Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алсу Рәхмәтуллина: «Татар китабы сатып кем баеган?»

«Менеджер да, психолог та, филолог та булырга туры килә. Минем өчен зур плюс – кеше миңа ышана».

Алсу Рәхмәтуллинаны Чаллыда, Татарстанда гына түгел, илебезнең татарлар яшәгән бик күп төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә дә яхшы беләләр. Чөнки ул татар китаплары, милли сувенирлар тәкъдим итүче эшмәкәр буларак бик күп чараларда, бәйрәм, очрашуларда катнаша. Мине дә бу сөйкемле, тынгысыз, милли җанлы, акыллы ханым белән китап таныштырды. «Күңел» радиосы ачылган гына вакытларда, 2000 елларда, без алып баручылар аның кибетенә материал эзләп килә идек. Хәзер гаҗәп тоелса да, ул чакта, интернет булмаган заманда, мәгълүматны китапханәдә һәм шушында гына табып була иде. Безне ачык күңел белән каршы алганга, эш нечкәлекләрен аңлап, нәрсә кирәген белеп, әзерләп торганга, аны үз итеп Алсу апа дип йөртәбез. «Шәһри Чаллы» укучыларын да аның үзе, тормышка карашы, кызыклы фикерләре белән якынрак таныштырасыбыз килә.

– Алсу апа, сөйләшүне балачагыңнан башлыйк әле. 
– Алабуга районы Илмәт авылыннан. 3 июньдә тусам да, паспортта 30ы дип язылган. Аның тарихы да бар. Мин тугач, исем таба алмыйлар икән. Әнием Мауа бу исемне әйтеп карый әтигә, теге исемне – юк, ошатмый. Әби Сәния кызым дип йөртә башлаган. Әнинең ачуы килеп, исемсез дип тә әйткәләгән. Әтием Шәрифҗан шофер иде, йөк төяүче итеп аңа мәктәп укучыларын билгеләгәннәр. Бер көнне эшкә Алсу исемле кызны куйганнар. Кичен әти мине «Алсу кызым» дип сөйгән. Ниһаять, исем кушканнар, ә таныклыкны 30ы гына алганнар. Шулай итеп, туган көнем икәү. Быел 64 яшь тулды.
Илмәттә укып, Юраш авылында мәктәпне бетереп, Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамладым, укытучы дипломы алып чыктым. Ике ел мәктәптә, аннары ЭВМда (электрон-хисаплау машиналары), соңрак китапханәдә эшләдем.

Фотода: әнисе Мауа

– Син холкың белән кемгә охшаган?
– Әтиемнең әнисе Хурый әби (Хурлыҗинан) бабай авырып киткәч ат җигеп керосин сатып йөргән, гаиләсен туйдырган. Мин кечкенә чакта яше шактый булса да ерак Пермь якларына барып, әтигә электр пычкысы алып кайткан иде ул. Мине шушы әбиемә ошаталар.
«Бу кадәр йомшак характерың белән эшеңне ничек алып барасың?» – дип әйтүчеләр дә бар. Йомшак булсам да, үземә кирәген эшлим мин. Тагын бер сыйфатым – кешеләр белән ачылып сөйләшсәм дә, бөтен планнарымны ачып салмыйм. 
– Китаплар белән кайчан, ничек эшли башладың?
– Китапханәдә татар китапларына ихтыяҗ зур икәнен күреп, китаплар сата башладым. 105нче универсам ул вакытта Чаллыда иң яхшы сату бара торган урын. Шуңа анда керү мөмкин түгел иде. Коммерция директорына аңлаткач, татарча сөйләшкәч, ничектер урын тапты. Безнең бүлекне «сыерчык оясы» дип йөрттеләр – шулкадәр бәләкәй иде. Бер машина китап алып кайта идек. Зур оборот ясап булмаса да тырыштык. Аннары кеше түбәтәй сорый – куйдык, калфагын, яулыгын, дини әйберләрне өстәдек, ассортиментны баеттык. 
«Татар китабын сатып кем байый?» дип миннән көләләр иде. Аллага шөкер, тормышымнан бик кәнагать. Яшәргә фатирым, утырып йөрергә машинам бар, дуслар, балалар, оныклар бар.

Фотода:оныклары Карина һәм Камила белән
– Беренче алып кайткан китапларыңны хәтерлисеңме?
– Мөхәммәт Мәһдиевның зәңгәр тышлы сайланма әсәрләре иде ул. Өч сумга ала, биш сумга сата идек. Ии, кызык бәяләр! Роберт Миңнуллинның «Күчтәнәч», «Алма бабай»ын дә шундый яратып алдылар. Аннары ни сәбәпледер балалар өчен татар китаплары басылмый торды. Күз алдына китерәсезме, кибетләрдә Тукай китабы юк! Киләләр, безне сүгеп китәләр. Авторлык хокукларын белешеп, рәссам табып, Тукайның өч әкиятен русча-татарча итеп чыгардык. Халык аны яратты, әйбәт кенә саттык. Аннары татар халык әкиятләрен дә шулай бастырдык. 
Оныгым Каринаның бер яшенә сюрприз итеп китап чыгардым. Аннары тагын бишне. Матур, бизәлеше буенча «янып» торган китаплар булды алар. Юка гына, арзан бәягә. Аны да яраттылар. Чаллы фотоальбомы эшләдек. Актаныш турында да русча-татарча-инглизчә фотоальбом ясадык. Актаныштагы гимназиягә ике китап чыгардык. 
Ул чорда татар теле буенча имтиханга татар теленең орфографик сүзлеген алып керергә рөхсәт ителә иде, ә сатуда алар юк. Кеше сорый. Нәшриятларга мөрәҗәгать итәм, авторларга язам – җавап юк. Тоттым да өч-дүрт айда шуны эшләдем. Мәртәбәле галимнәрдән тикшерттем, билгеле. Без аны ике еллап күп тиражлар белән чыгардык. Бер укытучы яки ата-ананың да хата бар дип зарланганы булмады.
Оныгым Каринага 10 яшь. Беркөнне: «Әби, мин әкият яздым», – ди. Аны тикшертеп, эшкәрттек, китап итеп сентябрь айларына чыгарырга торабыз. Тәрбияви юнәлештә. Бик матур иллюстрацияләр ясаучы рәссам таптык. А4 форматлы, татарчалы-русчалы. Планда 2нче, 3нче китаплар да бар.


– Китап сатуның нечкәлекләре нидә?
– Яратып сатарга кирәк. 2000 елларда мәктәпләрдә ныклап татар теле укытыла башлады. Методикалары төрле иде. Үзем дә аларны ныклап өйрәндем. «Сез моны алмагыз, монда сезгә кирәкле әйбер юк» дип тә әйтә алам. Укытучылар хөрмәт итте. Күбрәк сатылсын дип кенә түгел, сатылган әйбернең кешегә файдасы тисен дип тә эшләдем. Ул вакытта бөтен Татарстаннан күпләп заказлар килә иде. Күргәзмә-сатулар оештырырга чакыралар иде. Хәзер кызганычка каршы, методик әсбапларны сораган кешегә генә алып кайтабыз. Ихтыяҗ бик аз. 
– Алсу апа, син бизнес, әдәбият, тел белгече дә, язучылар, типография белән элемтәдә торырга да кирәк. Капма-каршы һөнәрләрне ничек берләштерәсең?
– Әйе, менеджер да, психолог та, филолог та булырга туры килә. Минем өчен зур плюс – кеше миңа ышана. Алдаганым юк. Әйтик, бурычны бераз тоткарларга да мөмкинмен, тик алдамыйм. Балаларым да шул кагыйдә яклы. Урлашкан, алдашкан, әрсезләр белән эш итмим. 
– Эш буенча күп йөрисең. Юл яратасыңмы, кирәк булганга барасыңмы?
– Икесе дә. Россиядә үткәрелгән зур Сабантуйларның берсеннән дә калдырмыйлдар. Җәй буена 25ләп чарада катнашам. 
Аллага шөкер, хәзер җиңелрәк – эшемне улым Тимур дәвам итә. Ул – кибетләребезнең директоры, киленем Алия аңа ярдәм итә. Аларның юнәлеше, эш ысуллары икенче төрле. Баштарак авыррак булды, билгеле. Тик хәзер аңлыйм – алар хаклы, үзгәрешләр урынлы, дөрес. Яшьләрдән өйрәнергә, аларга юл бирергә кирәк.

Фотода: улы Тимур гаиләсе белән
– Син социаль челтәрләреңне дә актив алып барасың.
– Әстерханга баргач, Удмуртиядә, башка җирләрдә дә яныма килеп: «Мин сезне таныдым», – диләр. Фотога төшәргә сорыйлар. Иптәшем блогер булып беттең дип көлә. Ә миңа бу эш ошый, вакыт кына күп кирәк. Бер нәрсәне өйрәнеп кенә бетәсең, ул үзгәрә дә куя. Тагын өйрәнәсе. Комментарийларның да төрлеләрен язалар, хейт та була, уйлап кына җавап бирәсе. Элеккечә, түбәтәй сатыла дигән язу «эшләми». Кызыксыну уятыр өчен уеннар, бәйгеләр, кызык видеолар һ.б. кирәк. Шунысы бар, үзем төшсәм, просмотрлар күп. Яулык бәйләргә дә өйрәттем. Күрсәтәсең икән, алалар яулыкны. 
– Элек тә шундый актив идеңме?
 – Миңа 32 яшьләр булгандыр, берәү килеп: «Сез шундый сөйкемле, тик күзләрегез балкымый, янып тормый», – диде. Чыннан да, бик тыйнак идем, хәтта артыгы белән. Мин соңынан ачылдым. Институтта, мәктәптә укыган иптәшләрем дә моны әйтеп килә. Хәзер мин тормышны яратам. Көйсезрәк, хәлсезрәк вакытларны өйдә үткәрергә тырышам. 
– «Ачылу»ыңа нәрсә сәбәп булды?
– Кибетне ачып, кешеләр белән аралашудыр, мөгаен. Кирәклегеңне тою, эшеңне ярату.
– Тормыш иптәшең белән бергә авыр сынаулар үтәргә туры килде.
– Әйе. Әлифнур күрше авылдан, институтта таныштык. Үзе заводта эшләде, һәр эштә ярдәм итте. Хәзер ул кибетебездә сатучы булып эшли, бөтен ассортиментны белә. Аңа рәхмәтем зур. Берничә ел элек анда онкология таптылар, бергәләп җиңдек. Операциядән соң җиденче ел китте, Аллага шөкер.


– Син үзгәрдем дидең. Үзеңне үзгәртеп буламы, кирәкме?
– Үзгәртеп була һәм үзгәрергә кирәк дип саныйм. Үземнән чыгып әйтәм, мин сабыр кеше, беләсең инде. Ярдәм итәргә, кешегә каты бәрелмәскә, эшемне яхшы башкарырга тырышам. Ә кайбер кеше моннан файдалана, мин дәшмәгәч, үзен хаклы дип уйлый. Элек миңа төрттереп яки юкка чыгарасы килеп нидер әйткәндә, намус саклап, дәшми кала идем. Ә хәзер үзгәрдем. Кычкырып, каты итеп түгел, матур итеп үз сүзеңне әйтергә, кешене урынына утыртырга кирәк дигән кагыйдә белән яши башладым. 
– Үзгәрми калган булсаң? 
– Алай да яшәп була, шулай өйрәнелгән бит инде ул. Үз-үзеңне ашап, чиргә сабышырга, үз-үзеңне бетерергә мөмкинсең. Ә үзгәрсәң, бәлки син башкалар өчен начар булып та калырсың, шулай да бер тапкыр урынына утыртканнан соң икенчесендә ул кеше синең белән алай сөйләшми. Үзең үзгәргәч, тормыш та үзгәрә – матурлыкны күбрәк күрәсең, үзбәяң күтәрелә, болай да була икән дисең.

Алсу Рәхмәтуллинадан тормыш киңәшләре:
1. Елмаеп йөр. Сиңа да елмаю белән җавап бирәчәкләр. Аннары, болай яшәгәндә ошамаган кешеләр үзләреннән-үзләре тормышыңнан төшеп кала. 
2. Кайвакыт кем беләндер ара бозыла. Артык кайгырма, димәк, шулай кирәк. 
3. Кемдер уңышка ирешкән икән, ә син әлегә бер урында торсаң, ул кешене сүкмә, аның тормышын ныклап күзәт – ничек яши, ничек күтәрелгән, эш рәвешен, үз-үзен тотышын өйрән.
4. Хатын-кыз өчен берьюлы ике-өч эш башкаруга караганда үз-үзен тотышы, нәфис, матур булып кала алуы мөһимрәк.
5. Яшь барган саен үзеңә игътибарны киметмә. Интернеттан үзеңә ошаган битлекне тап, гимнастика яса, музыка куш та биеп ал. Кәефләр күтәрелә, ябыгып китәсең. Яшьләрчә кендек күрсәтеп түгел, тик стиль белән киен, пөхтә йөр, өстең-башың чиста булсын. Гәүдәңне төз тот. Гади генә әйберләр, югыйсә, тик онытабыз, авырсынабызмы. Чынлыкта алар ярдәм итә. 
6. Үз дәрәҗәңне бел. Элек мин язучылар, галимнәр, түрәләр белән аралашканда аларны югары куя идем, янәсе, ул кем дә мин кем. Хәзер алай түгел. Әйе, хөрмәт булырга тиеш, тик үзеңне кимсетү хисабына түгел. Алар да кеше, син дә кеше, синең дә үз казанышларың бар. Җитәкчегә нәрсәдер сорарга, имза куйдырырга керәсең икән, өстәл сугып та сорама, мескенләнеп тә торма.


Кыска сорау – кыска җавап
Яраткан ризыгың? – Ит.
Яраткан урының? – Урман, табигать. 
Серләреңне кем сыйдыра? – Үземдә саклыйм.
Яраткан төсең? – Җете, янып торган төсләр. 
Яраткан канатлы сүзең? – «Бөтенесе вакытлыча» (бар да үтә)
Тормышта нәрсә ярдәм итә? – Ничек бар, шулай кабул итү. Кешенең сүзен, гамәлен, вакыйганы йөрәгемә якын алмаска тырышам. 
Холкыңдагы яратмаган сыйфатлар? – Төгәллегем юк. Берьюлы берничә эш эшләү (аннан читләшә барам). Кайвакыт интуициямә колак салмыйм.
Тормышка ашмаган хыялларың? – Кызым Чулпанның кияүгә чыкканын күреп, балаларын сөясем килә. Ә гомумән, хыялларымны, Аллага шөкер, ашырып барам. Күптәнге хыялым иде: мәчеттә дүрт еллык курсның беренчесен тәмамладым, алфавитны үзләштереп, Коръәннән 12 сүрә укырга өйрәндек. Аннан 260 көн дәвамында инглиз телен өйрәндем. Көн саен 15-20 минут. Махсус программа бар, бушлай. Әле чын сөйләшү дәрәҗәсендә түгел, тик җөмләләр төзи алам, бик ошый.
Тормыштагы иң зур казанышың? – Үзем, балаларым, кибетем. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев