Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Әлфинә Әзһәмованың күңелле яңалыгы бар

«Үземә охшаган» ди җырчы,

Популяр җырчы Әлфинә Әзһәмова күңелле яңалыгы белән уртаклашты – аның тагын бер оныгы туды. «Өч малай иде, 14 январьда кызлы да булдык! Бик кызык тәҗрибә, билгеле. Хастаханәдән өйгә чыккач, барып күрдем, кызлар-кызлар инде – курчак кебек! Өстәвенә үземә охшаган, нәкъ минем бәләкәй чактагы фотолардагы сабый, чәче генә карарак. Майя дип исем куштылар. Бүләкне акчалата бирдем, чөнки балага ни кирәген ата-анасы яхшырак белә», – дип уртаклашты җырчы.

Исегезгә төшерәбез, яңа туган сабының әти-әнисе – аранжировка остасы Ильмир Әзһәмов һәм аның тормыш иптәше Лилия. Беренче балалары Аскарга 5 яшь тулды.

Күптән түгел Әлфинә Әзһәмова «Shadan media» Татарстан һәм Башкортстан композиторларының, авторлар һәм башкаручыларның бәйсез берлеге премиясенә лаек булды. Аның «Онытмаган» җырының яңартылган версиясе миллионлаган тапкыр тыңланган! Бүләкләү тантанасыннан видеоны тыелган челтәрдәге үз аккаунтына куйгач, Әлфинә апага комментарийлар ява башлаган: «Бер көндә 800 комментарий яздылар, ике көндә подписчикларым 4 меңгә артты. Югыйсә, мин анда шәхси тормышымны бөтенләй күрсәтмим диярлек. “Икенче Кадышева”, “Сезнең җырлар бер кайгысыз балачакны искә төшерә”, “Сез безнең йөрәкләрдә",  "Бу 2025-2026нчы ел гимны", Рәхмәт балачагым өчен” дип язалар, шундый күп җылы сүзләр, хәтта укып бетерергә өлгермим” дип сөйләде ул.

Соңгы вакытта аңа Рузил Миңнекаев белән төшерелгән интервьюны күпләп җибәрә башлаганнар. Рузил “Слово пацана” сериалы аша танылган Россия актеры. Видеода ул яраткан җырчылары дип Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов һәм Әлфинә Әзһәмованы атый. “Әтием миңа 6 яшь тулгач үлде. Аныңчы без аның туган авылы Фомкинога  кайта идек. Хәтерлим җәй, кызу, машина тәрәзәсеннән Әлфинә апа җырлары агыла, ул гел аны тыңлый иде” ди интервьюда яшь актер. “Бер-ике тапкыр гына түгел, йөзәр кешедән килде бу видео, шуңа аны да үз аккаунтыма куярга булдым” ди елмаеп Әлфинә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлфинә Азгамова