Алдау схемалары үзгәрми, корбаннар арта
«Куркынычсыз счет» корбаннары
Мошенниклар, күпчелек халык белеп торса да, һаман да эшли торган схемаларны кулланып, чаллылыларны алдауларын дәвам итәләр. Эчке эшләр идарәсеннән алынган мәгълүматларга таянып, Татарстанда соңгы араларда булган алданучыларның тарихларын тәкъдим итәбез.
Узган атнада 54 яшьлек шәһәр кешесе аферистлар корбаны булды. Аңа берәү ят номердан шалтыратып, үзен Росфинмониторинг хезмәткәре дип таныштыра. Ир-атны акчалары саклана торган счеты «мошенниклар» кулына эләккән дип ышандыралар. Финансларын саклауда ярдәм итү сылтавы астында җинаятьче ир-атны күрсәтелгән банк счетларына 375 000 сум күчерергә күндерә. Шәһәрдәшебез аферист кушканча эшли, акчаларыннан җилләр исә. Аның мөрәҗәгате буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча (мошенниклык) җинаять эше кузгатылган.
27 яшьлек шәһәрдәшебезнең дә 226 мең сумнан артык акчасын шундый ук схема белән урлаганнар.
Аферист мессенджерда язышкан,шалтыраткан. Телефон номерлары Төньяк Осетия, Татарстан, Мәскәүдә теркәлгән булган.
Төп куркынычсызлык кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез. Дәүләт хезмәтләре (Росфинмониторинг, Үзәк банк, Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ) беркайчан да
- Акчаны «уркынычсыз» яки «резерв» счетларга күчерергә
- SMS кодларын, карталар, парольләр, паспорт номерларын хәбәр итәргә
- телефонга яисә компьютерга программалар кертергә КУШМЫЙ.
Шикле шалтырату вакытында нәрсә эшләргә?
1. Шундук телефонны куегыз, диалогка кермәгез.
2. Банк картасының кире ягында банк номеры күрсәтелгән, шикләнсәгез, шул номерга шалтыратып счетыгыз турындагы мәгълүматны белешегез. 102 / 112 номерларына шалтырату турында хәбәр итегез.
3. Туганнарыгызны, аеруча өлкән яшьтәге әти-әниләрегезне кисәтеп куегыз.
Исегездә тотыгыз: Мошенниклар төрле төбәкләрдән шалтырата, ялган сайтлардан яза ала. Аферистлар психологик алымнардан файдаланып корбанында паника тудыра, аларга ышанып, уйлап та тормыйча тиз карар кылырга мәҗбүр итә. Бу очракта төп корал – тынычлыкны саклап калу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев