Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Алып баручы Алмаз Әгъләмов: «Еш кына мине кияү белән бутыйлар...»

«Йөрәгем буш түгел», - ди ул.

Шәһәрдә узган төрле рәсми һәм күңел ачу чараларында Алмаз Әгъләмов исемле егет еш күренә башлады. Аны туйлар, корпоративлар алып баручы буларак та беләләр. Ул безгә үзенең эшендә булган кызыклы хәлләр һәм хоббие турында сөйләде.
– Алмаз, син рәсми рәвештә кайда эшлисең?
– «КАМАЗ» мәдәният сараенда белгеч булып торам, рәсми мәҗлесләр алып барам, шулай ук Тукай районында хезмәт итәм, «Татар радиосы»нда алып баручы булып чыгыш ясыйм.

– Элек рәсми мәҗлесләрдә алып баручы Лилия Мортазинаны Илнур Гомәров белән күрергә өйрәнгән идек. Хәзер син дә бу өлкәдә үз урыныңны таптың.
– Лилия белән без 2023 елдан эшли башладык, рәсми чараларны 2020 елдан алып барам, ягъни 5 ел дәвамында. Ир-ат алып баручылар Чаллыда сирәк бит ул, 3-4 егет кенә дип беләм. Мәҗлесләр күп, егетләр җитми. Миңа рәхәт – мин үзем бу эштән тәм табам, шуңа күрә бик теләп алынам. Коллегаларым да бик профессиональ, алар белән бергә мин дә үсәм.

– Кызыклы хәлләргә юлыкканың бармы?
– Рәсми мәҗлесләрдә планшет белән эшлибез, һәр сүз язылган, хаталар булу мөмкин түгел. Ә менә күңел ачу чараларында төрле хәлләргә юлыгасың инде – туйлар, корпоративлар, Сабантуйларда... Еш кына мине кияү белән бутыйлар. Чөнки иртәрәк киләбез дә, кәләш кунаклары мине кул кысып котлый башлыйлар. Кайвакыт өлкән яшьтәге апалар мине җырчы Руслан Кираметдиновка да охшаталар. Соңгы ел ярымда ул имиджын үзгәртте бит. Икебез дә сакал-мыеклы. Хәтта килеп: «Руслан, кайчан җырлыйсың?» – дип сораучылар да булды. Быел Азнакай районында Сабантуйда эшләгәндә тәкә качкан иде – шуның артыннан 3 чакрымлап йөгерергә туры килде. Андый кызык хәлләр күп булды инде.

Социаль челтәрләреңдә дә бик активсың. Төрле чараларда катнашасың. Бу пиар өченме, әллә күңел кушуы буенча эшлисеңме?
– Пиар дип әйтмәс идем, мин үземне иҗади кеше дип саныйм. Тик утыру миңа килешми. Белгечлегем буенча мин тарих укытучысы. Һәр җәйне отпуск вакытында археологик казу эшләренә барырга тырышам. Бергә укыган дусларның күбесе – тарих белгечләре. Алар үзләре мәйдан алып, мине дә чакыралар. Бу эш Казандагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырыла. Быел Рязань өлкәсенә барып кайттык – элеккеге Касыйм халкының тарихын өйрәндек. Ул чорларда, кагыйдә буенча, зыялы аксөякләрне махсус мавзолейларда күмә торган булганнар. Безнең максат – Касыйм ханлыгының соңгы ханбикәсе Фатыйма солтан һәм аның тормыш иптәше Арслан ханның мавзолеен табу иде. Аның кайсы тирәдә булуы турында фаразлар бар иде. Фикерләр тәңгәл килде, һәм без мавзолейның калдыкларын таптык. Бу XVII гасыр уртасында төзелгән бинаның нигезе булып чыкты. Фатыйма солтан мавзолее Әфган Мөхәммәд солтанныкы янында урнашкан.

– Ханнар турында мәгълүмат бар идеме? Сезгә кадәр бу урыннарны тикшермәгәннәрме?
– Якында яшәүчеләр, анда алтын-көмеш бар дип уйлап, күп нәрсәне ташып бетергәннәр. Хәтта нигез ташларына кадәр туздырганнар. Әмма алар алтын белән түгел – таш табутта, язулы плитә белән күмелгән булган. Без нигезенә тап булдык. Кабер плитәсен таптык, язуы да исән. Аны Казанга алып киттеләр, хәзер белгечләр укыйлар. Гарәпчә язылган. Безнең аңлавыбызча, анда хатын-кыз җирләнгән. Кайсы елда һәм ни язылганы – әлегә билгесез. Рәсми булмаган фараз буенча, Сөембикә ханбикә Касыйм шәһәрендә җирләнгән дигән фикер дә бар. Бу әле төгәл расланмаган. Бәлки аның калдыкларына да тап булырбыз – кем белә?!

– Тагын барырга исәбең бармы?
– Чираттагы экспедиция 2026 елның май аена планлаштырылган. Насыйп булса, барырга иде. Хәзер бу минем иң зур хобби булып тора. Моннан тыш, мәктәпләр арасында татар лигасы КВН үткәрелә – мин анда жюри әгъзасы. Бу да татар телен үстерүгә ярдәм итүче проектларның берсе.

– Телгә алганыңча, син тарих укытучысы. Бу һөнәрең буенча эшләдеңме?
– 2016 елдан алып бер ел мәктәптә укыттым. Әмма андагы кәгазь эшләре минем өчен түгеллеген аңладым. Балалар белән эшләү рәхәт булса да, ни кызганыч, укытучы булып кала алмадым. Кечкенә чакта әти кызыклы тарихи вакыйгалар сөйли иде. Мисал өчен, авылыбыз янында кайчандыр тагын бер авыл булган, тик соңыннан таралган. Мин кечкенә чакта «нишләп авыллар юкка чыга икән, кешеләре кая китә икән?» – дип уйлый идем. 5нче сыйныфта борынгы Греция һәм Мисыр турында тарих китабын алдан укып, дәрестә сорауларга җавап биреп бара идем... Хәзер исә тарих миңа хобби буларак кына кызык. Минем төп һөнәрем – микрофон белән эшләү. Аллаһка шөкер, бүген үз урынымда, бу өлкәдә үсеш өчен эшлим. Мине шаккатырып булмый инде – Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендәге Сабантуйларны да алып бардым. Әмма Чаллы мәйданына чыкканда әле дә дулкынланам. Анда тамашачылардан көчле энергетика килә, сәхнәдән төшәсем килми. 

– Әле син безнең «Пятачок»ларны алып барганың юк!
– Анда сезнең алып баручыгыз (И. Гомәров) бик профессиональ егет.

– Гаилә хәлең турында да сорап узыйк инде?
– Мин буйдак, шулай да йөрәгем буш түгел.

– Алмаз, кызыклы җавапларың өчен рәхмәт! Эшеңдә зур уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артистлар алып баручы