Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Авзаловага тагын бер һәйкәл куелачак

Кайда?

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Әлфия Авзаловага һәйкәл куелачак. 
Татарстан мәдәният министрлыгы иң яхшы эскиз проектына ачык иҗади конкурс уздыра. Бу хактагы хәбәр министрлыкның сайтында чыкты.
Конкурс 2026 елның 10 февраленнән 10 апреленә кадәр дәвам итә.
Аның максаты – Әлфия Авзалова истәлегенә иң яхшы эскиз һәйкәлен ачыклау.
Бәйгедә җиңгән эскиз  буенча ясалган һәйкәл Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверга урнаштырылачак. 

Әлфия Авзалованың Актаныш мәдәният йорты каршысында һәйкәле бар. 

Исегезгә төшерәбез, мәшһүр җырчы 2017 елның 15 июнендә вафат булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс һәйкәл Әлфия Авзалова филармония