Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Алексей Песошин - кабат ТР Премьер министры

Аның кандидатурасын ТР Рәисе тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советының биш комитетының уртак утырышында парламентарийлар Алексей Песошинның республика Премьер-министры вазифасына кандидатурасын бертавыштан хуплады.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән кандидатураны Бюджет, салымнар һәм финанс, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, Законлылык һәм хокук тәртибе, Социаль сәясәт, икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетлары депутатлары хуплады.

«Алексей Валерьевич тәкъдим итүгә мохтаҗ түгел. 2017 елдан республиканың Премьер-министры вазифасын башкара, аның эше белән биредә барысы да яхшы таныш. Ул үзен максатчан, энергияле, инициативалы һәм югары профессиональ җитәкче итеп күрсәтте», - диде ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

Татарстан Премьер-министрын билгеләү турында соңгы карар бүген VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 12 нче утырышында кабул ителәчәк.

Алексей Песошин 1963 елның 9 декабрендә Казанда туа. 1986 елда «Инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый. Физика-математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ия.

Төрле елларда Казан дәүләт университетында фәнни хезмәткәр, «Казан газ аппаратурасы – Веста заводы» генераль директоры, «Идел буе азык-төлек корпорациясе» идарәче компаниясе директоры булып эшли.

2007-2010 елларда Казанның Совет районы администрациясе башлыгы була. 2010-2014 елларда Казан Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли.

2014 елдан 2017 елның апреленә кадәр – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары. 2017 елның 17 апреленнән – Татарстан Премьер-министры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Премьер министр