә.
Хәзер Гөлшат ханым Лилия Абдуллинаның 4 май көнне «КАМАЗ» мәдәният сараенда узачак яңа коллекциясе күргәзмәсенә әзерләнә. Анда хатын-кызларның буй-сынын зифа итеп күрсәтә торган, яз һәм җәйгә хас ачык, якты төсләрдәге, табигый, сулый торган, затлы тукымалардан бер генә санда тегелгән күлмәкләр һәм пәлтәләрне күрергә һәм сатып алырга мөмкин булачак. Киемнәр бер генә санда тегелә.

Фото : Гөлшат Хөсәенованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев