Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алексей Майоров: «Калкан»да һәр бала татар телен белергә тиеш»

«Калкан» полииция мәктәбе директоры, хәрби көчләр капитаны белән әңгәмә.

Чаллыда 1994 елдан полиция дәүләт белем бирү мәктәбе эшли. Укучыларны кече яшьтән хокук саклау органнары хезмәткәрләренә алмаш итеп әзерләүне, яшь буынны хәрби рухта тәрбияләүне бурыч итеп куйган бу мәктәп Россиядә беренчеләрдән ачыла. Монда юридик фәннәр профильле укытыла. Физик тәрбиягә аеруча җитди игътибар бирелә. Бүген «Калкан» полиция мәктәбен тәмамлаучыларның 700е юридик юнәлештәге югары уку йортларына кергән. 
Соңгы елларда монда укучыларны 9нчы класстан гына түгел, 5нчедән үк кабул итә башладылар. «Калкан» Чаллыда рус мәктәпләре арасында татар теле дәресләрен тулысынча татарча укытучы мәктәп буларак та игьтибарга лаек. 

Соңгы 16 елда мәктәпне хәрби көчләр капитаны Алексей Майоров җитәкли. Бүген ул үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
– Алексей Анатольевич, «Калкан»га килгәнче Сез кайларда эшләдегез? Бераз тормыш юлыгызны барлыйк әле. 
– Мин Тукай районы Новый поселогыннан. Бәләкәй чакта күпмедер вакыт Казахстанда яшәп алганбыз. Аннары әти-әни поселокка кайтып төпләнгән. Укуны бетергәч армиягә алдылар. Ике ел – 1982дән 1984кә кадәр Әфганстанда хезмәт иттем. Кайткач Казан педагогия институтында белем алдым. Мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек фәнен укыттым. 51нче мәктәптә эшләдем башта. 2000 елда ТРның «Ел укытучысы» исеменә лаек булдым. Мактанып әйтүем түгел, хәрби әзерлек буенча минем укучыларга шәһәрдә тиңнәр юк иде. Республика ярышларында да без беренчеләрдән булдык. Аннары мине 23нче мәктәпкә директор итеп куйдылар. Мин килгәндә мәктәп бинасы бик начар хәлдә иде, төзелгәннән соң бер тапкыр да ремонт күрмәгән. Элеккеге укучыларым – ул вакытта инде алар үз юлын тапкан егетләр, ир-атлар ярдәмгә килде. Кемдер үз производствосында җитештергән материаллар белән, кемдер буяу һәм ремонтлау эшләрендә булышты. Бу мәктәптә заманында алдынгы спортчылар укыды. Хоккей класслары бар иде. 2008 елның җәендә ул вакытта шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев мәктәпләрнең яңа уку елына торышын карап йөрде. Шунда эшемә яхшы бәя биргән иде. Шул ук елның декабрендә «Калкан»га директор итеп куйдылар. Мәктәпне ачылганнан бирле җитәкләгән директор Нурулла Юнысов пенсиягә китте. 

– «Калкан»га килгәч нинди проблемалар белән очрашырга туры килде?
– Иң элек мәктәп бинасын төзекләндерү мәсьәләсен хәл иттек. 1962 елда төзелгән бинага бер дә ремонт ясалмаган булган. Йөрмәгән җир, ачмаган ишек калмады. Бәхеткә, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасына кердек. Бүген мәктәпнең эче-тышы төзек, пөхтә, үзенә тартып тора. Аннары икенче мәсьәлә булып ОГЭ, ЕГЭлар килеп басты. «Калкан»га укучылар 9нчы класска киләләр. Димәк, бер ел укыйлар да ОГЭ бирәләр. Төрле мәктәпләрдән төрле балалар җыелгач, күрсәткечләр бик түбән булды. Бер ел шулай, икенче ел... Мәсьәләне чишү юлын эзләргә туры килде. Шулай итеп «Калкан»га укучыларны 5нче класстан туплый башладык. «Калкан» тарихында беренче тапкыр киләсе елга ОГЭны биш-алты укучыбыз татар теленнән бирәчәк.

– «Калкан»да туган тел дәресен барлык балалар татар телендә укый. Ничек ирештегез моңа? Кайбер татар мәктәпләрендә дә русча укучылар бар бит. 
– Һәр елны бездә март аенда ачык ишекләр көне һәм яңа уку елына укучылар кабул итү чарасы үтә. Укырга килергә теләүче балаларның әти-әниләре белән шул көнне җыелыш була. Шунда барысына да әйтәм, «Калкан»да туган тел дәресе татар телендә укытыла, дим. Әлбәттә, бездә руслар да, башка милләт балалары да укый. Безнең бала татарча укый алыр микән соң дип борчылучы ата-аналар да бар. Физика, геометрия кебек авыр фәннәрне укыйлар бит, татар телен дә шулай өйрәнәчәкләр дип аңлатам. Аннары, бездә югары квалификацияле татар теле укытучысы Альбина Шәйгарданова укыта. Аның татар телен төрле дәрәҗәдә белгән укучылар белән эшләү алымнары бар. Тәҗрибәле укытучы турында ишеткәч, ата-аналар тынычланып кала. Мондый шарт мәктәптә беренче ел гына түгел. Бүгенгә кадәр татар телен укуга, кыенлыклар булуга зарланып килгән бер генә ата-ана да булмады. 

– Үзегез татар милләтеннән булмасагыз да, ни өчен татар теленә шундый игътибар бирәсез? 
– Без Татарстанда яшибез. Һәр милләт вәкиле үз туган телен белергә тиеш. Мисал китерәм, урамда полиция кадетыннан бер татар әбисе килеп ярдәм сорый, ди. Ул юлны аркылы чыга алмый яки кирәкле кибетен таба алмый. Әйдәгез, карыйк, ни өчен ул кадетка мөрәҗәгать итә? Чөнки ул полиция формасыннан, димәк, тәртип сагында. Аңа ышанырга була. Безнең кадетларның формасы полициянекеннән әллә ни аерылмый. Форманың төсе, значоклары, шевроннары шул ук. Кадет дигән тамгасы гына бар. Укучыларның күбесе булачак хокук саклау хезмәткәрләре. Әгәр берәрсе ярдәм сорап килгән кешегә телне аңламау аркасында ярдәм итә алмый икән, димәк, бер «Калкан»га гына түгел, бөтен эчке эшләр системасына тап төшерә дигән сүз. Мин моңа берничек тә юл куярга тиеш түгел. Әлбәттә, бөтен укучы да ОГЭ да бирмәс, чиста татарча да сөйләшә алмас, әмма полиция кадеты ике дәүләт телен дә тиң күрергә тиеш. Мин үзем дә татар телен өйрәнәм. Татарча сүзләр язып бара торган дәфтәрем дә бар. 

– Армиядә кем булып хезмәт иттегез? 
– Армиягә киткәндә, әлбәттә, Әфганстанга эләгәсемне белмәдем. Өч айлык укулар үткәндә аңлап алдык, безне хәрби хәрәкәтләргә әзерлиләр. Мине водитель итеп куйдылыр. «Урал» машинасы белән урыннарга снарядлар ташыдым. Бик күп егетләр яраланып кайтты. Чаллыдан һәм Тукай районыннан 33 хезмәттәшебезнең шунда гомере өзелде. Еш кына сугыш кирәк-яраклары ташучы машиналарга һөҗүм итәләр иде. Кузовта 40ар снаряд ташыйбыз. Ул шартласа, машинаң да көлгә әйләнеп оча. Әле менә февральдә әфганчылар көне булды. Армиядәге фотоларны барлап егетләргә җибәрдем. Минем «Смена-символ» фотоаппаратына төшкән идек. Карточкалар армиядә ук «проявить» ителгән. Хәзер менә аларны телефонга керттем. Бергә хезмәт иткән дустым Фәрит Галәветдинов та бар монда. Бәлки хәтерлисездер, Чаллы буйлап әфган сугышында һәлак булган егетләргә багышланган автобус йөрде, «гармошка» дип атый идек. Анда егетләрнең исеме язылган иде. Фәрит дусның автобусы иде ул. Сугыштан яраланып кайтып, аякка баскач, шактый гына шул маршрут автобусын йөртте. Анда һәрвакыт музыка уйнар иде. Теләүчеләр бер тартмага акча салып китәләр иде. Ул акчага әфганчылар истәлегенә монумент ясатты Фәрит. 

– Һәр елны 15 февральдә әфганчыларны, гомумән, сугышта һәлак булганнарны искә алабыз. Кадетлар да ул чарада катнаша.
– Әйе, Ватан-Ана һәйкәле янында үткән чарада җитәкчеләрдән соң ел да бер кадетның чыгышы була. Шунысы игътибарга лаек, «Калкан» егетләре белән мэр кул биреп исәнләшә. Быел да чарага килгәч, Наил Мәһдиев үтеп барышлый безнең Раид Александровны танып туктады. Ул мондый чараларда еш чыгыш ясый. Кулын кысып хәлләрен белеште. Мин горурланып карап тордым. 


 Гүзәлия Ковалевская, директорның беренче урынбасары:
 – Шәһәрдә бик күп яңа мәктәпләр төзелә, һәркайсында заманча җиһазлар, технологияләр... Тик безнең укытучылар «Калкан»да калуны кулай күрә. Чөнки акыллы, адекват җитәкче белән эшләү күпкә яхшырак. Алексей Анатольевич белән мин 23нче мәктәптә эшләдем. Хәзер менә шактый еллар «Калкан»да. Әлбәттә, фикерләр туры килмәгән чаклар да була. Тик, нәтиҗәдә, уртак тел табып мәсьәләләрне хәл итәбез. Ул һәр хезмәткәргә хөрмәт белән карый, шуңа үзен дә хөрмәт итәләр. 

Альбина Шәйгарданова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы: 
– Укытучыларының һөнәри үсешенә бик игътибарлы Алексей Анатольевич. Төрле конкурсларда катнашуны, балаларга дәресләрне кызыклырак итеп бирүгә кагылышлы тәкъдимнәрне һәрчак хуплый. Рухландырып җибәрердәй сүзләр таба белә. Югары квалификацияле укытучы булуымда да аның өлеше бар. Кайвакыт шәхси проблемалар белән килергә туры килә. Кулыннан килгәнчә ярдәм итә, кешене аңлый белә. Кырыс булып тоелса да, күңеле йомшак, мәрхәмәтле.

Андрей Барышников, подполковник, отставкадагы офицер:
– Миңа отставкага киткәч эш эзләргә туры килде. Теләсә кайда эшли алырмын дип уйламыйм. Ә менә Алексей Анатольевич кебек үзе дә кайнар нокталарда булган җитәкче белән эшләү миңа бик уңайлы. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз.

Наталья Ахова, рәсем, музыка укытучысы:
– Мин бу мәктәптә бер еллап кына эшлим. Ерактан күченеп килдем. Алексей Анатольевич бик тә төпле, акыллы һәм игътибарлы җитәкче. Бер генә мәсьәләгә дә ачыклык кертми калганы юк. 

Фәрит Галәветдинов, әфганчы:
– Без Алексей белән мәктәп елларыннан таныш. Ул Новый поселогыннан, мин Бикләннән. Районда спорт ярышларында очраша идек. Армиягә дә бер көнне киткәнбез. Казанда очраштык. Аннары Казахстанда учебкада булдык. Әфганстанда да бер полкка, бер ротага эләктек. Ул чакта ук аның ипле, пөхтә, үз фикерен дөрес итеп җиткерә белүен сиздем. Кыскача әйткәндә, тумыштан офицер ул. Кайберәүләр кебек белсә дә, белмәсә да кычкырып йөрми. Оештыру сәләте көчле. Армиядә хәтта кайдандыр фотоаппарат табып, безне карточкага төшерде бит әле. «При нулевых условиях». Аны ничектер «проявлять» итә иде. Безгә бер күңел юанычы булды ул. Хәзер дә аралашып торабыз. Чаралар оештырганда да мөрәҗәгать итәм, беркайчан да булышмый калганы юк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев