«Алкалар ясый-ясый бармак башлары бозыла»
Милли һәм заманча бижутерия ясаучы Алсу Ногманова яраткан бизнесы турында сөйләде.
Теләчедән оста куллы Алсу Ногманова ясаган алкалар бөтен Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә таныла башлады. Алсу әйтмешли, татар эстрадасында да, телевизорда да, бәйрәмнәрдә дә шул алкаларны киеп йөриләр. «Шәһри Чаллы»дан – пятачок»ка да алып килгән иде ул аларны. Теләче кунагын шундук чаллылылар сырып алды.
– Алсу, бу шөгыльгә кайчан һәм ничек алындың?
– Мин алкаларны әниемнең вафатыннан соң ясый башладым. Ул төшемә «алкалар» дип керде. Баштан аңламадым, үзенең алкасын да бүләк иткән иде, шуңа керде дип юрадым. Аннары сагынуларны, сагышларны басар өчен алкалар ясап тынычлана башладым. Бу шөгыльдән мин ләззәт алам. Соңыннан гына төш тә искә төште, әнием дә хуплый, димәк. Алкаларны әнием рухына багышлыйм. Бөтен күңел җылымны бирәм. Әнием Нәгыймә бик матур, әйбәт кеше иде. Исеме бераз авыррак булгач, кул эшләрен бәләкәч кызыбызның исеме – «Зиләйлүк» бренды астында сата башладым.
– Бизәнү эшләнмәләрен ясарга кайдан өйрәндең?
– Үзеннән үзе килеп чыга ул. Мастер-классларга да бармадым, интернеттан да карамадым. Илһам килә. Башта агач алкалар ясый башладым. Милли рәсемнәрне эпоксид сумала белән катыра идем. Аннары төрләндерер өчен металлдан ясарга да өйрәндем. Брошь, муенча, йөзекләр, беләзекләр дә ясыйм.
– Синең кул эшләрең милли дә бит әле...
– Әйе, мин милли образларга өстенлек бирәм. Күптән милли бизәкле сумкага кызыгып йөри идем, шуны алдым әле. Кешеләр дә ярата, хәзер модага да кереп китте. Мин ясаган бижутерия эшләнмәләре милли дә, шул ук вакытта заманча да. Кияргә җайлы, төшеп китмәсен, артык авыр булмасын дип тырышам.

– Син хәтта чулпылар да ясый башлагансың, аларны алучылар бармы?
– Алалар, яшьләр бигрәк тә үз итә. Кызларына да алып толымнар үреп куялар, көндәлектә дә тагып йөриләр. Минем икенче кызым Дилә вокалга йөри, татар халык җырларын башкара. Чыгыш ясарга кирәк булгач, образы тулы булсын өчен чулпы эзләдек, таба алмадык. Аннары үзем дә ясый алам бит дип уйладым. Башкалар да кызыкты. Җырчылар, биючеләр дә теләп ала. Андый заказларны сөенеп кабул итәм.
– Күбрәк мондый бизәнү эшләнмәләрен кемнәр ала?
– Алкаларны бер-берсеннән күреп алалар. Социаль челтәрләргә дә куеп барырга тырышам. Аннары шул алучыларның дуслары сорый, яки үзләре тагын заказ бирә, бүләккә бик күп алалар. Чит илгә кунакка барганда алалар. Читтә яшәүче татарлар милли бизәкләрне аеруча ярата, горурланып тагып йөри. Аннары миңа рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Артистлар, блогерлар да ярата. Гүзәл Бах мактый-мактый бик күп алка җыеп китте. Зинирага Рамазановага да бүләк иттем, Зөлфирә Шәйдуллина да кия... Телевизион тапшыруларда да күрәм әле, алып баручылар минем алкалардан утыра.
– Үзеңнекен шулай таныйсыңмы?
– Үзем ясаган алкаларны, үземнең кул эшләремне әллә каян таныйм, күңел сөенә. Сабантуйларга чакырдылар, Ижау якларына да бардым, Чаллыга да килдем. Казанда үземнең алкаларны күреп танып алам, чөнки алар башка кешедә юк. Мине күрсәләр, килеп исәнләшәләр.
– Кул эшенә күп вакыт кирәктер?
– Әгәр кулың ята икән, артык озак дип әйтмәс идем, инструментларны дөрес тотарга кирәк. Менә шулай ясап утырып бармак башлары бозылып бетә, тупаслана, авырта.

– Син бит әле 3 кыз әнисе дә, алар булышамы? Гаиләң ничек?
– Гаиләм – минем терәгем. Кечкенәбез Зиләгә әле 1 яшь кенә, Ралинә белән Дилә апалары бала карыйлар. Бу минем өчен зур ярдәм. Сатуга чыкканда да аларга ышанып тапшырам. Ралинә күбрәк сеңлесен карап кала, Дилә ярминкәләргә ияреп бара. Әле беркөнне уртанчы кызым «Мине бантиклар ясарга өйрәт әле», – диде. Үз теләге булгач, сөендем генә. Элек бантиклар, резинкалар да майтара идем. Исемнәр белән дә ясый идем, Мәскәүдән, Уфадан да заказ бирәләр иде. Хәзер инде башка юнәлештә эшлим. Ирем Айдар да: «Булдырасың!» – дип мактап тора, канатландыра, кирәк җиргә алып бара. Әтием дә теләкләрен әйтеп озатып җибәрә.
– Ни дисәң дә, бу бит бизнес, акчасы керәме?
– Көндәлеккә ярап тора. Бөтенесе мине бәя куя белмисең, ник шулай арзан дип сүгә. Ә мин милли эшләнмәләрне күбрәк кеше кисен дип тырышам. Сатканда да кызыгып карап торган кешене күрсәм, хакын киметеп әйтә алам. Сыйфатлы чимал алырга тырышам, алкалар колакны бозмасын, күгәрмәсен дип ясыйм. Бу шөгыль акча өчен генә түгел, күңел тынычлыгы өчен кирәк.

Әңгәмәдәш – Гүзәл Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев