Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алар дөрес йөри, ә сез?

Чаллы Социаль фонды откан республика гранты кысаларында оештырылучы скандинавия йөреше курсларына йомгак ясадылар.

Чаллы Социаль фонды откан республика гранты кысаларында оештырылучы скандинавия йөреше курсларына йомгак ясадылар. Чарада фондның Чаллы бүлеге җитәкчече Руслан Шәнгәрәев катнашты. 

"Узган ел март аенда Татарстан рәисе Рөстәм Нургалиевич тарафыннан булдырылган грантка ия булган идек. Аның кысаларында  скандинавия йөреше буенча 80 мастер-класс үтте. Һәр дәрестә 25ләп олы яшьтәге шәһәрдәшебез шөгыльләнде. Тупланган команданы башка шәһәрләргә дә барып күрсәтергә мөмкинлек булды. Түбән Камага, "Ижминводы" шифаханәсенә бардык. Безнең күмәк булуыбызны һәм дөрес йөрүебезне анда да билгеләп үттеләр,"- дип уртаклашты Руслан Раифович. 

Сүз уңаннан, бу соңгы очрашу булмас дип белдерә җитәкче. Киләчәкне дә кайгыртып, яңа грантка гариза тапшырылган. Тиздән нәтиҗәләре билгеле булачак, диде ул.

Чыннан да монда бөтенесе үз кешеләргә әйләнеп беткән. Очрашканда кочаклашып исәнләшәләр. Кәефләре күтәренке. Күпчелек 70-80 яшьтәгеләр. Шундый көләч йөзле бер ханым янына килеп әңгәмә корып алдым. 

"Операциядән соң шөгыльләнә башладым мин скандинавия йөреше белән. Аякларым бик авырта иде. Миңа бит инде 70 яшь. Монда килә башлагач кәефләр дә күтәрелә, гәүдә дә тиешенчә хәрәкәтләнә. Бик яратып йөрим,"- дип уртаклашты Гүзәл Гәрәева.

Ул 20 ел "Татэлектромаш"та электрик булып, аннары 20 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Өч баласы, оныклары бар. 

Узган очрашуларда без инструктор Рәмзия Котдусовна белән танышкан идек. Ул бүген скандинавия йөрешенә килүче иң өлкән ханым белән таныштырырга теләде. Галина Горбуновага 82 яшь. Ул да әлеге курсларга бик теләп йөрүен сөйләде. Һәм әйтергә кирәк, мастер-классларга ул беренче көннәрдән үк, узган елның мартыннан бирле, бер дәрестә калдырмый килә икән.  

Мастер-классны тәҗрибәле, махсус белемле инструктор Галина Козарева алып барды.

"Минем хыялым - кешеләрне дөрес йөрергә өйрәтү. Моның өчен бөтен көчемне куям. Шәһәр буйлап 5 урында мастер-класслар үткәрәм. Фонд тарафыннан булдырылган бу курсларны бик хуплыйм һәм аларның алга таба да дәвам итүен телим. Күреп торабыз, скандинавия йөреше бик популярлашты. Паркларда гына түгел, ишек алларында да таяк белән йөрүчеләрне күрәбез. Әмма үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, күпләр башта дөрес таяклар кулланмый (чаңгы таягын куллану бик үк дөрес түгел), дөрес атламый һәм кирәкле тизлекне сайлый алмый. Шуның өчен әлеге курсларга килеп дәресләр алу бик тә кулай. Алар бит бушка үткәрелә", - дип уртаклашты Галина Алексеевна. 

Шунысы игътибарга лаек, моңа кадәр хатын-кызлар гына булса, инде ир-атлар да күренә. 78 яшьлек Ибраһим Исмаилов та янып торган гүзәл затлардан калышмый. Инструктор артыннан бөтен күнегүләрне үтәп бара.

"Скандинавия йөреше белән 2-3 еллап кызыксынам. Инде быел курсларга йөрдем. Өемнән дә ерак түгел”,- ди ул. “Чаллыга 80 елларда килдем. Гомер буе Литейный заводта эшләдем. Башта гади эшче булып, соңыннан - өлкән мастер. Монда миңа бик ошый, күпме мөләем ханымнар тирә-ягамда. Колак кына ишетми." 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев