Алабугадан авыл хуҗалыгы продукциясе алганда сак булыгыз!
Яңалыклар тасмасы

Алабугадан авыл хуҗалыгы продукциясе алганда сак булыгыз!

Үле төлке аркасында карантин кертелгән

Алабугада котыру авыруы сәбәпле, карантин игълан ителде. Хәзер шәһәрдә вакыйга булган урыннан 3 чакрым радиусында ярминкәләр һәм күргәзмәләр, күп кеше җыела торган чаралар тыелды.

Төлке мәете Мәскәү һәм Маяковский урамнары чатында табылган. Төлке гәүдәсе Казан федераль университеты филиалы һәм ике тулай торак янында яткан. Тышкы яктан хайван сәламәт күренгән, әмма анализлар аның котыру чире белән авыруын күрсәткән.

Әгәр 60 көн эчендә башка чирле хайваннар табылмаса, карантин бетереләчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев