Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алар әле хәзер дә ату тавышларын, бомбоубежищены, үлем һәм 125 грамм икмәк нормасын хәтерли

27 гыйнварда Россия Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 78 ел тулуны билгеләп үтелде. Шәһәрнең кырыс камалышы 1941 елның 8 сентябрендә башлана. 900 көн һәм 900 төн буе кешеләр батырлык һәм чыдамлык үрнәге булып торганнар.

Автозавод районында камалыштагы Ленинградта яшәгән Людмила Романовна Гадалина янына кунакка бардылар. Людмила Романовна 1940 елда Ленинградта туа. Кечкенә чагында шул дәһшәтле елларда ачлыктан әбисе вафат була. 1944 елның августында «тормыш юлы» буенча әнисе белән бергә Ленинградтан Казанга эвакуацияләнә. Людмила Романовна – 28 комплексның Ветераннар советы Рәисе. Ул актив яшәү рәвеше алып бара, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә, Орган залында һәм театрларда уза торган бер генә премьераны да калдырмый.  
Бу истәлекле тарихи датада Нина Ивановна Колесова үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Нина Ивановна 1939 елда туган, ул куркыныч көннәр турында берни дә хәтерләми диярлек. Якыннарының сөйләве буенча, камау вакытында вафат булган сеңлесе булганын белә. Эвакуациядән бер атнадан соң ачлыктан әнисе вафат була. Сугыштан соң, 1959 елда, Нина Ивановна Кострома өлкәсенең Нерехта шәһәренең «Красная текстильщица» җитен комбинатына эшкә урнаша. Башта статист, соңрак икътисадчы булып эшли. 1975-1993 елларда Нина Ивановна «КамАЗ» предприятиесендә (техник, инженер) эшли.
Тамара Евгеньевна Милютина Ленинградта 1936 елда туган. 1942 елдан 1943 елга кадәр камалыштагы Ленинградта яши. Әнисе белән бомбоубежищега ничек качуларын хәтерли. Әнисе эшләгән «Красная заря» заводы белән «тормыш юлы» буенча Уфа шәһәренә эвакуацияләнә. Хәтирәләренә таянганда, завод җиһазлары һәм эшчеләр өч катерда йөзгәннәр, шуларның икесе немец самолетлары һөҗүме вакытында батып калган. Шулай ук алар барган эшелон да бомба һөҗүменә дучар була. Тамара Евгеньевна тыныч вакытта кабельче һөнәрен үзләштерә, гомуми хезмәт стажы 39 елдан артык. 1973 елда Яр Чаллыга күченә, лаеклы ялга чыккнчы «КамАЗ»да телекоммуникацияләр идарәсендә хезмәт куя. 
Беренчеләрдән булып Нина Антоновна Старкова котлаулар кабул итте. Камалыш вакытында аңа 13 яшь була. Кыз камалышның бөтен авырлыкларын кичергән, ялгызы яшәгән, әти-әнисе фронтта булган. Сугыштан соң гомернең күп өлешен шәфкать туташы булып эшләгән. 1972 елда Яр Чаллыга күчә. Өлкән шәфкать туташы булып башта балалар бакчасына, соңрак беренче шәһәр балалар хастаханәсенә эшкә урнаша. Россия Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән ветераннарны Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады.
Комсомол районында камалыштагы Ленинградта яшәгән 2 кеше тормыш итә. Бүген алар истәлекле датаны күз яшьләре белән каршы алалар, шәһәр мэры Наил Мәһдиевтан һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллиннан котлаулар һәм бүләкләр алалар.

Марианна Селиванова ленинградлыларның, авыр чакларга карамастан, һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итүләрен хәтерли. Сөйләве буенча, таныш булмаган хатын-кыз «тормыш юлы» аша эвакуациягә җибәрелгәндә соңгы йон яулыгын аңа калдыра.
Жанетт Кублицкаяга камау башланганда нибары дүрт яшь була. Камалыштагы Ленинградта яшәүчеләрнең истәлекләре охшаш, барысы да сирена, ату тавышларын һәм бомбоубежищены, якын кешеләрнең вафат булуларын һәм 125 грамм күләмендәге икмәк нормасын хәтерли. 
Бу көнне, Ленинградны саклаучыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге истәлегенә, Комсомол районының барлык мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә балалар һәм яшьләр өчен чаралар узды.
Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Нина Николаевна Колесниченко, Валентина Федоровна Седина һәм камалыштагы шәһәрне саклаучы Әхмәт Рамазан улы Сөләймановны зурладылар.
Нина Николаевна Колесниченко Ленинградта туа. 1943 елда апасы белән Пермь шәһәренә Ладога күле буенча теплоходта эвакуацияләнә. 1994 елда Яр Чаллыга күченә, «КАМАЗ»да лаеклы ялга чыкканчы эшли.
Валентина Федоровна Седина Ленинградта туа. Камауны өзгәннән соң, әбисе белән ТАССР Биләр авылына эвакуацияләнә. 1973 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күченә, лаеклы ялга чыкканчы «Камгэсэнергострой» ААҖда эшли. 

Әхмәт Рамазан улы Сөләйманов ТАССРның Чирмешән районы Түймәт авылында туа. 1942 елда Совет Армиясе сафларына алына. Ленинград һәм 1 нче Украина фронтларында сугыша, өч тапкыр яралана. Соңгы яраланганнан соң демобилизацияләнә. Соңыннан туган авылына кайта, колхозда эшли.  

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы