Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Юткина: «Жилет бәйләп, уллы булдым»

Шәһәрдәш хәрби егет белән туганлашу тарихын сөйләде.

Әлфия Юткина махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләргә жилетлар бәйли. Аларның һәркайсы эченә ул хат язып тыга – изге теләкләрен юллый, үзенең телефонын да яза. Бермәлне бер солдаттан рәхмәт хаты килеп ирешә. Алар очрашалар. Туганлашалар. Әлфия апа бүген аны үз баласы кебек ярата, кадерли. Хәрби егет тә аны әнисе сыман кабул итә. Көтмәгәндә әниле-уллы булу тарихын сөйләүне сорап Әлфия апага шалтыраттык. Озак икеләнде. «Өй җыештырылмаган, китәсе бар», – дип акланды. Ахыр чиктә: «Ярый, әйдә, килегез», – дип кунакка чакырды.

«Шалтыратмаса, үземне кая куярга белмим»
Әлфия апа 48нче комплекста яши. Ишекне елмаеп үзе ачты. «Менә, карагыз, стенада обойлар юк. Бер ел элек ничек куптарылган – шулай тора. Ремонт ясыйсым да килми. Кәефем юк», – дип башлады ул сүзен. Залга уздык. Бер почмакта өем-өем җепләр, икенче якта тартмалар тезелеп киткән. Буш консерв савытлары да өелеп тора. «Аларны ташламыйм. Блиндаж шәмнәр ясау өчен кирәк. Кызларга тапшырасы бар. Үзем жилетлар бәйлим мин. Инде сиксәненчесенә керештем. Бу тартмаларга Сашама кирәк-яраклар җыеп тутырам. Тиздән посылка җибәрәбез», – ди.

Саша исемле хәрби егетне Әлфия апа ягымлы итеп балакаем дип атый. Хәтта фотоларын җыеп альбом да ясаган. Шкафтан алып тизрәк миңа күрсәтә башлады. «Менә монда ул хәрби хезмәттә. Кара әле, нинди чибәр! Монда ялга кайткан чагы. Менә монда икебез Казанда төштек – хәрби операциягә озатырга бардым», – ди. Икесе кочаклашып төшкәннәр. Бу фотода бер-берсенә ят кешеләр дип әйтергә хәтта тел әйләнми. Нәкъ әниле-уллы кебек. 


Әйткәнемчә, аларның танышу тарихы жилеттан башланып китә. 

– Жилетларымны бәйләгәч, эченә теләкләремне язып һәркайсына хат тыгып чыктым. Әлфия апагыздан дип телефон номерымны да яздым. Ул вакытта 46 жилет бәйләгән идем. Берсеннән рәхмәт хаты килеп иреште. Сашадан. Мин бәйләгән жилетны киеп фото да җибәрде. Белсәгез иде ничек сөенгәнемне. Шуннан аралашып киттек. Ялга кайтканда кунакка килергә вәгъдә итте. 

Сашага 27 яшь. Теләче районыннан икән. Хәрби операциягә өлешчә мобилизация кысаларында алынган. Җәй көне ул кыска вакытлы ялга кайткан һәм беренче итеп Әлфия апасы янына кунакка килгән. 

– Бермәлне ишекне ачып җибәрсәм, озын буйлы егет басып тора. Йөрәгем дөп-дөп тибә, күзләрдән яшь мөлдерәп чыкты. «Әлфия апа, мин кайттым», – ди. Кочаклап алды. Хис-тойгыларымны сүзләр белән аңлатып бетерерлек түгел. Кыскасы, бер мизгелдә уллы булдым. Хәзер аны уйламаган көнем, йокламаган төнем юк. Исемен ишетү белән елыйсым килә. 

Әлфия апа белән Саша көн саен телефоннан язышып торалар. Үзе күрсәтте. «Хәлләрең ничек?», «Бүген нәрсә ашадың?», Өстеңә җылы киендеңме?», «Нәрсә җибәрим, кояшым?» дип сорап язган.
– Аптыратып бетерәмдер инде балакайны... Ул: «Борчылма, Әлфия апа, барысы да яхшы», – дип тынычландыра. Шушы ике көндә элемтәгә чыкмаган иде. Үземне кая куярга белмәдем. Күзем гел сәгатьтә булды. Атлаган саен телефонны карыйм. Тынычланыр өчен бәйләмне дә өзмәдем. Балалар: «Әни, ул хәтле йөрәгеңә якын алма, сиңа борчылырга ярамый», – диләр. Мин өченче төркем инвалид. Нишлим соң? Башкача булдыра алмыйм. Үз балам сыман бит – йөрәгем түрендә. «Әлфия апа, барысы да яхшы. Элемтәгә кереп булмады», – дип язгач кына тынычландым. Күңелдән авыр йөк төшкән сыман булды, – ди Әлфия ханым.

«Саша әни назын күрмәгән»

Әлфия апага 63 яшь. Үз гомерендә ул бик күп михнәтләр күргән. 32 яшендә иреннән аерылып берүзе ике кыз бала үстергән. Аларны аякка бастыру өчен күп көч куйган. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 15 еллап КамПИда вахтёр булып эшләгән. Бүгенге көндә дә ул актив. Хәзер кызларына оныкларын үстерергә булыша. Беренче төркем инвалид 89 яшьлек әнисен – Гөлсем апаны карый. Без сөйләшкәнне ишетеп, ул да яныбызга чыкты. 
– Саша балакайны шулхәтле яраттык. Мин урамда эскәмиядә утыра идем. Ул подъезддан чыгып килә. Китүе икән. Түзмәдем – елап җибәрдем. Ят кешегә дә шулай елыйм шул мин. Беркем түгел бит ул безгә. Әмма үзебезнеке сыман яраттык. Исән-сау йөрсен берүк. Кызым Әлфиянең телендә хәзер Саша гына. Чын күңеленнән булыша. Бер сүз әйтмим. Үзем дә пенсиямнән өлеш чыгарам, – ди Гөлсем апа. 

Әлфия апаның тормышына көтмәгәндә Сашаның килеп керүе үзе бер могҗиза. Егет ятим үскән. Әлфия апа аның туган авылына кайтып, әбисе белән дә танышкан. 

– Саша күп сөйләшми торган егет. Ул ата-ана назы күреп үсмәгән. Әбисе белән бабасы тәрбияләгәннәр. Әтисе милләте буенча әрмән, бала чагында ташлап чыгып киткән, диделәр. Энекәше бар. Әнисе турында төгәл әйтә алмыйм. Сашаның үзеннән дә сорамадым. Болай да күңеле яралы. Нигә аны кузгатырга? Хәзер ул ялгыз түгел. Аның кайгыртучы кешесе – мин бар. Ул үзе дә мине якын итә. Кунакка килгәч, бәйләм белән утырганымны күреп: «Әлфия апа, мин улың буларак сиңа йокларга кушам. Җитәр, бәйләмеңне ташла», – дип көлдерде. Бездә булганда әни белән үзебез ясаган пилмәннәр белән сыйладык. Тәмле ризыклар белән сыйлыйсы килә бит. Анда да ул: «Икенче килгәндә мине алай күп ашатмагыз, зинһар», – ди.

Әлфия апа Сашага ныклы таяныч булырга тырыша. Кулыннан килгәнчә барысын да эшли. Александр хезмәт иткән полкка күп тапкырлар гуманитар ярдәм җибәргән. Хәзер дә кирәк-яраклар туплый. 

– Маскировка челтәрләре, өс киемнәре, плитә, азык-төлек... Нәрсә сорый – барысын да җибәрергә тырышам. Пенсионер акчасына әллә ниләр алып булмый, әлбәттә. Әмма Аллаһ Тәгалә җаен чыгарып тора. Берәүләр җеп алырга булыша, икенчеләре тиз пешә торган ашлар бирә, маскировка челтәрләре дә тапшыралар. Даруханәгә кереп дарулар сорагач та кире какмыйлар – ярдәм итәрбез дип торалар, – дип сөйли ул.

Гуманитар ярдәм җыю озак вакытны ала. Әмма Әлфия апа бәйләмен бер көнгә дә ташламый. Хәтта авырган чакта да кулында энәләр аның. 
– Умыртка баганасында бүсер бар. Операция ясатмадым. Озак утыра алмыйм. Арка авырта башлый. Шуңа күрә диванда ятып бәйлим. Без җылыда, егетләребез суыкта – туңа торганнардыр. Аларны уйлыйм да, тырыша-тырыша бәйли башлыйм, – ди. 

Бер жилет бәйләүгә өч көн чамасы китә икән. Хәзер инде ул аларның эченә хатлар тыкмый. 
– Бер улым бар инде. Җитәр дим. Башкаларны да шулай чын күңелемнән яратсам, ни булыр?! Йөрәгем чыдамас...

Бу юлы Әлфия апа посылкага Сашага үзенчәлекле бүләк тыгып җибәрергә ниятли. Аңа танышы тәре кисәге биргән. 
– Бу Икенче Бөтендөнья сугышында Берлинга кадәр үк җиткән тәре кисәге. Аның хуҗасы Григорий исемле сугыш ветераны булган. Дәһшәтле сугышта ул аны һәрчак үзе белән йөрткән. Җәрәхәтләнгән, күп михнәтләр күргән, әмма исән калган. Бабайның оныгы Ирина тәрене Сашага бирергә кушты. 




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ