Алмаз Гамиров: «Безнең стратегия – халыкны бал ашарга өйрәтү»
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Алмаз Гамиров белән әңгәмә.
Татарстанда быел бал кортлары агуланмасын өчен кайбер иген басуларын зыянсыз препаратлар белән эшкәрттеләр. Мондый чара республикада беренче тапкыр кулланылды. Бу умартачылар мәнфәгатен, бал кулланучы бөтен республика халкын кайгырту максатыннан эшләнде. Әлеге чара бал бәясенә ничек тәэсир итәчәк, татлы ризык кыйммәтләнерме? Балның сыйфатын ничек тикшерергә? Умартачы үз хокукларын ничек яклый ала? Сорауларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Алмаз Гамиров җавап бирде.
– Күп кешене борчыган мәсьәлә турында сөйләшик әле – быел бал әз.
– Әйе, чөнки яз үзенчәлекле килде – башта кыздырды, аннары суытты, яңгырлар булмады, аннары явым китте. Моңа кадәр суык еллар булды, яңгырлы еллар, кызу еллар. Быел исә бөтенесе бергә булды. Игенчеләр дә, умартачылар да шок хәлендә калды. Уңыш күрсәткечләре дә түбәнрәк булды. Шуңа карамастан техник культуралар – карабодай, көнбагыш, рапс, горчица бик күп мәйданда үсә.
Моннан тыш, быелдан без яңалык керттек – куркынычсыз буфер зонасы дигән урын булдырдык. Кортлар агуланган басуларга очмасын өчен ул зонада файдалы бал үләннәре – фацелия, донник, эспарцет үстерәбез. Аларның балы әйбәт, файдалы. Кызганыч, яңгыр яумагач бар үләннәр дә чыгып бетмәде, шулай да Татарстан буенча 30 мең гектардан берничә меңе чыкты, шуңа бал булыр дип өметләнәбез. Балсыз калабыз дип борчылырлык урын юк. Бәясе дә тотрыклы булачак. Елдагыча, бәяләр күтәрелеп ала, әлбәттә. Аннары сентябрь айларына алар гадәттәгечә булыр дип күз алдында тотабыз.
– Бал кортларының агуланган басуга очып керү куркынычы юкмы?
– Фацелия балны күбрәк бирә – гектардан 800 килограммга кадәр. Шуңа кортлар шунда очачак. Аны чәчүне беренче булып Тукай районында керткәннәр иде, быел Лениногорск, Мөслим якларында да чәчтеләр. Актанышта бик чыкмаса да, барыбер чәчү мәйданнары булды. Кукмара якларында тау битләрендә үсә. Бу бер яктан бик матур, икенче яктан умартачылар өчен отышлы, югары сортлы бал.
– Фацелияне бал өчен генә утырталармы?
– Ул сидераль культура. Аны туфракның уңдырышлылыгын арттыру, җирне ял иттер өчен дә чәчәләр.
– Бал сатканда ничек алдыйлар?
– Элек шикәр комы кушалар, диләр иде. Хәзер андый әйбер юк дип уйлыйм, шикәр бәясе кыйбатланды. Былтыргы балны эретеп саткан очраклар бар. Әмма безнең умартачылар арасында андыйлар табылмады. Чит төбәкләрдә булса гына. Рәсми ярминкәләрдә түгел, әйтик, бал фестивале кебек чараларда очраштыргалый.
– Аны ник эретәләр соң?
– Күп кеше сыек бал ярата, шуңа сатканда отышлырак. Дөрес итеп, әйтик 40 градуска кадәр җылылыкта әкрен генә эреткәндә моның зарары юк, балның файдалы матдәләре сакланып кала. Әмма бу очракта да аны эретелмәгән яңа бал дип сату дөрес түгел. Умартачылар бу мәгълүматны сатып алучыга белгертергә, декристаллизация үткән дип язып куярга тиеш. Ә инде тепмература югарырак булса, балның сыйфаты бозыла, тәме дә үзгәрә.
– Балның чынлыгын белү өчен нинди ысуллар бар?
– Моны лабораториядә тикшереп кенә белеп була. Чөнки заманча технологияләр шулкадәр көчле – алар ярдәмендә теләсә нинди нәтиҗәгә ирешеп була. Мин ышанычлы ике генә ысул тәкъдим итәм – белгән умартачыдан һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган ярминкәләрдән алу. Соңгысында барлык продукцияне тикшерәләр – пестицидлар, авыр металлар булу-булмавын да ачыклыйлар.
– Балны суда эретеп, йод тамызып та тикшереп карарга була, диләр.
– Мин моны «маркетинговый ход» дип атар идем. Белгечләр бу юлларны дөрес дип тапмады.
– Мәсьәләнең икенче ягы – умартачылар мәнфәгате дә бар. Кайвакыт алардан кортлар үлде дигән борчулы хәбәрләр килә. Бу очракта үз хокукларыңны яклап буламы?
– Без әлеге ситуацияне җайга салу буенча зур эш алып барабыз. Бу проблеманы чишү юлларын кыш көне үк эзләргә кирәк. Шуңа авыл хуҗалыгы министрлыгы республиканың 130 агрономын укытты. Киңәшмәләр уздырдык, районнарга чыгып уртага салып сөйләштек. Бүгенге көндә прогресс та бар – 35 мең гектардагы рапс, горчица, борчакны без биологик, ягъни зыянсыз препаратлар белән эшкәртәбез. Бу матдәләрнең кортларга, кешеләргә зыяны юк. Нәтиҗәдә продукциянең бәясе арта, әлбәттә. Тик шунысы бар, тикшерү вакытында остаточные вещества дигән матдәләр табылса, бу продукцияне экспортка да җибәреп булмый, хуҗалык җитәкчесе үзендә дә куллана алмый. Кортларны саклап эш иткәндә без умартачыларны гына түгел, бөтен Татарстан халкын кайгыртабыз.
Корт үлүгә килгәндә, быел, кызганыч, андый очраклар булды. Теләче районында да, Тукай районында да. Һәркайсын оператив тикшерергә тырыштык. Беренче чиратта министрлыкның комиссияләре эшләде. Алар районның авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхознадзор, ветеринарлар белән чыгып, пробалар алып, умартачыга бирә. Дөрес, умартачы анализ ясату өчен үзенең акчасын түли. Шуңа алар күп очракта куркып кала. Әмма бу препарат үлгән кортта да, үләндә дә табылса, судка мөрәҗәгать итәргә була. Нәтиҗәдә компенсация алып, акчаларны кайтарырга мөмкин. Шул рәвешле хокукларны яклый торган механизмнар бар.
– Тикшерү үткәрсеннәр өчен умартачы кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?
– Беренче чиратта авыл хуҗалыгы идарәләренә. Бу иң авыр этап. Анда барысы да дөрес эшләнгән, ягъни комиссия тиз арада чакырылган очракта судта 99 процент җиңеп була. Ләкин судка мөрәҗәгать итү проблеманы һәр очракта да хәл итә торган юл түгел. Беренче чиратта диалог кирәк. Бәлки кайбер умартачылар безгә үпкәлидер дә. Тик ике як та кара-каршы утырып сөйләшергә тиеш. Корт үлгән очракта агрономнар белән уртак тел табып, компенсация түләнергә мөмкин. Әйтик, Апас, Арча районнарында шундый уңышлы очраклар булды. Судны җиңеп була, тик бозылган мөнәсәбәтләрне көйләү авыррак – ә бит кешеләр бер үк авылда яшәргә мөмкин. Алдагы елларны бу проблеманы хәл итәрбез дип торабыз.
– Моның өчен умартачылардан нәрсә таләп ителә?
– Бүген Татарстандагы 11 мең 567 умарталыкның 40 процентында гына паспорт бар. Кайберәүләр аны кирәксенми, тик юкка. Беренчедән, паспорт умартачыга үз хокукларын яклар өчен кирәк, икенчедән, анда кортлар һәм бал турында бөтен мәгълүмат туплана. Аннары ул бөтенроссия ветеринария күзәтчелеген тәэмин итәр өчен «Меркурий» системасы белән берләшкән. Ярминкәдә, сәүдә үзәкләрендә бал сату өчен дә шундый паспорт кирәк.
– Ни өчен алар паспорт булдыруга каршы?
– Имеш, салым түләтәчәкләр. Тик салымны паспортсыз да түләтәләр. Киләсе елдан хуҗалыкларда маркировка үткәреләчәк, ягъни һәр умартага чип куелачак.
– Бал бәясе нәрсәдән тора?
– Ел саен июнь аенда умартачылар бал бәясен күтәрергә тәкъдим итә. Тик бәяне күтәрү өчен халык баерга тиеш. Әйтик, 2010 елларда Россиянең икътисадый яктан күтәрелгән чоры иде, ул вакытта балның өч литры бәясе 900дән 1500 сумга кадәр кыйммәтләнде. Бал – беренче чиратта кирәкле ризык түгел, аны байлар ризыгы (элиталы продукт) дип атарга була. Ә мондый ризыклар кризис чорында кыйммәтләнергә тиеш түгел, аны алмаячаклар. Конфет кебек татлы конкурентлар күп, бал ашаучылар да елдан-ел кими. Безнең стратегия – чыгымнарны арттырмыйча халыкны бал ашарга өйрәтү.
– Татарстанда бу стратегияне гамәлгә ашыруның үзенчәлекле юллары бармы?
– Балны киптерәләр, крем, кайнатма ясыйлар. Аннары Татарстанда балдан лимонад, татлы су җитештерү өстендә эш бара. Андый эчемлекләр, әйтик, медовуха, гадәттә, исерткеч була. Бездә ул алкогольсез булачак. Бүгенге көндә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе технологлары балның файдалы үзлекләрен югалтмыйча, эчемлекнең саклану вакытын озайту ысулларын эзлиләр. Умартачылыкны зур масштабка чыгарасыбыз килә икән, балны эшкәртергә кирәк.
Фото Алмаз Гамировтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев