Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Әлфинә Әзһәмова Сабан туенда 500 мең сумга җырлый

Милли бәйрәмдә чыгыш ясаган өчен артистлар күпме сорый?

Блогер Олеся Лесная артистлар арасында сораштыру үткәргән. Бәяләрен белешер өчен ул бүген популяр булган эстрада йолдызларына шалтыраткан.

Фирдүс Тямаев (былтыр 1млн дигән булган: «Туган ягыма бушка, башкаларга акчага. 500 меңнән алып 700 мең сумга кадәр. Командамда 22 кеше», - дип аңлатты.

Киләсе шалтырату Руслан Кираметдиновка:

- Мин андый әйберләрне сөйләмим бит кешегә, миңа ике мең дә биреп җибәрә алалар.

- Син ике меңгә сакалыңны да селкетмисең!, ди аңа җавап итеп Олеся.

- 50 меңнәнә башлап!

- Әз бит...

- Башкалар һавадан алынган бәяләр куялар шундый, әкият сөйләп утыралар.

Ләйлә Галиева иң әзе 200 мең сумга җырлый. Кайбер көннәрдә 3 сабан туена да өлгерә, андый вакытта бераз ташлама ясый.

Алсу Фазлыеваның чыгышы өчен 300 мең сум тирәсе, Ильмира Нәгыймованы чакырсаң, 250мең сум түлисе була.

Соңгы вакытта яңадан популярлашып киткән Әлфинә Әзһамова бу вәзгыятьтән файдаланып калмакчы. Җырлары “трендта” булганга күрә ул 500 мең сум сорый.

Марат Яруллин телефонын алмагач, Олеся абыйсына шалтыратты. Ринат Яруллин «Узган елны бер миллион иде бит, быел да шулай калдыр!», дип шаяру катыш җавап бирде

Җәвит Шакиров та шаярырга ярата, чын суммасын  әйтмәде, юморга борды «Вообще бушка, 1 сумнан 10 меңгә чаклы» диде, әллә юри әллә чынлап.

Концерт директоры сүзләренчә,  Илсөя Бәдретдинованының чыгышлары 500 мең сумнан башлана.

Ризат Рамазанов бу зур акчаларны колхозчыларга бирергә кирәк дип җавап бирде: «Безнең бәя 1 тавык та 3 савыт. 200мең  тирәсе инде. Ул акчаны сыер савучыларга, чәчүчеләргә, эшләгән кешеләргә бирсеннәр иде. Ике Сабантуйда бушка дип сөйләштек».

Ринат Рахматуллин да, Рамил Шәрәпов та  250 мең сум сорый.

Әлбәттә бу яңалыкны халык шатланып кабул итмәде. Видео астына бик күп комментарийлар калдырганнар. Аларның сүзләрен үзгәртмичә бирәбез.

Фәридә Сәяхова: «Артистлар колхозчыларны уважать итеп бесплатно җырларга тиешләр, икмәк ашап яталар да. Болар мескеннән кара тиргә батып 15 меңгә эшлиләр».

Рәзифә Камалетдинова-Юнысова: «Ризатлар молодцы, бүтәннәр, кем куша сезгә экраннар, кыйммәтле күлмәкләр белән килергә? Бер гармунчы, бер биюче, бер кызык сөйләүче, и все. Нигә кирәк ул шоулар?..»

Мәүлия Галиәхмәтова: «Авыл кешеләре үзләре бик матур җырлыйлар, Сабантуй ул артистлар акча эшләр өчен түгел. Сабан туена авылда әйберләр җыялар, җырлаган кешегә шуны бирәләр иде».

Сәгдүнә Шәмсуллина: «Сабан туе артистлар чакырып жырлатып ясый торган бәйрәм түгел. Китте инде мода. Сабантуй сабан эшләре беткәч жыелып ял итү бәйрәме. Анда Халык үзенчә бәйрәм итә, кунаклар килә, мәйданда бил алышлар, үзэшчәннәрнең җырларын тыңлыйлар. Шуңа Сабантуйларның бер яме дә юк, артистларга акча эшләү бәйрәме булып калды».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Руслан КИРАМУТДИНОВ Әлфинә Азгамова Ләйлә Галиева сабантуе артистлар