Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Альбина Басманова: «Ипине кәеф яхшы булганда гына пешерергә кирәк!»

Шәһәрдәшебез берничә ел дәвамында ипи пешерү белән шөгыльләнә.

Хәзер моның белән кешене гаҗәпләндереп булмыйдыр – күбесендә махсус мичләр, җайланмалар, савытлар бар. Әмма Альбина пешергән ипи гади түгел – ул глютенсыз.
Глютен, икенче төрле әйткәндә клейковина, кайбер ярмаларда була. Әлеге аксымны җылытканда ул ябышып торган, сузылучан катнашма булдырырга ярдәм итә, камыр эчендә газ калдыра, пешергән ризыклар күпереп пешә.
Кайбер кешеләргә глютен ярамый – ул эчәклектә газ җыюлыга, хроник аруга, тәндә төрле үзгәрешләргә, баш авыртуларына китерергә мөмкин. Шуңа да табиблар глютенлы ризыклар куллануны киметергә киңәш итәләр. Кайбер чирләре булганнарга, гомумән, аны рационга кертәмәскә кирәк.
Альбина Басманова да организмын бераз чистартырга уйлый, шуңа глютеннан баш тарта. Әмма бар нәрсәне дә ипи белән ашарга өйрәнгәч, бу бик авыр була. Шуңа да ул глютенсыз ипи рецептларын эзли. Бу хакта шәһәрдәшебез безгә дә сөйләде.

– Альбина, глютенсыз ипинең идеаль рецептын каян таптың?
– Мин интернеттан бик күп мәгълүмат тупладым. Ипине бодай оныннан гына түгел, кукуруз, дөге, яшел карабодайныкыннан да пешереп булганын аңладым. Икмәк тәмле, кабарып пешсен өчен онлайн курслар да үттем, видеолар карадым. Онлайн белән генә канәгатьләнмәдем – мастер-класска бардым, ипи пешерүнең барлык нечкәлекләрен өйрәттеләр, ничек дөрес итеп болгатырга, ничә сәгать тотарга – барысын да яхшы итеп аңлаттылар.

– Син ипине ачыткы (закваска) белән пешерәсең – аның файдасы бармы?
– Әйе, анда ферментлар, тере бактерияләр күп. Ачыткылы ипине организм яхшырак үзләштерә. Аның составындагы кислота фитин кислотасын эретә. Фитин кислотасы минералларны үзләштерүгә комачаулый. Шул рәвешле организм ризыкны эшкәртүгә әзрәк көч сарыф итә. Шуңа да бу ипине ашауга күчкәч энергиям артты, ару хисе бетте.

– Ачыткы «тере организм» дидең – аны карап тору да кирәктер?
– Ул йорт хайваны кебек. Аны 3-5 көн саен ашатып, яңартып торам. Өйдәге атмосферага, температурага, дымлылыкка карап ачыткы үзен төрлечә тота.

– Берәр кая китәсең булса – ачыткы үләме?
– Мин уку узгач, өйрәтүче шул ачыткыны бирде, шуңа миңа ул бик кадерле. Ипинең нинди булып пешүе дә аңа бәйле. Озакка берәр кая киткәндә әнигә калдырып торам. Кайчакта ял итәргә барганда да үзем белән йөртәм. Ашатыр өчен онын да, банкага салып заквасканы да алам.

– Ипине сатасыңмы? Мондый ипине интернетта 500 сум тирәсе дип күргән идем.
– Күбрәк үзем өчен пешерәм. Сораучыларга сатам. Теләге булганнарга мастер-класслар оештырып өйрәтәм дә. Бәясенә килгәндә – 500 г ипине 250-300 сумга сатам. Әйе, кыйммәт. Әмма ингредиентлар да арзан түгел. Дөге, яшел карабодай оны бодайныкына караганда кыйммәтрәк тора. Тагын мин ипигә псиллиум (бака яфрагы үләненең орлыгыннан ясалган он), топинамбур сиробы, гималай тозы, орлыклар салам. Ярый, хәзер маркетплейлардан бу продуктларның барысын да табып була – шәһәр буйлап эзләп йөрисе юк. Әйтик, яшел карабодай оны безнең кибетләрдә юк та әле – халык бик алмый.

– Кибеттән 70-80 сумга ипи сатып алырга ияләнгәннәр өчен бу кыйммәттер, берни дә әйтмиләрме?
– Юк, алар аңлыйлар. Теләгән кеше үзе пешерә ала бит. Әмма моңа вакыт кирәк. Ачыткылы ипи чүпрәледән аерыла – озаграк күтәрелә. Ике сәгатьтә генә башкарыла торган эш түгел. Апараны төнгегә ясап калдырам. Аннары иртән камыр әзерлим. Ул 3 сәгатьләп күтәрелә. Аннары формаларда бераз тотарга кирәк, мичне озаклап җылытасы, бер сәгать пешерәсе.

– Тәме дә үзенчәлекледер, яраталармы?
– Төрле кеше бар. Кемдер авыз итеп карады да ошатмады. Кемдер беренче тапкыр ошатмый да, аннары ярата башлый. Бу ипине күп ашап булмый – бер кисәктән дә туясың, шуңа кечкенәләр дә инде. Әмма глютенсыз ипи озак саклана. Аны туңдырып сакларга да мөмкин. Суыткычта атна буе тотып була.

– Бер үк рецепт буенча пешерсәң дә, төрле кешенең ипие төрлечә килеп чыга – ни өчен шулай?
– Ачыткы да төрле мохиттә үзен төрлечә тота бит, камыр да шулай. Ипи пешергәндә ингредиентлар гына түгел – кәеф, энергия дә зур әһәмияткә ия. Иртән пешергән ипи гадәттә кызарып, кетердәп пешә. Бу вакытта бит энергия ташып тора, күтәренке рух, кәеф шәп була. Әгәр теләмичә генә пешерсәң, барыбер аерылып тора – йә пешеп бетмәгән кебек була, йә камыры күтәрелми, кабармый. Шуңа ипи пешергәндә ашыкмыйча, энергияңне шуңа багышлап эшләргә кирәк.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шөгыль ипи пешерү